Минем күз алдында еш кына шундый тарихи күренеш пәйда була: таулар белән уратып алынган яшел үзәннәр, йорт-кураларда тормыш кайный, яшь балалар йөгерешеп уйный; бераз сагышлы күзләре белән хатын-кызлар еш-еш офыкка карап, кемнедер көткән кебек; гаскәри ир-егетләр узып китеп тора. Ә таш кыяларга бизәкче, сырлап-сырлап, нидер яза... Ерактагы борынгы Алтай ихаталарындагы бабаларыбыз тормышын күзаллау, аларның шөгыльләре, яшәеше, теле турындагы кызыксынуларыбыз нигезле.
Төрки халыкларның VI гасырга караган иң борынгы язу үрнәге булган, Орхон-Енисей язмаларының берсе – Могилян хан (Билге каган) истәлегендә “Теңри йарылкадук үчүн, мен казгандук үчүн, түрк будун козганмыш еринч. – Так как небо было ко мне благосклонно, и я столько приобрел, завоевал, а народ тюркский стал тоже приобретателем. – Тәңре мине яратканлыктан, мин казанган (тиешле булган мәгънәсендә) өчен төрки халык казануга (танылуга мәгънәсендә) иреште, – дигән фәлсәфи фикерләр филология фәннәре докторы, профессор Алмас Шәйхулов өчен юл күрсәтүче сүзләр була. Ул бу юлларны үзенең биобиблиографик басмасы өчен дә эпиграф итеп алган иде.
Алмас Шәйхулов Көнчыгыш идеясен үзенең бер рухи кыйбласы буларак билгели. Утыздан артык сандагы төрки дөньяның көчлелеген, югары дәрәҗәсен, теленең гармониясен ул үзенең аудиториясенә сеңдерә алды. Күрәсең, алдынгы карашлары, күп әйберләрне алдан сизүчәнлеге белән төрки дөньядагы, бүген күп әйберләрнең Көнчыгышка таба борылуын шул вакытта ук тойгандыр.
Ерак төрки бабаларыбызның тормыш рәвеше, алтай гаиләсенә караган кардәш телләрнең бер-берсе белән охшаш яклары һәм үзенчәлекләре, телләрнең типологик билгеләре, татар теленең тарихи грамматикасы, ономастика, этимология, диалекталь, җирле сөйләш үзенчәлекләре дөньясына студентларны алып кереп киткән, хәтта тагын да тирәнрәк, бик борынгы Homo sapiensның әйбергә атама бирү серләрен дә ачарга тырышкан укытучы-галим ул Алмас Галимҗан улы. Һәм моны ул аңа гына хас стильдә эшли иде.
Бүген килеп, Алмас Шәйхуловның исеме галим буларак халыкара дәрәҗәдә танылу тапкан, дип ышанычлы әйтә алабыз. Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Казан лингвистик мәктәбе вәкилләре, Русия Федерациясенең иң уңышлы, дәрәҗәле шәхесләре исемлегендә булудан тыш, Л. Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университетының (Казахстан) Тюркология һәм алтаистика халыкара фәнни тикшеренү үзәге президиумының мактаулы әгъзасы, “Persona Grata” халыкара рейтинглар энциклопедиясендә урнаштырылган биографиясе, Табигать һәм җәмгыять фәннәре халыкара академиясенең мөхбир әгъзасы, “Дөньяның әйдәп баручы тел белгечләре” энциклопедиясенә кертелгән булуы моны ассызыклый.
Барлык хезмәт куйган өлкәләрдә дә, шәхес буларак та, ул үзенең киң масштаблы булуын һәрвакыт исбатлап килде. Алмас Шәйхуловның 600дән артык фәнни хезмәте басылып чыккан, аның тарафыннан 100гә якын фәнни рецензия язылган. Аның җитәкчелегендә ике кандидатлык диссертациясе языла, бүген фәнни дәрәҗәләре булган дистәгә якын танылган шәхеснең дә эшчәнлеге нәкъ аның юл күрсәтүе белән башланган.
А. Г. Шәйхуловның биографиясендә сугыштан соңгы чорлардан башлап барган ил тарихын күзәтергә мөмкин. Без аны “ул – үзе бер дәвер” дип әйтә алабыз. Алмас Шәйхулов 1945 елның 25 октябрендә БАССРның Туймазы поселогында дөньяга килә. 1963 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, эшчәнлеген Туймазы геофизприборлар һәм аппаратуралар заводында электрослесарь булып башлый. 1964-65 елларда районның Бишенде урта мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укыта. 1965 елда Башкорт дәүләт университетының татар-урыс бүлегенә укырга керә, аны тәмамлаганнан соң, Туймазы шәһәренең 7нче мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1972 елдан Русия Фәннәр академиясенең Тел гыйлеме институтында төрки һәм монгол телләре секторында аспирантурада укый. 1975 елдан Башкорт дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты кафедрасында ассистент (1975-80), өлкән укытучы (1980-85), доцент (1985-2001), профессор (2001 елдан), 2009 елдан 2022 елга кадәр татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире булып эшли.
Танылган галим Н. А. Баскаков җитәкчелегендә башкарылган “Төрки чыганаклы татар һәм башкорт кеше исемнәре” темасына кандидатлык диссертациясе 1978 елда Мәскәүдә Фәннәр академиясенең Тел гыйлеме институтында яклана. Анда Урал буе төрки халыкларының антропонимиконында булган борынгы төрки чыганаклы кеше исемнәренең мәгънәсендә, мотивация, номинация өлкәсендәге охшаш һәм аермалы яклар билгеләнә. Шушы аспектта башланган эзләнүләр Алмас Галимҗан улының күпкырлы тикшеренүләрендә чагылыш таба. Идел-Урал буендагы төрки телләрнең лексик берәмлекләрен өйрәнү барышында алар немец галимнәре Р. Халлиг һәм В. Вартбург тарафыннан эшкәртелгән схема буенча системалаштырыла, “Табигать (җанлы, җансыз), “Кеше”, “Җәмгыять”, “Танып белү” тематик төркемнәре кысаларында классификацияләнә.
1987 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетында “Идел-Кама-Урал этнолингвистик регионында төрки, монгол, фин-угыр һәм һинд-европа (славян) халыкларының рухи мәдәниятен өйрәнү лабораториясе” ачылу, аның эшчәнлеген җәелдерү үзе бер тарихи вакыйга була һәм ул 30 еллык чорны үз эченә ала. Лабораториянең эш юнәлешләре, студентларның экспедиция нәтиҗәләре буларак, җирле сөйләш үзенчәлекләрен туплаган берничә мең берәмлектән, топонимик, антропонимик берәмлекләрдән, татар, башкорт, чуваш телләре, калган төрки телләрнең параллельләрен системалаштырган дистәләрчә мең берәмлектән торган картотека төзү, соңрак монгол, тунгус-маньчжур телләре буенча тәңгәллекләрне төрле яклап өйрәнү, тел контактлары мәсьәләләре, тел материалында кешенең табигатьне, җәмгыятьне танып белүнең, аң-акылның чагылышын тикшерү була.
Аерым перфокарталарда җанлы сөйләм үрнәкләре җыелып, системалаштырылган булуы игътибарга лаек. Лаборатория материаллары нигезендә башкарылган курс, диплом эшләренең саны меңнәр белән исәпләнә. Шулай ук күләмле берничә сүзлекнең нигезендә лабораториядә башкарылган системалаштыру эшләре ята.
Лаборатория студентларның фәнни-тикшеренү эшләрен алып бару, махсус курслар өчен база булып тору, фәнни китапханә ролен үтәүче генә түгел, алдынгы карашлы, оригиналь фикерле кешеләрне үзенә тартып торучы, җыючы да иде. Шуңа университетның татар-урыс бүлеген тәмамлаган һәр студентның күңелендә бу лаборатория турында яхшы истәлекләр саклана.
Алмас Галимҗан улы эзләнүләренең юнәлешләре дә һәрдаим үзгәреп торды. Баштагырак чорда әгәр тел берәмлекләрен системалаштыру эше җәелдерелгән булса, соңгы елларда галим “Төрки телләрнең тамырлары теориясе” мәсьәләсенә ныклап кереште. Монда инде глобаль тел онтологиясе мәсьәләләренә – әйбергә, күренешкә атама бирүдәге “мантыйк”ны билгеләүгә омтылыш арта, катлаулы гамәлләрдән саналган бер иҗекле тамырларның синопсисы һәм таксономиясе булдырыла. Шуның нәтиҗәсе буларак, А. Г. Шәйхулов 2000 елда “Структура и идеографическая парадигматика односложных корневых основ в кыпчакских языках Урало-Поволжья в континууме ареальной, межтюркской и общетюркской лексики” дип аталган темага докторлык диссертациясе яклый. Хезмәтнең фәнни консультанты, Тел гыйлеме институты директоры Әдһәм Тенишев, авторның фәнни казанышларын бик югары бәяләп, төрки телләрдәге бер иҗекле тамырларны реконструкцияләүдәге зур ролен әйтә.
Алмас Шәйхуловның фикерләре танылган галимнәр тарафыннан югары бәяләнә, аны барлык төрки һәм төрки булмаган республикаларда беләләр, ул Башкортстанның тюркология өлкәсендәге бер визит карточкасы ролен үтәгәндер дип уйлыйм. Моның шулай икәнлеген Евразиячелек юнәлешендәге халыкара конференцияләрнең инициаторы һәм оештыручысы булуы, башка илләрдә узган зур конференция, симпозиумнарга секция җитәкчесе итеп чакырылуы да раслый. Ике меңенче еллар башында актуаль булган Төркия-Башкортстан дуслыгы белән бәйле чараларда аның тәрҗемәче буларак та чыгыш ясавын әйтергә кирәк. Ул төрек телендә югары дәрәҗәдә аралаша иде, чөнки 90нчы еллар башында Төркиядә Мәдәният министрлыгы заказы буенча бастырылган 6 телле “Төрки телләр лексикасының чагыштырма сүзлеге”н төзүдә авторлар коллективында була. Төрекчәгә өйрәтү буенча әсбаплар чыгара, Уфада төрек теле курслары да үткәрә Алмас Шәйхулов.
90нчы еллар уртасында, тормышка “менеджмент”, “маркетинг” төшенчәләре кереп кенә килгән бер чорда, “Төркиядә тун фабрикасында эшләүчеләр тун сатып алырга җыенган һәр кешене бинокль белән күзәтеп, сагалап тора. Безгә дә шундый заман килә-чәк”, – дигәч, без, авыл балалары, аптырабрак калган идек. Ул һәрвакыт үзенең чыгышларында “Заман башка – заң башка”, дип әйтергә ярата иде. Тирән фикер йөртүче, алга караучан зат буларак, бүгенге көндәге бөтенләй башкача дөньяга караучы яшьләрне, безнең яшәешебезнең шулкадәр тиз, омтылышлы үзгәрешләрен дә күзаллап әйткәндер.
Алмас Галимҗан улының тормышында Башкорт дәүләт педагогия институты (университеты) да лаеклы урын алып торды. Педагогик уку йортын тәмамлаучылар аны яхшы белә, чөнки озак еллар ул андагы филология факультетында дәүләт имтиханнары комиссиясе рәисе булды. Ул бу эшне, монда укып чыккан булачак укытучыларны бик ярата иде.
Бервакыт бер кардәш якут коллегам белән аралашып, милли телләргә, милли бүлекләргә килүче студентлар турында сөйләшеп утырганда Алмас Галимҗан улы турында сүз чыкты. Хәер, кайсы гына республикада булма, иң беренче аның хәлен сорашып, сәлам әйтәләр иде. Коллега Алмас Галимҗан улына укучылар, абитуриентлар саны кимү турында аһ-зарын сөйләгән булган. Ә ул, җавап итеп: “Син аларга ялынма, алар үзләре синең артыңнан йөгерсен”, – дигән. Без озак уйладык. Нәрсәне аңлата икән бу фикер, ничек моңа ирешергә?
Игътибар итсәк, без күбрәк зарланабыз: тел югала, укытучылар җитми, яшьләр туган телдә аралашмыйлар һ.б. Ә моны булдырмас өчен һәр кеше нинди эш башкара соң? Минем, мәсәлән, кайбер укытучыларның үзләренең укучыларына “Син укытучы һөнәрен сайласаң, ул бүлеккә барсаң, тормышта әллә ни зур уңышларга ирешә алмаячаксың”, – дип “юл күрсәткәннәрен” дә ишеткәнем бар. Әлбәттә, мондый мөнәсәбәт киләчәктә бернинди яхшы нәтиҗә бирмәячәк. Безнең статусыбызның, бәябезнең нинди булуы үзебездән, фикерләвебезне ничек куюдан, күңелебез нинди уйлардан төзелүеннән тора. Нәрсәнедер үзгәртергә телибез икән, төптән, тамырдан үзебезнең булмышыбызны, рухыбызны үзгәртергә кирәк. Ә моңа хезмәт куеп, күп көч салып кына ирешергә мөмкин. Һәрвакыт алга карап, киләчәкне күреп яшәгән остазыбыз – Алмас Галимҗан улы шуны аңлап, шуны күзаллап әйткәндер дип уйлыйм.
Нурия Хәлиуллина,
М. Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире.