Отставкадагы милиция генерал-лейтенанты Рафаил Диваев 2 ноябрьдә 75 яшьлек юбилеен билгели. Ул Башкортстанның эчке эшләр органнарында хезмәт итүгә дүрт дистә елга якын гомерен багышлаган, 12 ел эчке эшләр министры булды һәм бүгенге көнгә кадәр хезмәт тәҗрибәсе һәм киңәшләре белән уртаклашуын дәвам итә: Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе вазыйфасын башкара. Юбилей алдыннан без аның белән очрашып, берничә сорауга җавап бирүен үтендек.
– Рафаил Үзбәкович, Сезне полиция органнарының иң авыр һәм катлаулы бүлекләрен җитәкләгән кеше буларак беләбез. Хокук сакчысы булу теләге кайчан туды?
– Мин Авыргазы районының кечкенә Әхмәт авылында туып-үстем. Мәктәпне тәмамлагач, Уфа нефть институтының Стәрлетамак филиалына кичке бүлеккә укырга кердем. Шул ук вакытта Синтетик каучук заводында слесарь булып хезмәт салдым. 1969 елда чик буе гаскәрләренә армиягә чакырылдым. Памирда, Әфганстан чигендә ике ел хезмәт иттем. Армиядән соң Стәрлетамакның шәһәр эчке эшләр бүлегенә эшкә чакырдылар. Җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең кече уполномоченные вазыйфасында эш башладым. Күбрәк кесә каракларына каршы көрәштем. Ике елдан соң, тырышлыгымны һәм откырлыгымны күреп булса кирәк, Алабугадагы махсус милиция мәктәбенә җибәрделәр. Анда ике ел укып, юрист дипломы, лейтенант дәрәҗәсе алдым.
Аннары өч ел Белорет районы эчке эшләр бүлегендә хезмәт иттем, бүлек җитәкчесе урынбасары дәрәҗәсенә җиттем. Аннан соң начальник урынбасары вазыйфасында Нефтекамага җибәрделәр. Яшь шәһәр, нефтьчеләр шәһәре, бик күп заводлар төзелгән вакыт иде. Предприятиеләрдә 7-11 меңәр кеше эшли. Миллионнарча тонна нефть чыгаралар. Әлбәттә инде, җинаятьчеләр дә тик ятмады. Анда 17 ел эшләдем, барлык баскычларны үттем. Сиксәненче еллар азагында Русия Эчке эшләр министрлыгы академиясенә укырга җибәрделәр. 1990 елда Нефтекама шәһәр эчке эшләр бүлеге җитәкчесе итеп билгеләделәр. Бу вазыйфада 5 ел эшләдем. 1995 елның апрелендә бүлекне идарәгә үзгәрттеләр. Аннары – Башкортстан эчке эшләр министрының оператив эш буенча беренче урынбасары. 1996 елның февралендә министр итеп тәгаенләделәр. Менә шундый хезмәт баскычлары.
– Зур бурычлар даирәсендә Сез һәрвакыт оператив-эзләү эшенә аерым игътибар биргәнсез, бу юнәлешне аеруча контрольдә тоткансыз, дип беләбез. Үзегезнең беренче ачылган эшегезне хәтерлисезме?
– Беркайчан да онытмам. 1973 ел. Мин Алабуга милиция мәктәбендә бер ел укып, стажировкага Стәрлетамакка кайттым. Аны милициянең беренче бүлегендә үттем. Шунда бөтен шәһәрне тетрәндергән фаҗига булды: яшь кенә шәфкать туташы Наташа үтерелде. Без аның белән таныш идек, хәтта күптән түгел генә күрешкән дә идек. Ул, медучилище тәмамлап, Куергазыда эшли иде.
Тикшерү барышында аның соңгы көнен минутлап тергезергә кирәк булды. Менә Наташа иптәш кызының туеннан кайта, поезддан төшә, Вокзал урамы буйлап өенә юнәлә... Җинаятьче аңа нефть базасы янында һөҗүм итә, әрәмәлеккә өстери. Соңрак кабахәт сөйләвенчә, кыз бик каты каршылык күрсәткән, мин сине беләм, милициягә хәбәр итәчәкмен, дип кычкырган. Шуннан соң ул аны буып үтергән.
Стәрлетамак халкы милициягә ярдәм итәргә тырышты. Халык арасында тикшереп йөргәндә бу бәдбәхетнең берничә кызга һөҗүм итүе ачыкланды. Шәһәр буйлап йөреп, кызларга ташланган, көчләгән. Мондый һөҗүмгә Зоя исемле кызның да дучар булуы ачыкланды. Аны үтеп баручылар коткарган, ләкин җинаятьче кача алган. Зоя аның тышкы кыяфәтен яхшы хәтерли иде, хәтта аның белән троллейбуста очрашкан да булган. Ике кич без Зоя белән урамнарда явызны эзләдек һәм өченчесендә безгә бәхет елмайды: “Салават” кинотеатры янындагы егетләр төркемендә кыз рәнҗетүчене таныды. Тоткарлау вакытында ул хәтта каршылык та күрсәтмәде. Аның зур гөнаһлары шактый булган. Үзе өйләнгән, авырлы хатыны дәваханәдә ята иде.
– Ул вакыйгалар Сезгә ничек тәэсир итте?
– Бу минем җинаятьне ачуда беренче катнашуым иде, өстәвенә, анда миңа таныш кеше зыян күрде. Яшь идем, хәлне авыр кичердем. Шул вакытта гаделлекне тергезергә мөмкин дә, кирәк тә дигән карарга килдем. Хезмәт елларында мин күп нәрсәләр күрдем, ләкин Наташаның үлеме тарихын беркайчан да оныта алмадым.
– Шушында ук соңгы арада бик күп каршылыклы фикерләр тудырган сорауны да бирәсе килә: Русиядә үлем җәзасын кире кайтарырга кирәкме?
– Үтерүче тиешле җәза алырга тиеш. Русия законнарының бөтен катылыгы белән. Ничек инде кеше авыр җинаять эшли, әллә күпме кешенең җанын кыя һәм якты дөньяда яши? Мәскәү янындагы “Крокус” үзәгендә йөзләрчә кешене атып үтерделәр, араларында балалар да бар. Ничек бу кешеләр исән калырга тиеш? Алар яшәргә хокуклымы? Кайбер илләрдә үлем җәзасын гамәлдән чыгару, бәлки, үзен аклыйдыр да. Ләкин безнең илдә түгел, дип уйлыйм.
– Сезнең хәтта экстремаль шартларда да бер тапкыр да корал кулланмавыгыз дөресме?
– Әйе, бу дөрес. Остазлар яхшы иде. Безнең хезмәт вакытында атыш бик сирәк очрак иде. Интеллект белән алдырдык. Ышанам, Башкортстан оперативникларының традицияләре сакланып калгандыр. Халыкның ышанычы, белгечләребезгә ярдәм итү теләге һәрвакыт югары булды.
Гадәттә, оперативник җинаять пазллары гомум картинага әверелгәнче бик күпне кичерә. Һәлакәт урынында эзләр кинәт башка ракурста пәйда була. Кайчакта “асылынып торган” эш яңа шаһиттан сорау алганнан соң, яки явыз үзе кайдадыр ялгыш сүз ычкындырганнан соң үле ноктадан күчә. Еш кына гади тапкырлык ярдәм итә.
– Рафаил Үзбәкович, министрның эшчәнлеге күпкырлы. Ләкин Сез тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авыр җинаятьләр турында хәбәр итүне таләп итә идегез, диләр. Кайсылары аеруча истә калды?
– Алар күп инде, барысын да хәтерләп бетереп булмый. 2008 елда Уфада яшь парның үтерелүен искә төшерәм. Башта алар машинада йөргән һәм хәбәрсез югалган дигән мәгълүмат килде. “Honda Accord” машинасын урамда тапканнар. Соңыннан ачыклануынча, җинаятьчеләр әлеге парны автомобильне сату һәм акча эшләү өчен үтергән.
БДУда укучы ике студент кызны үтерү турындагы эш бик зур яңгыраш алды. Аларның гәүдәсе мөселман зираты янындагы чокырда табылды. Сексуаль нигездә җинаять кылган кабахәтләрнең шәхесен ачыклау буенча зур эш башкарылды. Гаеплеләр Краснодар крае территориясендә тоткарланды.
“БЭТО” предприятиесенең 54 яшьлек генеральный директорына һөҗүм башта заказлы үтерү дип кабул ителде. Әмма оперативникларны шул гаҗәпләндерде: җинаятьче узган гасырның 20нче елларындагы коралдан аткан. Яралы ир аңа җир асты гаражында атуларын хәбәр итәргә өлгергән. Шунда ук шикләнелүче тоткарланды. Ул коммерция фирмасы директоры иде. Наркотик парлары астында ул үз корбанын кредитор дип кабул иткән, шулай итеп, очраклы кеше һәлак булган.
Әмма иң куркынычы – балаларга карата җинаятьләр. Моңа күнегеп булмый. 2004 елда Калинин районында җинаятьче кечкенә баланың бугазын кисте, аның 29 яшьлек авырлы әнисен үтерде. Оперативниклар тырышлыгы нәтиҗәсендә коточкыч җинаять алты көннән соң ачылды. Үтерүче гаиләнең дусты, комарлы уеннарга бәйле кеше булып чыкты. Ул хатын-кыздан 34 мең сум декрет акчасын тартып алган.
– Министрлыкны Сез җитәкләгән чорда ике Чечен кампаниясе үтте. Сез Төньяк Кавказ төбәкләрендә бурычларны үтәү буенча шәхси состав хезмәтен оештыруга зур игътибар бирдегез. Чечен Республикасының Урыс-Мартан шәһәрендә бер урам Рафаил Диваев исеме белән аталган, диләр...
– Русия эчке эшләр министры приказы белән Чечняга командировкаларга еш йөрелде. Безнең карамакта Урыс-Мартан районы иде: 11 эре торак пункт. Аларда 8-13 меңәр кеше яши. Бәләкәй авыллар юк иде анда. Барып, хезмәткәрләрнең эшен көйләп йөрдек, бандформирование әгъзаларын тоту буенча махсус операцияләр планнарын эшләргә ярдәм иттек, җинаятьчеләрне тоту процессы белән җитәкчелек итеп, теракт урыннарына чыктык. Берничә тапкыр боевикларның кораллы һөҗүмнәрен кире кагуда катнаштым. Урыс-Мартан районы әлегә кадәр безгә беркетелгән. Хезмәткәрләребез әле дә анда командировкаларга бара, бурычларын үти.
Әйе, анда минем исемдәге урам бар, диләр. Үзем барып күрмәдем. Чечняда 20 хезмәткәребез һәлак булды, 178 кеше яраланды, 40ы авыр җәрәхәтләр алды.
– Бүген полиция хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашамы? Бу кампания турында ниләр әйтерсез?
– Ветераннарыбыз анда актив катнаша. Полиция хезмәткәрләре чик буенда хезмәт итә. Әлеге мәсьәләдә бер нәрсә бәхәссез: безнең эш гадел. Җиңү безнеке булырга тиеш!
– Бүген Сез – Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе. Шушы эшчәнлегегез турында ишетәсе килә.
– Заманында Иҗтимагый советлар Русия Эчке эшләр министрлыгында һәм төбәкләрдә оештырылды. Аңа җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар, төрле һөнәр ияләре, сәясәтне аңлаган алдынгы карашлы кешеләр җәлеп ителде. Безнең советка 25 кеше керә. Барысы да лаек, ихтирамлы кешеләр. Кварталга бер утырыш үткәрәбез, хокук эшчәнлеге мәсьәләләрен карыйбыз, проблемалы нокталарны, нәрсәгә игътибар бирергә кирәклеген ачыклыйбыз. Шәһәр һәм районнарда күчмә утырышлар үткәрәбез: хезмәткәрләр ничек яши, халык белән ничек эшли. Гомумән алганда, республикада оператив хәл, башка төбәкләрдәге белән чагыштырганда, яхшырак. Без гел яхшы исәптә булдык. Полициягә ышаныч бар. Кабул итү көннәрендә безгә төрле сораулар белән киләләр. Гаделлек, яклау эзлиләр. Ышаныч булмаса, килмәсләр иде, дип уйлыйм.
– Полиция органнарында проблемалар бүген дә юк түгел. Шуларның кайсысын аерып күрсәтер идегез?
– Бик күптән инде хокук сакчыларының хезмәт хакы күтәрелми. Бүген ул — уртача 40 мең сум. Бу әле берничә ел эшләгәннән соң. Моңа, әйтик, өч кешелек гаиләне туендыру авыр. Коммуналь хезмәтләрне, ипотекасын да өстәсәң... Шуңа да личный составны комплектлау катлаулы, кадрлар җитешми. Күпләр пенсиягә кадәр эшли дә китә, югыйсә, ул әле аннан соң да шулкадәр эшли алыр иде. Мондый проблема бар. Аны танырга кирәк. Гомумән алганда, күңелне кырган җитешсезлекләр бар инде ул. Миңа калса, үзебездә булдырылган уңай нәрсәләрне сакларга кирәк. Һәрнәрсәдә Көнбатыштан үрнәк алу дөрес түгел.
Эчке эшләр органнарында Оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлекләрен бетерделәр. Анда иң яхшы профессионаллар эшли иде. Ул кемгә комачаулады икән? Халык дружиналары белән эш һаман тергезелә алмый. Хәтерегездә булса, элек “Милициянең көче – халык белән элемтәдә” дигән шигарьләр бар иде. Бу, чыннан да, шулай бит. Җинаятьчелеккә каршы көрәштә бергә эш иткәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.
– Рафаил Үзбәкович, 75 яшьтә үзегезне ничек хис итәсез?
– Яшь сизелә инде ул. Әмма дәрт-дәрман бар әле. Иң мөһиме — алдагы тормышны күзаллау булсын. Кеше һәрвакыт яхшылык көтеп яши. Яхшылыкка омтылырга кирәк.