-7 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Шәхес
28 декабрь 2025, 08:47

Сандугачыбызың тәүге талпынуы

Кабатланмас моң иясе Хәния Фәрхинең сәхнәдәге беренче уңышы нинди булган?

Сандугачыбызың тәүге талпынуы
Сандугачыбызың тәүге талпынуы

Нәфис сүз остасы булып, теле телгә йокмый сәхнә тоткан Риман: "Яшь җырчы Хәния Хәлидуллина" дип игълан иткәч, зал сабыр бер тынлыкта көтеп утырды да, кыз җырлап бетергәч, дөбер-шатыр кул чаба, алкышлы, сызгыра башлады. Хәния моны үзе дә көтмәгән иде: бит очларына алсулык йөгерде, аяк астындагы сәхнә идәне дә әкрен генә тибрәлеп куйгандай тоелды. Тиз ул үзен бик тиз кулга алды. Артистлыкка укып яткан кеше лә ул, шулай тиз генә сер биреп торырга! Ипләп кенә тамак кырып, чираттагы җырын башлады:
Мәк чәчәге, мәк чәчәге,
Мәк чәчәге ал, көрән...

Җырлый башлады да онытылды: күз алдыннан, һәрвакыттагыча, әткәсенең тальян тартып утыруы, әнкәсенең, кулын алъяпкыч итәге астына яшерә төшеп, мич алдында уйланып басып торуы, энеләренең дә,ң кулларына гармун алып, шушы җырны сузып-сузып уйнаулары чагылып үтте. Әткәй җыры, әткәй моңы!

Бер-бер тылсымы бармы: күзгә күренмәс җепләр белән шушы моң күңелләрне күңелгә бәйли дә куя. Авыл белән, туган туфрак белән. Ак күлмәкле каеннар белән бәйли. Үзе менә мәк чәчәге дип җырлый, ә күз алдында - Каенсар урманы, тәлгәш-тәлгәш булып утырган каен җиләкләре. Әнкәсенең самавырга күмер тутырып маташуы... Үз җаныннан ургып чыккан шушы күзаллау, шушы сагыну дулкын - дулкын булып, залда утырган халык өстенә сибелде, аларның да күңелләре Хәниягә ияреп, кадерле кешеләре янына йөгерде, алар да җыр тылсымы астында әллә кайлардан урап килергә өлгерделәр...

Чү, тагын түшәмне ишәрлек булып алкышлыйлар түгелме? Хәния баскан урынында биеп китүдән чак тыелып, тыйнак кына баш иде, шул алкышлар астында аякларын идәнгә тигерер-тигермәс булып сәхнә артына чыгып китте. Тик халык әле дә булса кул чаба, аны сәхнәгә чакыра иде...

"Онытылыр димә" китабыннан өзек. [автор Айгөл Әхмәтгалиева]

Автор: Резида Валитова
Читайте нас