Аның тормышы мавыктыргыч романны хәтерләтә, анда төп герой – мәңгелек эзләнүче, ә сюжет борылышларын язмыш үзе яза. Зиф Имамов журналист кына түгел иде. Ул биографиясе тулы бер чорның һәм туган ягының җанлы елъязмасына әверелгән каләм иясе булды. Быел декабрьдә аңа 85 яшь тулыр иде.
Беренче тапкыр мин аның турында очраклы рәвештә генә Дүртөйле районы гәзитенең хатлар бүлеге мөдире Саҗидә Арслановадан ишеттем. Ул хезмәттәшләренең уңышларына һәрвакыт ихлас күңелдән, аналарча сөенә иде. Бервакыт сөйләшеп торганда Зиф турында сүз чыккач, аның йөзе яктырып китте.
– Ах, безнең Зиф! – дип җанланды ул. – Ул – ачык күңелле кеше. Һәм аның иҗаты да күңел җылысы белән сугарылган. Аның әнисе турында искиткеч, бик җылы сурәтләмә язганын хәтерлим. Ул әнисе белән бик горурлана, аңа табына иде. Әтисен хәтерләми. Гаилә башлыгы фронтта улы бик кечкенә чакта һәлак була.
Саҗидә Габсәләм кызы, Зифне генә түгел, сугыш чорындагы вакыйгаларны да искә төшергәндәй, бераз тәрәзәгә карап торды.
– Ул сурәтләмәдә бер вакыйга бар иде, – дип дәвам итте ул. Чатнама суык кыш. Зиф бик каты авырып китә. Кырык градус салкын, үзәк өзгеч җил. Ә аларга район үзәгенә, дәваханәгә барырга кирәк. Әнисе, әле бөтенләй яшь кенә хатын, аны утын ташый торган агач чанага утыртып, үзенең бердәнбер мамык шәленә төрә, ә үзе ертык фуфайкада. Көрт салган җирдән ун километр чамасы атларга кирәк. Чана әледән-әле карга төртелә, бер яктан икенче якка ава... Ул, улын күтәреп алып, өстендәге карын кагып, шәлен төзәтә дә, аны тагын чанага салып, алга таба атлый. Үзе бозга ката, авыр сулый, ә куллары бауга ышкылып канга бата. Анага моның өчен нинди көч кирәк булганын бер Ходай гына белә...
Саҗидә ханымның тавышында яшь анага теләктәшлек кенә түгел, ә аның рухи көченә тирән ихтирамы, соклануы да сизелә иде.
– Ә иң мөһиме нәрсә икәнен беләсеңме? – дип сорады ул, уйларыннан кире кайтып. – Зиф бу хакта үзен кызганып түгел, ә әнисенә карата ихтирам белән, зәмһәрир салкыннан да көчлерәк ана мәхәббәтенә олы хөрмәт белән язган иде. Бу сыйфат соңыннан аның үзендә дә күренде – шул ук чыдамлык һәм шул ук җылылык. Әйтерсең лә ул ана мәхәббәтен гомере буена саклап килә һәм соңыннан аны үзенең очеркларындагы геройларына бүләк итә.
Бу – кыска фикер, улын коткару өчен җил-буран белән көрәшүче ана образы минем өчен Зиф Имамовны аңлауга ачкыч булды. Соңрак, аның эшләре белән танышканда, мин һәркайда әлеге вакыйганың чагылышларын күрдем: гади кешегә, аның чын батырлыгына игътибар, ялганны кабул итмәү, һәм йөрәккә үтеп керүче, газаплы кешелеклелек. Аның таланты кайчандыр әнисе аның хакына ерып барган карлы буранда үскән. Һәм ул гомер буе шул батырлыкка лаек булырга тырышты.
...Саҗидә Габсәләм кызын рак рәхимсез рәвештә “ашый” иде. Без хезмәттәшем Ришат Ситдыйков белән дәваханәгә аның хәлен белергә бардык. Иң беренче чиратта ул редакция эшләре белән кызыксынды. Хушлашканда:
– Гәзитебезнең яшь кадрлар белән тулылануына шатмын. Һәм Зифнең гәзиткә кайтуы бик яхшы...
Шулай итеп, без район басмасы хезмәткәрләренә әверелдек. Миңа бәхет елмайды: без бер кабинетта утырдык. Мин аның өстәле артында ничек эшләп утыруын хәтерлим: ул язу гына түгел, булачак гәзит битләрен дә үзе оста итеп формалаштыра, мәкаләләренә мавыктыргыч баш исемнәр уйлап таба иде. Гәзит чыгаруның мондый заманча ысуллары бездә булса да, бик сирәк кулланыла иде. Әмма барыннан да бигрәк мәкаләләренең эчтәлек дәрәҗәсе тәэсирләндерде: тирән аналитика, шәхсидән гомумигә эзмә-эзлекле бара белү. Бу безнең барыбыз өчен дә, яшьләр өчен дә югары пилотаж мәктәбе иде. Ул килгәч, гәзит күзгә күренеп үзгәрде, полиграфия бизәлешенең җәлеп итүчәнлеге артты, ә материаллар кызыклыга әверелде. Без аның тәкъдиме белән тулаем басма һәм аерым журналист язучы өчен бик начар бертөрлелеккә, шаблонннарга чын сугыш игълан иттек.
Кайчакта командировкадан кайткач, үз эченә бикләнә иде. Шулай бик озак утыра, уйларына бирелеп, арлы-бирле йөренә. Телефон шалтыраса – трубканы сирәк күтәрә, хезмәткәрләрдән кемдер кереп, берәр сорау бирсә – сәер итеп карап утыра...
Һәм менә ул машинка артына утыра. Аны ул өеннән алып килде. Аның машинкада басуына күз иярми. Клавишалар шакылдавы редакция буенча тарала. Димәк, эш башланды! Зиф “транстан чыккан”! Шулай җөмлә артыннан җөмлә туа тора! Хәтерләвемчә, ул язганын укып чыккач, төзәтүләрне бик сирәк кертә иде. Ә кайчакта инде язылган материалны рәхимсез рәвештә кәрзингә ташларга мөмкин. Журналистикада каләм чарлаучы яшьләр өчен Зиф үрнәк булып торды.
Каләмдәшләребез Иван Крюков, Радик Исаев, республика басмаларыннан Равил Карамов һәм Рәзил Фазылов Зиф белән очрашуларда шау-гөр килеп фикер алышалар иде. Матбугатның роле, аның җәмгыятькә йогынтысы, гәзит басмаларының тәэсирлелеге, “жанрларның үзара ярашуы” турында фикер алышты алар. Бик мавыгып бәхәсләшәләр иде. Алар киңкүләм мәгълүмат чараларының бер партиягә генә буйсынуының дөреслеген дә шик астына куйды, ә бу инде ачыктан-ачык бунтарьлык булып яңгырады. Безгә, яшьләргә, бу бәхәсләр үзенә күрә һөнәри осталык дәресләре булып торды.
– Карале, дустым, Башкортстан китап нәшрияты Хезмәт Даны орденының беренче кавалерлары турында очерклар җыентыгы чыгарырга җыена. Бу эш белән танылган публицист һәм шагыйрь Марсель Гафуров шөгыльләнә. Ул миңа чыкты. Мин синең “Туймазынефтестрой” трестының 1нче төзелеш идарәсеннән штукатур-буяучы турындагы мәкаләңне тәкъдим иттем. Каршы килмәссеңдер дип өметләнәм! – дип мөрәҗәгать итте миңа Зиф Нурихан улы.
Кая инде ул! Минем камиллектән ерак торган шул мәкаләм “Хезмәт даны” җыентыгына эләкте. Шулай итеп мин дә журналистика киңлегендә ныклы җирлек таба башладым.
...Халык шагыйре Наҗар Нәҗминең туган авылы Миңештедә фаҗига була. Көз урталары. Яшенле яңгыр ява. Ут сүнә. Колхоз электригы рубильникның тоткасын борырга тырышканда токка сугыла. Авылдашы Дамил Суфияров, моны күреп, электрикны аягы белән этеп җибәрә...
Күмергә әйләнгән Дамилне җирләүдә бөтен авыл катнаша, ә электрик исән кала.
Бу турыдагы язмамны остазыма күрсәттем. Кайбер нәрсәләрне ул үзе төзәтте, кайбер урыннарны үзгәртергә киңәш итте:
– Материалның басылырга хакы бар. Әмма анда нәрсәдер җитми, – диде Имамов. – Тапсаң – типографиягә!
Бераз уйланганнан соң, мин текстка шундый бер фикер өстәдем: Дамил һәлак булды. Электрик инвалид булып калды. Аның гаиләсе Суфияровлар белән низаглашты. Авылга прокуратура, энергия хезмәте, профсоюз һәм башка күзәтчелек органнары комиссияләре еш килә башлады. Барысы да “кем гаепле” дигән сорауга җавап эзләде. “Бәхетсезлек очрагы” дигән нәтиҗәгә килделәр. Ләкин Дамилнең бу гамәлен беркем дә батырлыкка тиңләмәде.…
– Менә! Булдыргансың! Дөрес, вакыйгага карата авторның позициясе, бәясе җитми иде! Нәрсә катып торасың, бар, гәзиткә басарга җибәр!
Без “районка”да Имамовка кысык икәнен аңлый идек. Аны республикада абруй казанган “Кызыл таң” гәзитенә чакыргач та гаҗәпләнмәдек. Анда иркен иде аңа. Язарга темалар да күп! Анда инде Зиф Нурихан улы үзен судагы балык кебек хис итте.
Аның сере нәрсәдә? Уникаль тел дуализмында: ул татар һәм урыс телләрен камил белде, һәр мәдәниятнең нечкәлекләрен тойды. Бу аны универсаль каләм остасы итте, аны һәрбер аудитория яратты.
Хезмәттәшләре аның зиһенен, үткер телен һәм сирәк журналистлык сизгерлеген искә ала. Ул һәркем белән дә уртак тел таба белде, темадагы төп фикерне тотып алды һәм аны мәкалә юлларында җанландырып бирде. Аның дистәләгән мәкаләсе һәм очеркы – отчет кына түгел, ә икътисадны, мәдәниятне һәм кеше язмышын тирән аңлап язылган үзе бер чор.
Еллар узгач, язмыш безне яңадан бер коллективта очраштырды. Зиф кайтты! Без тагын бер тәртәгә җигелдек. Әмма вакыйгалар бераз үзгәргән иде: ул вакытка миңа районның “Юлдаш” гәзитенә җитәкчелек итү йөкләнде. Остазымның турыдан-туры начальнигы булуымнан уңайсыз хәлдә калдым. Ләкин без шундук, чын ир-егетләрчә, үз вәкаләтләребезне билгеләдек. Безнең арада эшлекле мөнәсәбәтләр урнашты.
Нәкъ шул елларда республикада яңа “Известия Башкортостана” гәзите гамәлгә куелды. Аның баш мөхәррире Марсель Котлыгалләмов безнең Имамовны үзенә тартып алды. Әмма ул безнең редакция белән элемтәне өзмәде. Имамов-Котлыгалләмов тандемы бик уңышлы эшләде. Гәзит бите белән генә чикләнмичә, Зиф Имамов язучы буларак та танылу алды. Аның юмористик хикәяләре, повестьлары, арытаба колачлы “Легенда дәвамы”, “Җирдәге эзем”, “Мәхәббәт территориясе” роман-хроникалары язмыш юлының мантыйклы нәтиҗәсенә әверелде. Алар туган җиргә һәм аның кешеләренә чиксез мәхәббәт белән сугарылган китаплар рәвешен алды. Аларның кайберләре М. Котлыгалләмов белән авторлыкта иҗат ителгән. Нәкъ “Известия Башкортостана”да эшләгән елларында Зиф Нурихан улына “Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде, ул Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты да булды.
“Язмыш мине Дүртөйледә яшәүче чын сүз остасы Зиф Имамов белән таныштырды. Аның таланты тиешенчә бәяләнер дип уйлыйм. Зиф Нурихан улы журналист кына түгел, чагу публицист, талантлы язучы да иде”, – дип язды соңрак Марсель Әхсән улы.
Аның һөнәри маршрутлар картасы – чын энциклопедия, ил буенча юл күрсәткеч. Мәскәүнең “Литературная Россия” атналыгының әдәби хезмәткәре, “Чекмагушевский нефтяник” гәзитенең баш мөхәррире, республиканың “Ленинец”, “Кызыл таң” һәм “Известия Башкортостана” гәзитләре хәбәрчесе, Дүртөйленең “Юлдаш” гәзите хезмәткәре, Калтасының “Заря” гәзите баш мөхәррире урынбасары, Калининград өлкәсенең Балтийск шәһәре гәзите баш мөхәррире урынбасары – укучылары якташыбызның басма сүзе белән таныш булган гәзитләрнең тулы булмаган исемлеге шундыйдыр, мөгаен. Зиф Нурихан улына электрик, партия райкомы инструкторы, авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәре, “Полив” җитештерү берләшмәсенең участок начальнигы булып эшләргә дә туры килә. Үткән заман үлчәмнәре буенча аны “очучы” дип атарга мөмкин, ягъни эш урынын даими алмаштыручы кеше. Миңа калса, Зиф Имамов шулай даими эзләнүдә булган. Шулай да журналистика аның өчен язмышының, тормышының төп билгеләнеше булып кала. Әйтерсең лә ул, тормышның бөтен якларын өйрәнеп, аның турында намус белән язар өчен барлык җиһанны кочып алырга ашыккан.
Хәмит Нәбиев.