Аның сүзләрен “People” басмасы китерә.
Хопкинс сүзләренчә, 37 яшендә аның бавыры, ашказаны асты бизе, үпкәләре белән проблемалары башланган. “Алкоголь, әгәр сез аны контрольдә тота аласыз икән, начар нәрсә түгел. Мин ышанам, ул кайбер уңайсыз хәлләрне үткәреп җибәрергә, шатлыклы тормышның бер өлеше булырга ярдәм итә ала. Ләкин моның өчен кыйммәт түләргә туры килә. Эчүдән ләззәт — койрыгы үлемгә китерүче чаян ул”, — дип фикер йөртә актер.
Актер үзе исерек килеш машина йөртү очрагыннан соң спиртлы эчемлекләрдән баш тарткан. Ул исерек хәлдә руль артына утырган һәм, берни белмичә, бер штаттан икенчесенә кадәр барган.
“Мин, агентыма барып: “Кемдер минем машинамны урлаган!” ─— дигәч, ни эшләгәнемне аңладым. Минем агент: “Аны беркем дә урламады. Без сине юлда таптык. Әгәр без моны эшләмәсәк, син хәзер төрмәдә утырыр идең”,─— дип җавап бирде, дип искә ала 87 яшьлек “Оскар” премиясе лауреаты.
Хопкинс айныгач, ул үзе исерек килеш авариядә һәлак булса, яки кемгәдер зыян китерсә, әти-әнисе нинди хәлдә булырлар иде, дип күз алдына китергән. Аның сүзләренчә, эчү теләге аны 1975 елның 29 декабрендә ташлап киткән.