Илле елга якын хезмәт стажына ия данлыклы педагог, мәгариф ветераны, Балтач районының мәгариф бүлеген унсигез ел дәвамында үрнәкле итеп җитәкләгән оста оештыручы, Башкортстанның атказанган укытучысы, РСФСРның һәм БАССРның халык мәгарифе отличнигы, “Почет билгесе” ордены, СССРның һәм Русиянең дистәгә якын медале иясе, Балтач районының шәрәфле шәхесе Мөниров Яхия Ногман улына багышланган әлеге язманы 25 ноябрьдә аның 93 яшьлек туган көнендә бастырырга ниятләгән идек. Ни аяныч, утны-суны кичкән хөрмәтле мәгариф ветераныбыз әлеге көнгә кадәр яши алмады, 7 ноябрьдә бакыйлыкка күчте... Тәкъдир шулай кушкан күрәсең, язманы Яхия Мөнировның вафатына 40 көн тулу уңаеннан бирергә туры килә...
Кызганыч, узып баручы ел шәхсән үзем өчен дә, “Кызыл таң” гәзите өчен дә бик күп югалтулар алып килде. Май аенда озак еллар бергә кара-каршы утырып эшләгән өлкән хезмәттәшем, гәзитебезнең үз хәбәрчесе Идрис Сәегтгалиев, июньдә газиз әтием һәм даими авторыбыз Камил Фазлетдинов, сентябрьдә “Тулпар” журналының алыштыргысыз рәссамы Искәндәр Нигъмәтҗанов, октябрьдә редакциябезнең якын дусты булган галим-остаз, хуҗалык җитәкчесе Зифкать Сәетгалиев һәм менә хәзер алар артыннан Яхия Мөниров бакыйлыкка күчте. Гүя бер мизгелдә ниндидер давыл, гарасат тормышны шаулатып торган төз имән урманын, җәмгыятьне тотып торган имән баганаларны кырып, аударып салды...
Әйе, алар барысы да тормышта юл күрсәтүче маяк, төпле киңәшләре белән сабак бирүче остаз, нинди очракта да аңлаучы һәм яклаучы якын кешеләр һәм җан дуслар иде... Кызганыч, аларны инде беркем дә алыштыра алмый... Күңелдә фәкать алар хакында якты хәтер һәм үзләренә һәйкәл булырлык җәмгыять мәнфәгатендә кылган күпсанлы эшләре калды.
Бу җәһәттән Яхия Ногман улы Мөнировның бай хезмәт биографиясе дә бик күп данлыклы сәхифәләр, Балтач районы һәм гомум республика мәгарифе үсешендә илкүләм яңгыраш алган зур казанышлар, төбәк тарихы буенча саллы хезмәтләр белән сугарылган.
Яхия Мөниров 1932 елның 25 ноябрендә Башкортстанның Балтач районы Түбән Карыш авылында дөньяга килә. Аңа сигез яшь булганда әтиләре Ногман ага фаҗигале вафат була, шул рәвешле берсеннән-берсе кече өч бала әниләре белән генә калган гаиләгә Бөек Ватан сугышы чорының барлык ачысын да, җәбер-золымны да тулысы белән татырга туры килә. Шулай булуга карамастан, сынмый-сыгылмый мәгърифәтчеләр нәселенең дәвамчылары булган Мөнировлар – барысы да укып, югары белем ала!
1958 елда Бөре педагогия институтын яхшы билгеләргә тәмамлап, яшьлек һәм хезмәт дәрте ташып торучы, студент елларыннан ук үзен талантлы оештыручы, лидер итеп таныткан Яхия Мөнировны туган төбәге Балтач районының Зиләзекүл җидееллык мәктәбенә директор итеп тәгаенлиләр. Әйтергә кирәк, хезмәт юлының башында ук Яхия Мөниров үзен талантлы педагог, таләпчән һәм булдыклы җитәкче итеп таныта. Кыска гына вакытта аның җитәкчелегендә мәктәп бинасына капиталь ремонт үткәрелә, аның ихатасы коймалап алынып, биредә яшелчә, җиләк-җимеш бакчасына нигез салына. Укыту процессына үз һөнәренең осталары булган талантлы мөгаллимнәр җәлеп ителә, заманча техника, тиешле әсбаплар белән җиһазландырылган яңа кабинетлар булдырыла. Нәтиҗәдә, укучыларның белем сыйфаты яхшыра, Зиләзекүл мәктәбендәге тәҗрибә белән исә башка коллективлар да кызыксына башлый.
Моны күреп район җитәкчелеге, биредәге алдынгы тәҗрибәне барлык район мәктәпләренә дә тарату максатында булса кирәк, булдыклы, яшьлек дәрте ташып торучы җитәкчене 1962 елда мәгариф бүлеге мөдире вазыйфасына тәгаенли. Әйтергә кирәк, Балтач һәм Борай районнары берләштерелү сәбәпле, Шавъяды мәктәбенә директор итеп күчерелгәнгә кадәр, бу вазыйфада бер ел эшләү дәверендә дә Яхия Мөниров республикада киң билгелелек яулап, мәгариф күгендә янә бер тапкыр чагу йолдыз булып балкырга өлгерә. Эш шунда, 60нчы еллар башында республикада барлык балаларга да сигезьеллык белем бирүгә күчү бурычы куела. Тиешле вакытта бу бурыч Балтач районында гына үтәлә. Ахырда балтачлылар тәҗрибәсе КПСС Өлкә комитеты бюросында хуплау таба, Яхия Ногман улы исә әлеге юнәлештәге алдынгы эш тәҗрибәсе турында укытучыларның август киңәшмәсендә күләмле доклад белән чыгыш ясый.
Аз гына читкәрәк китеп, шуны да әйтеп узыйм: Яхия Мөнировның КПССның Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре Зыя Нуриев шәхсән үзе хуплаган әлеге чыгышы соңыннан мәкаләләр рәвешендә бастырыла, радио-телевидениедә яңгыратыла. Бу үз чиратында Яхия Мөнировның алтмыш елдан артык дәвам иткән киңкүләм мәгълүмат чаралары, шул исәптән “Кызыл таң” гәзите белән тыгыз хезмәттәшлегенә, дуслыгына да ныклы нигез сала.
Әлбәттә, Яхия Мөнировның район мәгариф бүлеге мөдире вазыйфасында да, Зиләзекүл һәм Шавъяды мәктәпләре җитәкчелегендә дә үрнәкле эшчәнлеге нәтиҗәсез генә үтми. Дәүләт тарафыннан аның бу чордагы югары казанышлары Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы һәм “РСФСРның мәгариф отличнигы” билгесе, КПСС Өлкә комитетының Мактау грамотасы белән хөрмәтләнсә, икенче яктан, аңлашыла, җитәкчелек баскан урынында ут уйнаткан, төпле, эзлекле, булдыклы җитәкче кадрга тагын да җаваплырак вазыйфа бурычлары әзерли. Башкача әйтсәк, Балтач төбәгендә мәгариф киләчәген, аның алгарышлы заманча үсеш баскычларын, шул рәвешле әлеге алдынгы тәҗрибәне республика күләмендә эшкә кушу үрнәкләрен нәкъ аның йөзендә күрә. Бәлки, нәкъ шуңа күрә дә 1969 елда Балтач районы яңадан тергезелгәч, мәгариф бүлеге мөдире итеп берсүзсез Яхия Мөниров тәгаенләнә.
Әлбәттә, әлеге карардан җитәкчелек тә, район халкы да, һичшиксез, ота. Чөнки әлеге вазыйфада 18 ел эшләү дәверендә Яхия Мөниров, район һәм тармак җитәкчелеге белән берлектә, әлбәттә, район мәгарифе өлкәсендә чын-чыннан инкыйлаб ясап, аны нигездән үзгәртеп корырга һәм бөтенләй яңа дәрәҗә үсеш баскычына чыгаруга ирешә. Язганнарыбыз нигезле булсын өчен, аны тәгаен саннар, мисаллар белән ныгытыйк.
Бары тик 1970-85 елларда гына да районда 31 мәктәп, аларга 9 янкорма, янә шулкадәр ашханә, 6 остаханә, 9 интернат, 11 балалар бакчасы, укытучылар өчен 48 фатир төзелеп файдалануга тапшырыла. Нәкъ әлеге колачлы төзелешләр нәтиҗәсендә 1985 елга балаларның 94 проценты бер сменада укый, 6 яшьтәгеләр әзерлек сыйныфларына йөри башлый.
Әйткәндәй, Яхия Мөниров башлангычы белән Балтач районы КПСС Үзәк Комитетының һәм СССР Министрлар Советының “Яшьләрнең гомуми урта белем алуына күчүне тәмамлау һәм урта белем бирү мәктәпләрен арытаба үстерү турында” карарын да илдә иң беренчеләрдән һәм үрнәклеләрдән булып тормышка ашыра. 1974-75 уку елына әзерлек һәм әлеге карарны тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча район РСФСР Мәгариф министрлыгының күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнә. Ә 1983 елда Балтач районы СССР Мәгариф министрлыгының күчмә Кызыл Байрагына лаек була.
Укыту процессында белем сыйфатын үстерү белән беррәттән, хезмәт тәрбиясенә, эшче һөнәрләрне пропагандалауга да зур игътибар бирелә. Бу максатта барлык урта мәктәпләрдә дә ике-өч хезмәт кабинеты оештырыла. 12 мәктәптә – тракторчылар, 2 мәктәптә – водительләр, 8 мәктәптә – терлекчеләр, 1 мәктәптә төзүчеләр әзерләнә. Бу максатта 20 трактор, 16 машина, тагылма инвентарь сатып алына, трактордром төзелә, укучылар арасында җир сөрүчеләр, савучылар, яшелчә, чәчәк үстерүчеләр ярышлары оештыру матур традициягә әверелә. Әлеге эшчәнлекнең анык нәтиҗәләре: 1982-84 уку елларында район мәктәпләреннән 996 укучы аттестат белән бергә тракторчы-машинист, 218е – шофер, 278е – терлекче, 518е – яшелчәче, 21е төзүче таныклыгы алып чыга.
Укыту процессында белем бирү сыйфатын иң югары дәрәҗәгә күтәрү максатын куйган Яхия Ногман улы 1985 елга район мәктәпләрен педагогик кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен дә тулысынча хәл итүгә ирешә. Аерым игътибарны ул башлангыч мәктәпләрне һәм сыйныфларны югары әзерлекле укытучылар белән тәэмин итү мәсьәләсенә юнәлтә. Биредә иҗади эшләүче укытучылар махсус рәвештә сайлап алына, алар өчен семинарлар, педагогик укулар даими үткәрелә. Күрелгән чаралар, үз чиратында, районда белем бирү сыйфатын сизелерлек күтәрү мөмкинлеге бирә. Үзгәртеп корулар чоры башлануга укучыларның өлгереше 99,9 процентка җитә!
Хезмәт юлының тәүге чорында үзе нигез салган мөһим башлангычларны дәвам итү һәм үстерү җәһәтеннән дә район мәгариф бүлеге мөдире Яхия Мөниров зур эш башкара. Әйтик, Шавъяды сигезьеллык мәктәбендә директор булып эшләгәндә ул тәүге тарих-туган якны өйрәнү музее оештырган булса, хәзер аларның саны районда унбергә җитә һәм музейларның барысы да паспорт ала. Яхия Ногман улының икенче башлангычы – урта һәм сигезьеллык мәктәпләр каршында педагогик белем бирүнең халык университетлары оештырыла. Бу җәһәттән район республика конкурсында беренче урынга чыга һәм БАССР Мәгариф министрлыгының күчмә Кызыл Байрагы, РСФСР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ә Сәйтәк мәктәбе әлеге юнәлештәге эшчәнлеге өчен СССРда беренче урынга чыга.
Гомумән, Яхия Мөнировның мәгариф бүлеге мөдире вазыйфасындагы ике дистә елга якын хезмәт дәверен район мәгарифе үсешендә алтын чор буларак карарга мөмкин, чөнки нәкъ шушы елларда Балтач районы мәгарифнең барлык юнәлешләре буенча да республикада әйдәүче төбәккә, алдынгы педагогик тәҗрибә үзәгенә әверелә.
Шушы урында барлык гомерен район мәгарифенә багышлап, анда чын мәгънәсендә бер чор, дәвер булдыруга ирешкән, югары казанышлары республика, ил күләмендә киң танылу алган хезмәт кешесе турында язманы тәмамларга да булыр иде.
Әмма Яхия Мөниров белән булган очракта түгел.
1996 елда Балтач районы хакимияте башлыгы итеп тәгаенләнгән Айрат Мәгъзүмов кечелеклелек белән остазы, хаклы ялдагы ветеран-укытучы Яхия Мөнировны үзе янына чакырта. Сөйләшү озак була. Хәер, башкача ничек булсын инде! Илдә барлык тармакларда да хаос хөкем сөрә. Хәзер килеп ул пычрак кулы белән мәгариф тармагының да муеныннан алырга омтыла. Тәртипсезлек, анархия, җинаятьчелекнең мәктәпләргә үтеп керү очраклары турында әледән-әле ешрак ишетелә. Өстәвенә, дөнья күләмендә югары бәһаланучы совет мәктәбе системасын юкка чыгару бара. Боларга бернинди хәл-шартларда да юл куярга ярамый, һич тә югы Балтач төбәгендә... Хакимият башлыгы сүзне шундыйрак юнәлештә алып бара һәм ил мәгарифендәге хәлләр өчен җаны болай да әрнегән ветеран-педагогны районның башкаларга юнәлеш күрсәтүче иң зур 1нче Иске Балтач урта мәктәбенә директор булып барырга күндерә.
1200 бала белем алучы, 100дән артык педагог эшләүче мәктәпне кулга алу Яхия Ногман улы өчен ул катлаулы чорда җиңел булмагандыр, иллә мәгәр ул бу юлы да йөкләтелгән бурычны иң югары дәрәҗәдә башкарып чыга.
Беренчедән, мәктәп бинасына капиталь ремонт үткәрелә, ә аның территориясе зәвык белән бизәлеп, заманча төзекләндерелә. Икенчедән, белем бирү учреждениесенең матди-техник базасы күзгә күренеп яхшыра. Үзгәртеп кору чорында онытылып калган хезмәт тәрбиясе тергезелә. Бу максатта дистәдән артык агач эшкәртү станогы белән коралландырылган мәктәп остаханәсе, кызлар өчен хуҗалык эшләренә өйрәтү кабинеты булдырыла. Икенчесендә заманча 22 данә тегү машинасы урын ала. Янә килеп, заманча җиһазландырылган 28 укыту классы, 2 информатика кабинеты оештырыла. 31 заманча компьютер һәм оргтехника белән коралланган кабинетлар районда беренчеләрдән булып глобаль челтәргә тоташтырыла. Өченчедән, мәктәп районда гына түгел, республикада да тәүгеләрдән булып профильле укыту методикасына күчә. Атап әйткәндә, мәктәп физика-математика һәм химия-биология юнәлешендәге сыйныфлар булдыра. 2002 елдан башлап исә мәктәп иң сәләтле укучыларны лицей сыйныфларында да әзерли башлый. Бу максатта укыту процессына Бөре педагогия һәм Башкортстан Мәгарифне үстерү институтларыннан да галимнәр җәлеп ителә. Мәктәпне һәм лицей сыйныфларын тәмамлаучылар югары белем сыйфаты белән сөендерә.
Арытаба мәгариф системасында инновацион эшчәнлекне үстереп, Яхия Мөниров мәктәптәге укыту процессына җитәкчелек итү өчен Бөре педагогия институты галимнәре белән берлектә 5 кафедра – гамәли математика, филология, гомум дисциплиналар, эстетик цикл һәм башлангыч сыйныфлар кафедраларын оештыра. Шушында ук әлеге кафедралар җитәкчеләре белән берлектә укучыларның гыйльми җәмгыяте эшли башлый. Бу исә мәктәптә белем бирү сыйфатының тагын да югарырак баскычка күтәрелүе, укучыларның республика һәм ил күләмендәге мәртәбәле бәйгеләрдә тагын да югарырак уңыш-казанышлары белән билгеләнә. Мондый эшчәнлекнең нәтиҗәсе – Яхия Мөниров җитәкчелек иткән чорда 1нче Иске Балтач урта мәктәбе барлык позицияләр буенча да районда янә беренче баскычка күтәрелә, аның укучылары исә белем сыйфаты буенча да, һөнәри осталык ягыннан да, тәртибе, мораль-әхлакый, тотрыклылыгы белән дә башкалардан сизелерлек аерылып тора. Кыскасы, бүген Хөкүмәт җитәкчелеге, Мәгариф министрлыгы тармак алдында билгеләгән мөһим бурычларны Яхия Мөниров 1нче Иске Балтач урта мәктәбе мисалында әле 2000 елларда ук тормышка ашыра!
Ун ел дәвамында директор вазыйфасында 1нче Иске Балтач урта мәктәбен республика, ил күләмендә югары баскычка күтәреп, 2006 елда 74 яшендә хаклы ялга чыкканнан соң да үз Ватанының һәм туган төягенең чын патриоты Яхия Ногман улы кул кушырып утырмады. Соңгы көннәренә кадәр туган төяге – Балтач районының Түбән Карыш авылы тарихы, аның данлы шәхесләре, нәсел шәҗәрәсе, гомумән, Башкортстан җирлегенә бәйле тирәнтен эзләнүләрдә булып, улы Ильяс Мөниров белән берлектә дистәгә якын саллы хезмәт бастырды. Ә инде Мөнировларның Түбән Карыш авылының 1650 елдан алып бүгенге көнгә кадәр бай тарихын үз эченә алган Мәскәүдә дөнья күргән соңгы хезмәтләреннән булган саллы китабы чын мәгънәсендә туган авылларына рухи һәйкәл булып тора!
Бу җәһәттән Яхия Ногман улы агымдагы елда да улы Ильяс Мөниров белән гаять зур хезмәтләр башкарырга өлгерде. Аерым алганда, алар туган төяге Балтач районының Түбән Карыш авылына һәм төбәгебез тарихына багышланган “История созидателей на службе” Отечеству и вере” циклын дәвам итеп, Мәскәүдә янә өч китап бастырды. Аларның “Духовные истоки земли родной” дигән исем астындагысы Башкортстан җирлегендә, шул исәптән Балтач төбәгендә Ислам тарихына багышланса, “Карыш” китабында нигездә, Яхия Мөнировның истәлекләре урын алган. Ә инде “Министр – ветеран Великой Отечественной войны” дигән хезмәт Башкортстанның данлыклы мәгариф министры һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Сабир Җиһаншинга багышлана. Китап Сабир Шәяхмәт улының тууына 100 ел тулу уңаеннан әзерләнгән.
Яхия Ногман улы басмабыз белән дә соңгы көннәренә кадәр тыгыз бәйләнештә булды. Бу җәһәттән соңгы елларда гына “Кызыл таң” гәзите битләрендә берничә санда Яхия Мөнировның “Илнең шанлы тарихында нәселем яралары...”, “Танып аны диңгезгә илтте!”, “Каһарманлык – каныбызда!” кебек тирән патриотизм, Туган илгә сөю белән сугарылган саллы язмалары дөнья күрде. Шушы цикллары һәм башка тирән эчтәлекле мәкаләләре өчен ул берничә тапкыр “Кызыл таң” гәзитенең ел лауреаты” исеменә һәм Рәхмәт хатларына лаек булды.
Әйе, Яхия Мөниров остазларның остазы булган олуг педагог кына түгел, Ватанның чын каһарманы, бар асылы, гамәлләре, эшчәнлеге һәм тормыш рәвеше белән ватанпәрвәрлек үрнәге дә иде! Мәгарифне әйдәүче йолдыз да, җәмгыятебезнең чын имән баганасы, рухи калканы да иде ул! Һәм ул мәңгегә безнең йөрәкләрдә шулай булып калачак! Тыныч йокла, урының җәннәт түрләрендә булсын, хөрмәтле остазыбыз!
Илдар Фазлетдинов,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.