-18 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Шәхес
13 ноябрь , 14:50

"Гаиләмне саклап калырга ярдәм иттегез"

Билгеле язучы Зифа Кадыйрованың әсәрләре кешеләрнең тормышын үзгәртергә ярдәм итә.

"Гаиләмне саклап калырга ярдәм иттегез"
"Гаиләмне саклап калырга ярдәм иттегез"
"Интертат" хәбәрчесе язучының бер юбилее алдыннан аннан интервью алган. Сорауларның берсе болай яңгыраган:

"- Сезнең әсәрләр тормышын үзгәртергә ярдәм иткән кешеләр бармы, Зифа апа? Рәхмәт сүзләре еш ишетәсезме?

- Быел яз көне Башкортстанга кайткач, бер ир-ат килеп керде. «Зифа апа, мине хәтерлисезме? Мин моннан 10 ел элек сезне күреп, китабыгызны укуым турында әйттем. Сез шулвакыт: «Укып үзеңә нинди мәнфәгать алдың?» – дип сорадыгыз. Сез шул сорауны биргәннән соң китапны тагын бер кат укып чыктым. Мин яман тәртипсез идем. Хатыным, түзә алмыйча, 2 балабызны алып, мине ташлап чыгып китте. Мин аларны кире алып кайттым, бүгенге көндә мин – 4 бала атасы, бик бәхетле кеше. Сезнең кайтканыгызны ишетеп, җавап бирергә, рәхмәт әйтергә килдем", – диде.

"Зифа апа, сез миңа 2 баламны ятим итмәскә, гаиләмне саклап калырга ярдәм иттегез", – дип, бер популяр артистның да әйткәне бар. Андый хатлар интернеттан да күп килә", - дигән язучы.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/zifa-kadyirova-5861587

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас