Ул аларны аэропортта каршы алуларын социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә күрсәтте.
«Аэропортта Индираның әти-әнисен каршыладык. Без аларны беренче тапкыр чит илдә гаилә белән ял итәргә Мисырга җибәргән идек. Әбинең Төркиядә булганы бар, ә бабай беренче мәртәбә чит илгә барды. Пенсиядә аларга дөнья күрү өчен мөмкинлек тудыра алуыбызга шатбыз. Югыйсә алар бит гомере буе эшләгән, авылдан башка җир күрмәгәннәр», – дип язган ул.
Видеода әбисе аңа рәхмәт белдерә.
Индираның әнисе белән әтисе 44 ел бергә яши икән инде.