-8 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Шәхес
25 декабрь 2025, 18:45

Вера Алентова вафат

83 яшендә Русиянең халык артисты, театр һәм киноның күренекле актрисасы, совет экраны йолдызы Вера Алентова вафат булган.

Вера Алентова вафат
Вера Алентова вафат
Ул «Москва слезам не верит», «Завтра была война», «Ширли-Мырли» һәм башка бик күп фильмнар буенча билгеле.

Актер Анатолий Лобоцкий белән хушлашканда актрисаның хәле начарлана, ул аңын җуя. Аны дәваханәгә салалар, ләкин коткарып кала алмыйлар.

"Ул Пушкин театрында 60 ел хезмәт итте. Безнең кайгыбыз чиксез. Хушлашу датасы һәм урыны турында өстәмә хәбәр итәрбез», — дип язылган театрның рәсми сайтында.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас