-18 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Шәхес
20 октябрь , 16:45

Хуш, Илешнең данлыклы улы!

Икътисад фәннәре докторы, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, "Кызыл таң" гәзитенең якын дусты Зифкать Сәетгалиев арабыздан китте.

Зифкать Ислам улы Сәетгалиев 1947 елның 18 мартында Башкортстан АССРы Илеш районының Абдулла авылында туа. Югары Манчар урта мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлаганнан соң, 1965-66 елларда туган районының дүрт мәктәбендә география, математика, хезмәт нигезләре укытучысы булып эшли. 1972 елда «Агроном-икътисадчы» белгечлеге буенча Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1972-75 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. 1978 елда Мәскәүдә Бөтенусия кибернетика фәнни-тикшеренү институтының аспирантурасын тәмамлый һәм икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

Бер ел Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында укытучы булып эшләгәннән соң, 1979 елда туган Илеш районына кайта, анда Ульянов исемендәге колхоз рәисе итеп билгеләнә. Тиздән аны КПССның Башкортстан өлкә комитетына оештыру-партия эше бүлеге инструкторы итеп чакыралар, ул анда 1982 елга кадәр, КПССның Әлшәй районы комитетының беренче секретаре итеп билгеләнгәнче эшли. 1988 елдан 1993 елга кадәр Зифкать Ислам улы Башкортстанның терлекчелек һәм мал азыгы җитештерү фәнни-тикшеренү проект-технологик институтында директор булып эшли. Русия аграр партиясе әгъзасы буларак, партиянең Башкортстан республика бүлеге президиумына сайлана. 1985 елдан 1993 елга кадәр Башкорт АССРы Югары Советы депутаты була.

1993 елда Зифкать Ислам улы 7нче Туймазы бермандатлы сайлау округыннан (Башкортстан Республикасы) Русия Федерациясе Федераль Җыелышының беренче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты итеп сайлана. Дәүләт думасында Урындагы үзидарә мәсьәләләре буенча комитет рәисе урынбасары вазыйфасын биләгән, «Россия» депутатлар төркеменә кергән.

1995 елда Зифкать Сәетгалиев 7нче Туймазы бер мандатлы сайлау округы (Башкортстан Республикасы) буенча икенче чакырылыш Русия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт думасы депутаты итеп кабат сайлана. Икенче чакырылыш Дәүләт думасында ул Бюджет, салымнар, банклар һәм финанс комитеты составында эшли.

2000-03 елларда Зифкать Ислам улы «Башптицепром» дәүләт унитар авыл хуҗалыгы предприятиесендә генеральный директор булып эшли. 2003 елда Русия аграр партиясенең Башкортстан республика бүлеген җитәкли. Шул ук елда өченче чакырылыш Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтаена депутат итеп сайлана, анда Аграр мәсьәләләр, табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология комитетын җитәкли.

Икътисад фәннәре докторы, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зифкать Ислам улы Сәетгалиев – республикада зур хуҗалык һәм уңышлы эшмәкәр генә түгел, ә үз Ватанының һәм кече ватанының чын патриоты да булды. Олы яшьтә булуына карамастан, туган авылында көчле агросәнәгать предприятиесе оештыра алды, ул елдан-ел җитештерү күләмен арттыра бара. Шул рәвешле авылдашларын эш урыннары һәм тотрыклы хезмәт хакы белән тәэмин итеп кенә калмады, Илеш районының агросәнәгатенә дә зур өлеш кертте.

Һәм бу гына да түгел. Үз Ватанының чын патриоты, Илеш җиренең улы буларак, Зифкать Ислам улы мөһим социаль проектларны гамәлгә ашыруда да актив ярдәм итте. Территорияләрне төзекләндерү, Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәлләр һәм стеллалар төзү һәм реконструкцияләү, СВОда катнашучыларга ярдәм итү, Илеш районының күренекле кешеләренә багышланган китаплар бастыруда иганәчелек ярдәме күрсәтте.

Илеш районында күп кенә яхшы ниятләр Зифкать Ислам улының финанс ярдәме нәтиҗәсендә чынбарлыкка әверелә иде.
"Кызыл таң" гәзите редакциясе хезмәткәрләре Зифкать Ислам улының туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклаша. Хуш, олы йөрәкле, зирәк, акыллы шәхесебез!

Фото: Башинформ

Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас