-17 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Шәхес
17 октябрь , 09:25

Сабыр гына атлый ул көзләрдән...

Гомер үренең 75нче баскычына җиткән Илдус Разетдинов каләмен дә, баянын да кулларына еш ала

Сабыр гына атлый ул көзләрдән...
Сабыр гына атлый ул көзләрдән...


Кешене яисә шәхесне беләсең килсә, аның туган ягына бар, дигән гыйбарә яши. Гәрчә замандашым Илдусның туган авылы Иске Тукмаклыда булмасам да, Кушнаренко районында берничә тапкыр булырга туры килде. Әле 1977 елда ук махсус командировкага барып, илгә таныл­ган тракторчы Мөнирә Шәйбәкова хакында телевизион очерк язган идем. Тәүге очрашу 2000 еллар башында Бәләбәйдә шаулап-гөрләп узган “Илһам чишмәләре” шигърият бәйрәмендә булды. Быел сихри алтын көздә янә очраштык. Хәтер җебен сүтә-сүтә, үткәннәрне барладык.

Билгеле, барысы да туган-үскән җирдән башлана. Гомер буена аңа күңелдә иң җылы хисләрне саклап йөртәбез. Еллар үтү белән самими балачакка әйләнеп кайтасың. Илдус та Иске Тукмаклыдагы Шырлык белән Печмән елгаларының яр буйларына сыенып үскән бөдрә талларын ничек инде онытсын?! Алар бит нечкә күңелле кешегә балачактан ук ниндидер иҗади оеткы, сихри моң салып калдырган. Җитмәсә, моңлы тавышлы, бригадир йөген тарткан әтисе Фәрит ага колхоз басуларын “чарлап” йөргәндә тарантасына Илдусны утыртыр булган. Әтисе ара-тирә җыр да сузган. Әнә шунда баланың күңеленә җыр-моң чаткысы сеңеп калгандыр да, бәлки.
Заманында бил бөгеп урак урган әнисе Газимә апаның җыр-моңга әллә ни хирыслыгы булмаса да, борынгы җырларны тыңлаган, эчтән генә нәрсәдер көйләгән. Утау утаганда да, печән җыйганда да, ашарга пе­шергәндә дә. Әйткәндәй, ул авылның аш-су остасы була. Шуңа да, авылга югарыдан җитәкчеләр яисә артистлар килеп төшсә, рәис турыга аларны Фәрит агаларның йортына юнәлтә, чөнки биредә кунакларны якты йөз, мул табын белән каршылый беләләр. Аларда заманында Илфак Смаков, Филүс Гәрәев кебек танылган
артистлар да кунак булганнар.
Альфред белән Альберт абыйлары гармун бүләк итсә дә, Илдус, ниш­ләптер, сәнгать юлыннан китми. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган, барлык яклап сәләтле егет, хәрби очучы абыйларының сүзләрен тыңлап, Уфа авиация институтына юллана. Кыскасы, бер имтиханны “5”легә тапшыра да студент хокукына ия була. Аннары, үзе теләп, туфлиләрен сол-
дат итегенә алмаштыра. Сержант
Разетдинов үзе хезмәт иткән частьта сагыну, моңсу хисләрен җыр-биюгә юнәлтә, башлап җырлаучы да була.
Армиядән кайткан егетне язмыш җилләре бер дә уйламаган Дәүләкән якларына бөтереп дигәндәй алып китә. Коръятмас авылында физика фәнен укыта. Түгәрәкләр белән беррәттән, концертлар, башка чаралар да оештыра. Ә менә аның “Ялгыз каен үсә тауларда” дигән беренче җыры да шушы җирлектә туа.
Барлык яклап сәләтле егетне район үзәгендә дә күреп алалар һәм 1975 елда комсомол райкомының оештыру бүлеге инструкторы вазыйфасына чакыралар, соңрак ул мәдәният бүлеге мөдире булып та эшли. Уңганлыгын, булганлыгын күреп, аны район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп үрләтәләр. Читтән торып Башкорт дәүләт университетын да тәмамлауга ирешә ул.
Еллар үтү белән максатчан, тоткан урыныннан сындыручан, үз сүзендә нык торучан Илдус Разетдинов данлыклы Бәләбәй якларына күченеп килеп, бер дә отылмады. Тыйнак, тәҗрибә туплаган кешегә хакимияттә күңеленә хуш килгән эшне – мәдәният бүлеге мөдире вазыйфасын ышанып тәкъдим иттеләр.
Бик тә җаваплы чор иде ул. Күпләр хәтерлидер, 2000 еллар башында Бәләбәйдә киң күләмле “Илһам чишмәләре” шигърият бәйрәме булып узды. Ул тугандаш Башкортстан, Татарстан, Чувашстан республика­ларының иҗат әһелләре катнашлыгында үткәрелде. Бу искиткеч матур башлангыч күпләргә үрнәк булды. Чакырылган кунакларның чуваш әдәбияты классиклары Константин Ивановның, Яков Ухсайның Слакбаштагы йорт-музейларында, Надеждинода Сергей Аксаков, Өсән-Ивановкада бөек урыс шагыйрәсе Марина Цветаева җуелмас эзләр калдырган урыннарында булу бүген дә онытылмый. Тантаналарда Башкортстанның, Татарстанның, Чувашстанның таныл­ган әдипләре Равил Бикбаев, Рәдиф Гаташ, Валерий Тургайның, сәхнә йолдызлары Идрис Газиев, Зәки Мәхмүтов, Вахит Хызыровның катнашуы бизәк өстенә бизәк булды. Ә мон­дый кабатланмас, үзенчәлекле иҗат бәйрәме Идел буе төбәкләрендә яшәүче халыклар өчен үзе бер үрнәк буларак кабул ителде.
Төптән уйлаганда, Илдус Фәрит улы өчен әлеге чара олы имтихан, Сабантуйда чапкан тулпарның бер җиңүе кебек булгандыр, бәлки. Кайчандыр биек мөнбәрләрдән ил җитәкчеләре “Мәдәният көтеп торыр”, дигән сүзләрне дә яңгыраткан иде. Әмма Илдус Разетдинов җигелгән атны тугарып, артка чигенә торганнардан түгел. Тик алга! Һәм шулай эшләде дә, чөнки ул беркайчан да төшенкелеккә бирелмәде. Шәһәр хакимияте башлыгы кабинетына да, күңеленә ачкыч табып, эшлекле тәкъдимнәр белән керә. Нәтиҗәдә, бию ансабле коллективына ул чакта 150 мең сумлык финанс ярдәме ала. Тора-бара баянчылар ансамбленә Киров шәһәреннән 40 баян, 20 гармун, үзе оештырган 22 кешелек тынлы оркестр коллективына Санкт-Петербургтан 22 комплект музыкаль инструмент кайтарта. Аларның һәммәсе кулланыш таба, матур нәтиҗәләр китерә. Әйтик, “Ләйсән” җыр ансамбле лауреат,
“халык” исемен йөртә, күп еллар эшләп килүче “Русский звон” халык ансамбле Балакатайда үткәрелгән фестивальдә Гран-прига ия була. Үз чиратында, бию, баянчылар ан­самбльләре шәһәрнең йөзек кашы булып тора. Коллективларга тел-теш тидерерлек булмасын өчен һәрвакыт уйланырга, эзләнергә кирәк була. Мәсәлән, зәвыклы сәхнә костюмнары булган 12 кешелек бию ансамбленә һөнәри осталык элементларын кертү өчен билгеле профессионалларны да чакыртырга туры килгән. Башкорт дәүләт филармониясенең танылган артисты Айдар Зөбәйдуллинның ярдәме бик зур була. Коллектив аңа бик рәхмәтле.
Әйе, мәдәният өлкәсендә эш-мәшәкатьләр, чаралар санап бетерерлек түгел. Гадәттә, башкалар ял иткәндә син эшлисең, кешеләрнең күңелен күтәрәсең. Шулай шактый еллар үтә. Үрләр кыюларга, сәләт­леләргә буйсынгандай, хезмәт баскычлары да биеккәрәк дәшә сыман. Тынгысыз, эшен җиренә җиткереп башкаручы буларак, Илдус Фәрит улын Бәләбәй шәһәре һәм районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп тәгаенлиләр. Моңа кадәр шәһәр Советының бүлек җитәкчесе һәм башка җаваплы вазыйфаларны башкарып өлгергән хезмәткәргә — җигелеп тарткан атка камытның олырагын кидерәләр. Биредә дә эш күләменең очы-кырые күренми, шулай ук алы да, ялы да булмый, түз генә.
Шактый еллар күңеле кушканча эшләп, соңрак лаеклы ялга китте ул. Ләкин Илдус Разетдинов кебек тынгысыз ветеран тик торыр дисезме? 2016 елда аңа шәһәрдәге “Урал батыр” милли-мәдәни үзәге директоры урынбасары вазыйфасын тәкъдим иттеләр. Биредә ул, җиң сызганып, милли иҗат коллективлары белән төрле чаралар оештыра: болар — “Балкыш” татар фольклор ансамбле (җитәкчесе — Гөлсинә Вәлиева), “Илем” чуваш фольклор ансамбле (Нина Никитина), “Бәләбәй егетләре” татар ансамбле (үзе җитәкли), “Бәйрәм” башкорт инструменталь ансамбле (Анжела Әбүбакирова), “Бәләбәй энҗеләре” башкорт фольклор ансамбле (Миң­зифа Вилданова), “Поющие сердца” урыс вокаль коллективы (Эдуард Егоров) һәм башкалар. Балалар һәм үсмерләр өчен дә фольклор, инструменталь ансамбльләр уңышлы эшли. Биредә Уфа артистлары, төрле иҗат кешеләре белән очрашулар булып тора.
Ә бит һәр очрашуга күңел җылысы, хезмәт салына. Билгеле, ул эзсез генә калмаган, Илдус Фәрит улы Русия Мәдәният министрлыгының “Мә­дәнияттәге казанышы өчен” билгесенә, “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә, “Башкортстанга 100 ел”, “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медальләренә лаек булган.
Лаеклы ялга чыгу иҗат кешесе өчен тормыш арбасыннан тукталышта төшеп калу түгел ул! Ул — һәрчак иҗат дулкынында. Дулкын дигәндәй, җырдагыча, диңгезнең дә, тормышның да булгандыр төрле чагы.
Гомер тавына салмак кына атлаганда еллар тузанын селкеткән мизгелләр дә булган. Хәтер төп­ләрендә утлы күмер булып, алар бүген дә пыскый-пыскый бәгырьне “кимерә”. Тора-бара эмоциональ кичерешләр, күңел ярларына сыеша алмыйча, ирексездән, иҗат дулкынында тиб­рәлә: я шигырь юллары, я моң булып ярала. “Сынама мине”, “Түз, йөрәгем” һәм башкалар — моның ачык мисалы. Күптән түгел арабыздан киткән таныл­ган шагыйрь Камил Фазлыйның “Бәхетем – туган җирдә”, “Җаныма шифа табам”, “Картаймасын йөрәкләр” кебек шигырьләренә Илдус Разетдинов язган җырларның сәхнәләрдән яңгыравы да күңелләрне җилкендерә.
Шәһәр читендә зифа каеннар уратып алган ике катлы йортта тылсымлы песие белән ялгызы яши ул. Ярый әле ераклардан кайтырга “әтием” дип өзелеп торучы балалары бар. Алар — бер юаныч. Өч улы да югары белемгә ия булган. Кече улы Руслан — Ишембайда “Башкирэнерго” филиалында баш инженер, Илшат вахта ысулы белән эшли. Оныклары Богдан белән Милана кайтса — бәйрәм, картәтиләре үзен күкнең җиденче катында тоя. Алар булганда дөнья матур, күңелле. Үзе мунчасын ягып, коймагын, өчпочмакларын пешереп, йөгереп йөри ул. Тик менә якыннары янында 46 яшендә гомере өзелгән Рөстәмнең булмавы гына күңелне кыра. Балалар кайта да китә, ялгыз калган әти моңсу көзләрдә, тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп, аларның янә кайтуын сабыр гына көтә. Һәм ул урман буенда сары яфраклар шыбырдашкан манзараны күзәтеп, баянының телләрен “моңга манып”, талгын гына җыр суза:
Сабыр төбе – сары алтын,
Сабырсызланма, йөрәк.
Без күрәсен кеше күрмәс,
Димәк, түзәргә кирәк...

Әнвәр Сөләйманов,
журналистика ветераны.


Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас