-18 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Шәхес
5 ноябрь , 07:03

Юрий Николаев вафат...

Ул берничә көн авырган, әмма табибларга күренүдән баш тарткан.

Юрий Николаев вафат...
Юрий Николаев вафат...

«Иртәнге йолдыз» телепрограммасының алыштыргысыз алып баручысы Юрий Николаев вафат булган. Үләр алдыннан аны үпкә ялкынсынуы һәм түбән сатурация белән дәваханәгә салганнар.

4 ноябрьдә үк киңкүләм мәгълүмат чаралары актерның сәламәтлеге белән проблемалар барлыкка килүен язган: ул Мәскәү дәваханәләренең берсенә температурасы 39,5 һәм түбән сатурация белән госпитализацияләнгән. Ул вакытта табиблар аңарда үпкә ялкынсынуының авыр формасын тапкан.

Юрий Александрович үзе ахыргача дәваханәгә барырга теләмәгән. Ачыкланганча, ул берничә көн буена авырып йөргән, әмма белгечләр ярдәменнән ни өчендер баш тарткан. Һәм шулай аның хәле бөтенләй начарланганчы дәвам иткән.…

Кызганычка каршы, кичә танылган алып баручы вафат булган - аңа 76 яшь иде.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас