Кәрим Хәкимов 1890 елның 15 ноябрендә (кайбер чыганаклар буенча 1892 елда) Уфа губернасының Бәләбәй өязе Дүсән авылында мулла Габдерәүф Фәйзуллин гаиләсендә туа. Зур гаиләнең бердәнбер кереме – үз хуҗалыгы була. Кәрим Хәкимов үзенең автобиографиясендә болай дип яза: “Гаиләбезгә 3,5 дисәтинә җир бирелгән. Әтинең гаиләсендә 8 кеше, шуның 6сы – балалар. Крестьян хуҗалыгында алардан файда аз, әти белән әни генә эшче көч саналган”.
Тарихчылар фикеренчә, булачак дипломатның максатчан холкын аның тормышындагы бер эпизод ачык күрсәтә. Борисовка һәм Дүсән авыллары халкы җирне бүлү турында карар кыла. Уфадагы җир комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк була. Дүсәннән Мөхәммәтша исемле кешене вәкил итеп сайлыйлар, ләкин ул урыс телен белми. Тәрҗемәче ярдәменә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Кайткач, Мөхәммәтша балаларына урыс телен белмәү аркасында Дүсән халкының иң яхшы җирләрдән мәхрүм калуын сөйли. Балалар таралыша, тик бер малай гына кала һәм аның сүзләре Мөхәммәтшага нык тәэсир итә: “Мин ничек кенә булса да урыс телен өйрәнәчәкмен!” Нәкъ менә шушы малайны соңыннан король гаиләсе әгъзалары “Кәрим паша” дип йөртәчәк.
Кәрим сүзендә тора: башлангыч белемне Каргалы мәдрәсәсендә ала, әмма 14 яшендә туган авылыннан китәргә мәҗбүр була. Автобиографиясендә ул болай дип искә ала: “1906 елның августында миңа туган авылымны ташлап, акча эшләү өчен Ырынбурга җәяүләп барырга туры килде. 1906 елда Ырынбурда урам себерүче булып эшләдем, аннары Ташкент тимер юлының Чалкар станциясендә ремонтчы булдым”.
Кәрим Хәкимов Уфадагы данлыклы “Галия” мәдрәсәсенә, аннары Томск ирләр гимназиясенә укырга керә. Ләкин гимназиядәге белем аңа аз тоела, һәм ул, укуын ташлап, Урта Азиягә китә. Шулай итеп аның сәяхәт еллары башлана. Кәрим өч ел күмер шахтасында эшли. Анда сәяси сөргендәге поляк Ковалевский белән таныша, ул аңа марксизм турында беренче белемнәрне бирә.
1917 елгы Октябрь революциясен Кәрим Хәкимов Ырынбурда каршылый. Укымышлы, алдан күрә белүче һәм зирәк элекке эшчене тиз күреп алалар. Андый кеше яшь совет республикасына бик кирәк була. Башта Кәрим Габдерәүф улы – Ырынбур губернасында мәгариф буенча халык комиссары, аннары Төркестан фронтының сәяси идарәсе башлыгы урынбасары була. Әмма озак эшләми. Аны РСФСРның Бохара Халык Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгелиләр. Яшь дипломатны шәхси тормышында да уңыш көтә: ул үзенең беренче мәхәббәтен – Хәдичә Гайнетдин кызын очрата. 1921 елда Хәкимовлар гаиләсе Иранга юл тота. Кәрим анда генераль консул була. Ярты ел эчендә ул фарсы, гарәп, төрек, француз һәм итальян телләрен өйрәнә.
Әйтергә кирәк, Гражданнар сугышы елларында Кәрим Хәкимов кызылармеецтан алып кызыл командирга кадәр хәрби карьера ясый, Төркестан фронты сәяси идарәсе җитәкчесе урынбасары булып үзенең сәләтен күрсәтә.
Иранга билгеләнү яшь консул өчен авыр сынау була: ул анда катлаулы вакытта килә. Ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр киеренке була. Иранда Совет Русиясенең тәүге тышкы сәяси адымнарының берсен – Персиянең эчке эшләренә катышуын яхшы хәтерлиләр.
Көнчыгыш – нечкә эш. Бер яктан, Иран хөкүмәте Совет хөкүмәте белән сөйләшергә әзер була, икенче яктан – аның вәкилен танырга теләми. Ләкин Кәрим Хәкимов ике якны да канәгатьләндергән килешүгә ирешә ала.
Шул ук вакытта генераль консулны шәхси тормышында кайгы көтә: өч яшендә улы Шамил дизентериядән үлә. Хәдичә ирен өйгә кайтырга үтенә, әмма Кәрим Хәкимов баш тарта: “Юк! Минем максат – Ватаныма хезмәт итү”. Хәдичә Хәкимова искә төшергәнчә, Кәрим Габдерәүф улы көчле рухлы кеше була.
Соңрак Кәрим Хәкимовны Хиҗаз Корольлегенә генераль консул итеп билгелиләр. Хиҗаз короле Габдел-Газиз ибн Согуд СССР Үзәк башкарма комитеты Президиумы рәисе Михаил Калининга болай дип яза: “Без галиҗанәп консулның ике ил арасындагы яхшы мөнәсәбәтләрне һәм дуслыкны ныгытуга куйган тырышлыкларына шатлыгыбызны белдерәбез. Бу тырышлыклары бик матур тәэсир калдырды”.
Амбицияле Габдел-Газиз Гарәбстан ярымутравының таркау дәүләтләрен бер көчле державага берләштерә. 1926 елның февралендә Кәрим Хәкимов булачак Согуд Гарәбстаны короленә аның дәүләтен Советлар Союзы тарафыннан тану турында нота тапшыра. Нәтиҗәдә, Кәрим Хәкимов Габдел-Газиз ибн Согудның якын дустына әверелә.
Согуд Гарәбстанындагы эш Кәрим Хәкимов өчен карьерасының иң югары ноктасы була. Ул инде – танылган дипломат һәм үз эшенең остасы. Биредә аның кызы Флора туа.
Тәҗрибәле белгеч буларак, Кәрим Хәкимовны бер урыннан икенче урынга күчереп торалар. 1929-31 елларда ул Йәмәндә “Ближневостокторг”ның генераль вәкиле була. Моннан тыш, ул Владимир Шнейдеровка “Әл-Йәмән” документаль фильмын төшерүдә ярдәм итә. Төшерү төркеме белән бергә Кәрим Хәкимов Йәмән монархы Яхьяи бин Мөхәммәд Хәмид-әд-Дин сараен электрлаштыруга булыша. Король режиссерга теләгән нәрсәләрен төшерергә рөхсәт бирә.
1932-36 елларда Кәрим Хәкимов Мәскәүдә Чит ил эшләре министрлыгында эшли.
1936 елда халыкара хәлләр начарлану сәбәпле, Кәрим Хәкимовны Согуд Гарәбстаны Корольлегендәге СССР генераль консулы вазыйфасына кире кайтаралар. Кыска вакыт эчендә ул бүленгән дипломатик һәм сәүдә элемтәләрен яңадан җайга сала.
Ә 1937 елның сентябрендә Кәрим Хәкимовны Мәскәүгә чакыртып алалар. “Әти чик буеннан телеграмма җибәрде, без аны каршы алырга вокзалга киттек. Ләкин очратмадык. Берничә көннән мин мәктәптән кайттым, карыйм – бүлмәнең ишеге мөһерләнгән. Әтиемне бүтән беркайчан да күрмәдем”, – дип хәтерли Флора Хәкимова. 1938 елның 10 гыйнварында Кәрим Хәкимов атып үтерелә.
Аның гаиләсенә дә авыр сынаулар килә. Хатыны Хәдичә Хәкимова 8 ел сөргендә була, кызы Флора балалар йортына эләгә. Бары тик 1956 елның 28 гыйнварында гына Кәрим Хәкимов реабилитацияләнә.
Көнчыгышта шундый хөрмәткә лаеклы кешенең җәзага тарттырылуы ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрдә тирән эз калдыра. Согуд Гарәбстаны Короле 1938 елдан Советлар Союзы белән мөнәсәбәтләрне өзә, дипломатик элемтәләр 1990 еллар башында гына тергезелә.
1990 елда СССРның Йәмән Гарәп Республикасындагы илчесе Вениамин Попов болай дип яза: “Бу кешенең эшен бәяләп бетерү мөмкин түгел. Гарәпләрнең тарихын, гореф-гадәтләрен тирәнтен белүе, гадәти булмаган зирәклеге аркасында Кәрим Хәкимов йәмәнлеләрдә һәм согудлыларда хөрмәт казанды. Гарәп телен ул бик яхшы белә иде. Аның кулы белән язылган документларны уку – үзе бер ләззәт иде. Ул сарайда кадерле кунак иде, аны ярлылар үз алачыкларында шатланып каршы алдылар, аның йорты һәрвакыт кунаклар белән тулы иде”.
Кәрим Хәкимов кебек шәхесләр тарих битләрендә эзсез югалмый. Аның образы 1949-59 елларда “Кызыл таң” гәзитендә эшләгән журналист, драматург Нәҗип Асанбаевның “Кызыл паша” пьесасында гәүдәләндерелә. 1982 елда М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында әлеге әсәр буенча спектакльнең премьерасы уза. Искиткеч актер Әхтәм Әбүшахманов төп рольне башкарган спектакль республика һәм илебезнең күп кенә театрларында зур уңыш казана.
Бүген Уфаның Калинин районында, Ырынбурда, Ташкентта һәм Бохарада урамнар Кәрим Хәкимов исемен йөртә. 2002 елда “Уфимский тракт” телестудиясе аның тормышына багышланган “Полпред” документаль фильмын төшерә. 2011 елда БСТ каналы “Хакимов Аравийский” документаль фильмын тәкъдим итә.
– Онытылган исемнәрне актив кайтарабыз, республиканың күренекле кешеләре истәлегенә тиешле бәя бирәбез. Кәрим Хәкимов – гаҗәеп язмышлы кеше. Ул ил тарихына Якын Көнчыгыштагы яшь Совет дәүләте мәнфәгатьләренең уңышлы вәкиле буларак кереп кала, Согуд Гарәбстаны короленең дусты була. Аны репрессияләп атып үтергәч, безнең илдә озак вакытлар Согуд Гарәбстаны белән дипломатик мөнәсәбәтләр булмады. Чөнки король гаиләсе, СССР һәм гарәп дөньясын якынайту өчен күп көч куйган кеше белән Ватанында гаделсезлек хөкем сөрүен кабул итми, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бишбүләк районына эш сәфәре кысаларында Дүсән авылында күренекле совет дипломаты Кәрим Хәкимовның йорт-музеенда булганда.
2019 елның 28-29 декабрь көннәрендә Уфада узган “Русия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең эшлекле утырышы кысаларында Русия Ислам университетында беренче совет дипломаты Кәрим Хәкимовка мемориаль такта ачылды.
2021 елда Ливан һәм Русия җәмәгатьчелегенә Олег Озеровның гарәп илләрендәге беренче совет дипломаты турында язылган “Кәрим Хәкимов: тормыш елъязмасы” китабы тәкъдим ителде. Әлеге чара Бейрут, Мәскәү, Истанбул, Анталья, Уфа, Казан һәм Ырынбур шәһәрләре арасында видеоэлемтә форматында узды.
2022 елның 11 июлендә “Россия1” телеканалы Башкортстанда туып-үскән, легендар совет дипломаты Кәрим Хәкимовның эшчәнлеге турында “Миссия выполнима” документаль фильмын күрсәтте.
Туган авылы Дүсәндә Кәрим Хәкимовның музее ачылган, анда аның бюсты куелган. Музей фондларында танылган “Кызыл паша”ның тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган 1346 экспонат саклана. Музей заллары Кәрим Хәкимовның балачагы, мәдрәсәдә һәм Томск ирләр гимназиясендә укуы турында сөйли. Музейда тәкъдим ителгән шәхси әйберләр арасында аңа Гражданнар сугышында дуслары бүләк иткән портфель дә бар. Монда Көнчыгыштагы дипломатик миссия чорының уникаль фоторәсемнәрен күрергә мөмкин. Шулай ук Кәрим Хәкимовның кулга алыныр алдыннан төшкән соңгы фотосурәте дә бар.
Уфада “Кире кайтарылган исемнәр” музеен проектлау бара. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча эшләрне Милли музей алып бара. Биографияләре һәм казанышлары музей экспозициясендә күрсәтелгән күренекле кешеләр арасында: музыкаль-җәмәгать эшлеклесе, җырчы һәм композитор Газиз Әлмөхәммәтов, дәүләт эшлеклесе Муллаян Халиков, хәрби җитәкче Муса Мортазин, дин эшлеклеләре Зәйнулла һәм Габдрахман Рәсүлевлар, күренекле дәүләт эшлеклесе һәм дипломат Кәрим Хәкимов та бар.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.