-26 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Шәхес
24 октябрь 2025, 08:40

Рөстәм Нәбиевның бурычлары артты

Уфа мэры аның яңа вазыйфасы турында хәбәр итте.

Рөстәм Нәбиевның бурычлары артты
Рөстәм Нәбиевның бурычлары артты
Уфа мэры Ратмир Мәүлиев социаль челтәрләрдә спортчы һәм блогер Рөстәм Нәбиевны үзенең киңәшчесе сыйфатында тәкъдим итте. Атаклы уфалыга уңайлы мохитне тәэмин итү мәсьәләләре белән шөгыльләнергә кушылган.

— Аның белән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен шәһәр инфраструктурасыннан файдалану мөмкинлеген яхшырту буенча бурычлар һәм планнар, шулай ук СВОда катнашучыларга ярдәм итү буенча уртак проект турында фикер алыштык, — дип яза Ратмир Мәүлиев. - Рөстәм Нәбиев белән беренче очрашулар инде ноябрьдә үк узачак.

Яңа эштә уңышлар юлдаш булсын!

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас