-18 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Шәхес
2 декабрь , 09:46

Кардәш халыклар аңа мең рәхмәтле

Мәшһүр тюрколог, фольклорчы, этнограф Әбүбәкер Диваевның тууына 170 ел  

Кардәш халыклар аңа мең рәхмәтле
Кардәш халыклар аңа мең рәхмәтле

Чит тарафлар халыкларының дәүләт корылышын, икътисадын ныгыткан, фәнен, мәгърифәтен, мәдәниятен, әдәбиятын күтәргән данлыклы якташларыбыз күп безнең. Урта Азиягә, Казахстанга гына түгел, хәтта югары цивилизацияле Европа илләренә китеп, андагы галимнәр белән бертигез дәрәҗәдә, кайвакыт алардан да уздырып хезмәт күрсәткән шәхесләребез! 1876-1933 елларда (57 ел!) казахларның, үзбәкләрнең, кыргызларның, каракалпакларның фольклорын, этнографиясен, тарихын, телен өйрәнүдә гаять зур эшләр башкарган профессор Әбүбәкер Диваев — шуларның берсе.

Тукай — зур шәхесләр авылы

Хәзерге Авыргазы районына керүче бу авыл Уфадан 50 чакрым көньякта урнашкан. Аны 1735 елда Сембер губернасы Токай авылының ясаклы татарлары килеп нигезләгән. 1762 елда бирегә хәзерге Борай районының Әҗәк авылыннан да бер төркем мишәр татарлары килеп утырган. Сембердән килгән татарларның бер өлеше 1816 елда моннан китеп, ерак та булмаган җирдә Куҗав авылын барлыкка китергәннәр. Тукай халкының уңдырышлы күп җирләрен Ушаков, Гауф фамилияле алпавытлар тартып алгач, 1842 елда крестьяннарның йөзгә якын гаиләсе Ырынбур далаларына чыгып киткән һәм анда да Тукай дигән авыл корган. Бу хәл хәзер Ырынбур өлкәсенең Александровка районына карый.


Авыргазыдагы 290 ел яшәп килүче Тукайның бер ярлы батрак гаиләсендә Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларының шанлы полководецы, генерал-лейтенант Якуп Җиһангир улы Чанышев туган. Бу авылның төп халкының байтагы элек-электән Диваев, Рәҗәпов дигән киң билгеле фамилияләрне йөртә. Совет чорында шундагы “Путь Ленина” колхозына озак еллар җитәкчелек иткән, сугышта һәм тыныч хезмәттә орденнар алган Җәвит Солтан улы Диваев, районның “Октябрь” колхозында республика күләмендә рекордлы уңыш үстергән агроном, Социалистик Хезмәт Герое Рәшит Мансур улы Диваев та — якташларының горурлыгы. Заманында авылда Нурмөхәммәт Габдулла улы Диваев мәдрәсә ачкан һәм укыткан. Соңрак әтиле-уллы Нурулла һәм Наил Диваевлар мәктәп директоры булганнар. Тукайдан күчеп утырган Абдрахман дигән бәләкәй генә авылда озак кына вакыт республикабызның эчке эшләр министры булып эшләгән генерал-лейтенант Рафаил Үзбәк улы Диваев туган. “Ташкент ягында да безнең нәселнең зур бер галиме эшләгән”, — дип күптәннән сөйлиләр иде Тукайдагы Диваевлар.


Әбүбәкер Диваев турында тәүге тулырак мәгълүмат миңа 1993 елның 23 апрелендә “Башкортостан” гәзите аша килеп иреште — анда Чимкент шәһәрендәге татар-башкорт иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Абдулла Батыршинның “Ватанында белмәсәләр дә...” дигән мәкаләсе басылды. “Пәйгамбәр үз илендә пәйгамбәр түгел”, ди халык. Чыннан да шулай бит ул”, — дип башлап китә автор. Үзе исән чагында ук Ленинград, Казан, Мәскәү, Төркестанның гыйльми даирәләренә яхшы таныш булган шәхес турында аның туган иле — Башкортстанда элек тә билгеле булмавына, хәзер дә бик аз белүебезгә көенә дә: “Кулымдагы мәгълүматларны файдаланып, якташларымны заманының искиткеч кешесе, соклангыч акыл иясе, зыялы галим Әбүбәкер Әхмәтҗан улы Диваев белән таныштырырга булдым”, — дип дәвам итә А. Батыршин.
Башкорт телендә нәшер ителүче басмаларда ХХ гасырның соңгы 7 елында аның турында язмалар байтак күренде. Монда, барыннан да элек, академик Гайса Хөсәеновның “Ватандаш” журналындагы (1998 ел) һәм “Ил азаматлары” китабындагы (1998 ел) очеркын күздә тотам. Язучы һәм галим Рәшит Шәкүр “Сыңрау торналар иле” китабында (1996 ел) Әбүбәкер Диваевка багышланган мәкаләсеннән соң якташыбызның тормышы, гыйльми эшчәнлеге турында бай библиографик белешмә дә китерә. Ватанында да беләләр аны хәзер, дип шатланып әйтергә була.
Телгә алынган язмаларда Әбүбәкер Диваевның туган җире Ырынбур шәһәре диелә. Бәлки шулай дип тә буладыр — әтисе Әхмәтҗан шунда хезмәт иткән бит. Әмма Тукай кешеләре бу мәгълүмат белән килешми, “ул безнең авылда туган”, диләр. Уйлап карасаң, ир белән хатын кайдадыр кунакта чакта бала туып, шул урынны аның туган җире дип гомерлек документына язылган очраклар бихисап ләбаса. Тукайда туып-үскән, Уфада яшәгән һәвәскәр тарихчы Рәшит Исмәгыйль улы Янгуразов миңа БРның Үзәк дәүләт архивындагы бер документның күчермәсен китерде. 1859 елның 6 июнендәге халык исәбен алу вакытында Тукай авылы буенча мәгълүматлар икән. Шуннан бер өзек:
“1. Шагимурат Фарукшата сын Диваев, походный старшина из мещеряков. В 1850 году было 46 лет. Умер в 1857 году.
2. Его сын Ахметзян, зауряд-хорунжий, топограф. В 1850 году было 22 года.
3. У Ахметзяна от первой жены сын Абубакир. В 1859 году было 4 года.
Игътибар итегез: “беренче хатыныннан” дигән ачыклагыч та бар монда.


Барлык затлы нәселләрнеке кебек, Диваевларның да тарихы, шәҗәрәсе тирәнтен өйрәнелгән, үз вакытында кәгазьгә төшерелгән. Социалистик Хезмәт Герое Рәшит Диваев өйләренә нәсел шәҗәрәсенең буыннан-буынга сакланып килгәнлеге һәм, кызганычка каршы, ул үзе армиядә чакта — сугыштан соң — борынгы язуларны саклаган кешеләрне төрмәгә утырталар икән, дигән кемнеңдер сүзенә ышанып, әниләре эштә чакта энекәшенең ихатага барлык иске кәгазьләрне чыгарып яндыруы турында кайгырып сөйләде. Әхмәтҗанның бертуган абыйсы Мостафаның патша Русиясе армиясендә генерал булуын һәм башка кайбер фактларны хәтерендә калганнар буенча бәян итте. Диваевлардан өч кеше 1937 елда репрессиягә эләкте, берсе дә кире кайта алмады, дип тә өстәде.
Рәшит Янгуразов исә тарихи мәгълүматларга таянып, Диваевлар тамырын тирәннән юллый. Аның язуы буенча, Казан юлының баш мишәр старшинасы Дивай Неваевның оныкларының берсе Ишмөхәммәт 1763 елда хәзерге Борай районының Әҗәк авылыннан китеп, Бозаязда (Кырмыскалы районы) нигезләнгән, аннары якындагы Тукайга күчеп килгән. Ишмөхәммәт армиядә поручик булган. Ике тапкыр аны Екатерина II кабул иткән, исеме язылган кылыч белән бүләкләгән. Хәзерге вакытта ул кылыч Салават Юлаевның Малаяздагы музеенда саклана.
Ишмөхәммәтнең биш улы арасында старшиналар да, дистанция начальниклары да булган. Бу аларга дворян титулын мирас буенча тапшыру хокукын биргән. Бер улы Фарукшат Диваев (1768-1819) беренче мишәр полкы составында 1812 елда Мәскәүне французларлан саклауда катнашкан һәм 1818 елга кадәр хәрби хезмәттә торган. Кутузов полк җитәкчеләрен якыннан белгән һәм тәртипле мишәр яугирләренең хезмәтен югары бәяләгән, диләр. Фарукшатның бер оныгы Әхмәтҗан Шаһиморат улы Диваев (1812 елгы) Ырынбурда Неплюев кадет корпусында һәм Казан гимназиясендә белем алган, аның хәрби белгечлеге — топограф. Башкорт-мишәр гаскәрендә төрле вазыйфаларда хезмәт иткән.

Юллар еракларга чакыра

1855 елның 6 декабрендә туган Әбүбәкер таланты, гыйлеме, эшсөярлеге белән Диваевлар нәселенең данын тагын да арттыра. Аның тормышын һәм эшчәнлеген Әхмәт-Зәки Вәлиди, Гайса Хөсәенов, Рәшит Шәкүр, Абдулла Батыршин язмалары буенча бәян итәм. Егет, әтисе эзеннән барып, Ырынбур Неплюев кадет корпусының Азия бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлап, 1876 елда Төркестанның Әүлия-Ата өязенә кече түрә (начальник ярдәмчесе) итеп җибәрелә. 21 яшьлек Әбүбәкер, гомум алганда, Токай (Сембер), Әҗәк (Борай), Тукай (Авыргазы) кешеләренә, аерым алганда, күп данлы шәхесләр биргән Диваевларга хас булганча эшкә үҗәтләнеп, намус һәм фидакарьлек белән тотына. 1881 елда аны Ташкентка Сыр-Дарья губернасының хәрби губернаторы кәнсәләренә хезмәткә күчерәләр. Төп-төгәл 30 елга сузылган хәрби хезмәт дәверендә якташыбыз Изге Анна, Изге Станислав, Фарсы Арысланы һәм Кояшы, Бохара Алтын йолдызы һәм башка орден-медальләр белән бүләкләнә. Гади халык тормышы белән бәләкәйдән үк таныш булган бу егет урыслар йогынтысында Төркестан халыкларының, атап әйткәндә, казахларның тормыш-көнкүреше бик тиз үзгәрә баруын күреп торган һәм яхшы аңлаган. Казахларның үзаллы мәдәнияте, йолалары, гореф-гадәтләренең шулай ук тиз югала, онытыла баруына да җаны көйгән. Һәм шушыларның кайберләрен генә булса да саклап калу, киләчәк буыннарга җиткерү өчен бөтен көчен салып эшкә тотынырга карар иткән. Аның хыял-омтылышларының турыдан-туры җитәкчеләренеке белән туры килүе шулай ук шатлыклы хәл.


Әбүбәкер Диваев 1906 елда штабс-ротмистр дәрәҗәсендә отставкага чыгып, арытабангы гомерен тулысынча гыйльми-тикшеренү эшләренә багышлый. Дөресрәге, фольклор, этнографик материаллар җыюны ул 1880 елда ук башлап җибәрә. Махсус академик белеме булмаса да, урындагы халыкларның телен тиз һәм яхшы өйрәнгән бу якташыбыз шәһәрләрдә һәм төпкел авылларда йөргәндә һәр уңайлы очракны халык иҗаты энҗеләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, җыр-моңнарын, гыйбрәтле хикәяләрен, тапкыр әйтемнәрен туплау өчен файдалана. Ишеткәннәренең бөтенесен дә язып ала, кулъязмаларны сорап алып кайта. Тапканнарының барысын да тәртипкә китерә, билгеле бер системага сала, басмага әзерли. Тәүдәрәк әле Ә. Диваев ниндидер бер анык кына юнәлештә эшләми. Ул җыйган материаллар арасында гореф-гадәтләр, ырым-ышанулар, йолалар, архитектура истәлекләре, хуҗалык итү һ.б. сурәтләнгән язмаларны очратырга мөмкин. Аның хезмәтләреннән этнограф та, тарихчы да үзе өчен бик күп мәгълүматлар таба торган булган. Төрки телләрен, урыс телен бердәй камил белгән якташыбыз язып алган материалларын җирле халыкларның үз телләрендә генә түгел, беренче чиратта, урысчага тәрҗемә итеп, баш сүз, аңлатмалар язып, урыс матбугатында төп нөсхәсе белән бастырып чыгару хәстәрен күрә.

Гыйльми эштә – яңа баскыч

Сыр-Дарья өлкәсе генерал-губернаторы Николай Гродеков 1884 елдан алып казах белән кыргыз халыкларының кабул ителгән традицион хокук кануннары буенча мәгълүматлар тупларга карар итә. Максаты — шушында яшәгән бу ике милләт вәкилләренең гамәлдәге юридик хокук йолалары җыелмасын төзү. Болардан тыш, генерал-губернаторның кайбер хезмәткәрләре бу халыкларның йолалары, гореф-гадәтләре, хорафатлары хакында телдән мәгълүматлар, кулъязмалар, тарихи риваятьләр җыярга тиеш була. Әлбәттә инде, чиновниклар арасында безнең якташ иң кулайлысы булып чыга. Бу шөгыль аның хезмәт вазыйфасының бер өлешенә кертелә. Шулай аңа фәнгә ныклабрак аяк басарга, ил өйрәнүче галимнәр, Көнчыгыш белгечләре белән якыннан танышырга һәм бергәләп эшләргә мөмкинлек бирелә. Әбүбәкер Диваев тәүдә Владимир Наливкин төзегән мәгълүматлар туплау программасы белән танышып чыга. Аннары филолог һәм тарихчы Александр Вышнигорскийның бу тема буенча җыйган язмаларын күздән кичерә. Үзе соңрак шушы тюркологлар киңәше белән Төркестандагы төрки халыкларының этнографиясе буенча тематикасын һәм эшләү ысулларын төзи. Ягъни яшь белгеч фәндә мәгълүматларны ничек җыю, системага салу, эшкәртү принципларын билгеләү белән шөгыльләнә, гыйльми-тикшеренү, гомумиләштерү эшләренә тәүге адымнарын атлый. Владимир Наливкин, Александр Вышнегорский белән бергә эшләү, хезмәттәшлек итү дә якташыбызның фәнгә кереп китүендә дә мөһим урын тота.


Кызганычка каршы, Әбүбәкер Әхмәтҗан улының баштарак язган куен дәфтәрләре сакланмаган. Галимнәр аның тәүге язмаларының берничә үрнәген Мәскәүнең Тарих музее фондыннан Николай Гродековның архив материаллары арасыннан табып алган.
Әбүбәкер Диваев барлыгы 26 матбугат басмасы белән хезмәттәшлек иткән. Урыс телендә чыкканнардан, мәсәлән, “Туркестанские ведомости”, “Руский Туркестан”, “Окраина”, “Туркестанский курьер” гәзитләре, “Этнографическое образование” журналы, “Средняя Азия” альманахы, “Записки Восточного отдела Русского археологического общества”, “Ученые записки Казанского университета” гыйльми басмалары аның каләме астыннан чыккан хезмәтләрне көтеп алган. Галимебезне кардәш төрки халыкларының, аеруча ул чакта әле күчмә көнкүреш элементларын нык саклаган казахларның язмышы, үзенчәлекле фольклоры, йолалары, гореф-гадәтләре берчә сокландырган, берчә уйландырган, берчә борчыган. Телгә алып үтелгән журналда 1908 елда, мәсәлән, ул болай дип яза: “Гомумән, әгәр казах күчмә көнкүреше белән кызыксынганда, этнография буенча моңача матбугатта һич күренмәгән гаять күп кыйммәтле һәм кызыклы мәгълүматлар табып була. Ә бит бөтен бу мәгълүматларның, хәтта казах поэзиясенең зур өлешенең якын киләчәктә мәңгегә югалуы, онытылуы бар”.
Шуңа да ул кардәш халыкның тере хәтерен, рухи хәзинәсен саклап калу, киләчәк буыннарга җиткерү өчен бөтен көчен салгандыр. Кышлактан кышлакка, авылдан авылга, җәйләүдән җәйләүгә йөреп, 4-5 ел эчендә генә дә ул казах, үзбәк, кыргыз халыкларының гаҗәп бай фольклор һәм этнография материалларын җыеп туплап өлгерә. Айларга сузылган ерак сәфәрләрдән халыктан, аеруча билгеле акыннардан, җыраучылардан дистәләрчә өләңнәр, әйтеш, әйтем, әкият, хикәят, риваятьләр язып ала, фольклор, этнография, әдәбият язмалары белән тулы кулъязма китаплар алып кайта. Болардан Диваевның үзе тарафыннан сайлап алынган бер өлеше генерал-губернаторның 1889 елда Ташкентта бастырган “Н. И. Гродеков. Киргизы и каракиргизы Сыр-Дарьинской области, том 1” дигән китабында дөнья күрә. Калган зур өлеше арытабангы елларда җыелган материаллар белән бергә 1891-1907 еллар дәвамында аллы-артлы чыгып килгән “Сборники материалов для статистики Сыр-Дарьинской области” дигән җыентыкларда басыла.


1918-20 елларда Әбүбәкер Әхмәтҗан улы — Ташкентта Урта Азия дәүләт университетын һәм Көнчыгыш институтын оештыручыларның берсе. Шуларда — төрки телләр һәм этнография буенча укытучы, профессор. Төркестан ил өйрәнү музеенда — археология һәм этнография бүлеге мөдире. 1921 елның башында ул янә Төркестан республикасы Мәгариф комиссариаты карамагындагы Кыргыз (Казах) гыйльми комиссиясе әгъзасы итеп тәгаенләнә. Шулай итеп ул кафедраларга җитәкчелек итү, этнографиядән, телдән лекцияләр уку белән бергә, фольклор һәм этнография экспозицияләре программаларын төзү, энциклопедияләрне оештыру, җыеп алып кайткан материалларны эшкәртү кебек эшләрне дә берьюлы алып бара. Шулардан 1920-21 елларда Сыр-Дарья һәм Җидесу өлкәләренә үзе оештырган һәм җитәкләгән ике зур гыйльми экспедиция иң уңышлысы һәм материалларга иң бае. Аннан ул ике мең ярымнан артык кулъязма бит алып кайта.

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Күп кенә фән һәм әдәбият эшлеклеләреннән аермалы буларак, аңа исән чагында ук хезмәтенең хөрмәтен тату бәхете тия. Хезмәтләре Казан һәм Мәскәү, Ырынбур һәм Ленинград, Ташкент һәм Алма-Ата галимнәре тарафыннан югары бәһалана һәм нәшер ителә. Үзе Русия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Казан университетының археология һәм этнография, Мәскәү университетының антропология һәм этнография җәмгыятьләре әгъзасы итеп сайлана.
1923 елның мартында Урта Азиянең — ул чактагы Төркестан республикасының гыйльми җәмәгатьчелеге Әбүбәкер Диваевның фәнни эшчәнлегенең 40 еллык юбилеен тантаналы билгеләп үтә. Аның исеменә СССРның төрле тарафларыннан, шул исәптән Башкортстаннан котлау телеграммалары килә. Төркестан республикасы бу уңайдан Әбүбәкер Диваевның исемен мәңгеләштерү турында карар итә. Анда Урта Азия ил өйрәнү музеенда Диваев исемендәге бүлек ачу, галимнең хезмәтләрен туплап бастырып чыгару, гаиләсенә гомерлек пенсия тәгаенләү һәм Ташкентның Бакча урамындагы галим 36 ел яшәгән йортны гаиләсенә бирү чаралары күрелә.


Әбүбәкер Әхмәтҗан улы башкарган зур эшләр һәм аның бай мәгълүматлы басма материаллары урыс җәмәгатьчелегенең, бигрәк тә галимнәренең игътибарын тартмый калмаган. В. Бартольд, В. Радлов кебек академиклар, Н. Катанов, А. Липковский кебек профессорлар аның хезмәтләрен матбугатта югары бәһалап чыга. В. Радлов 1894 елда ук әле “Живая старина” журналында “Ә. Диваевның мәкаләләре яңалыгы һәм оригинальлеге белән бигрәк тә этнографның зур игътибарына лаек”, дип яза. В. Бартольдның түбәндәге сүзләре бар: “Кыргызларның тормыш үзенчәлекләреннән һәм халык иҗатыннан Диваев әфәнде тарафыннан безгә җиткерелгән үрнәкләр урындагы зыялыларны күчмә халыклар гореф-гадәтләре белән таныштыруда чиктән тыш мөһим генә түгел, шулай ук Урта Азия тарихы белән кызыксынучылар, фольклорны яратучылар өчен дә бик күп һәм яңа кызыклы нәрсәләр бирә... Диваев әфәнде шул кызыклы эчтәлекле материалларны талантлы итеп аңлата да” (1896 ел).
Башкортстаныбызның нәкъ уртасында туып-үскән тагын бер мәшһүр шәхес — татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов та якташ (райондаш!) галимнең хезмәтләре белән ярыйсы таныш булган, аларны телгә алган. Мәсәлән, тугандаш татар һәм казах телләренең якынлыгы, бер-берсен баетуы турындагы мәкаләдә (1926 ел) болай дип яза: “Казах халкының бай әдәбияты безгә бик нык йоккан. Әгәр дә без Әбүбәкер Диваевның басылып чыккан материалларын гына карасак та, татарда шуның охшашлыкларын күп табарбыз”.
Әбүбәкер Диваев 1933 елда 78 яшендә Ташкентта вафат булган һәм шунда җирләнгән.

Фәрит Фаткуллин,
Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас