Күңелдәге юшкыннарны эретерлек ихтирам белән үрелгән бер вакыйганы 28 ел инде һич онытып булмый. “Кызыл таң” гәзите редакциясендә эшләп йөргәндә көтмәгәндә: “Сине республика Хөкүмәте делегациясе составында Салават Юлаевка һәйкәл ачу тантанасында катнашу өчен Эстониягә командировкага җибәрергә булдык”, – диде баш мөхәррир урынбасары Рәдис Ногманов. Мин бераз аптырашта калдым, чөнки редакциядә тәҗрибәлерәк журналистлар да бар. Югыйсә, ел ярымнан соң ук бүлек мөдире итеп тәгаенләүләре дә мине бераз уйландырган иде. Менә тагын бер тәкъдим. Хәер, кыска вакыт эчендә илебезне шаулаткан шәхесләр – дистәләгән якташларым хакында да очерклар язарга өлгергәнмен икән. Бәлки, шулар да исәпкә алынгандыр. Ни дисәң дә, ике вакыйгада да баш мөхәррирнең уң кулы – Рәдис Ногмановның йогынтысы зур, нияте эчкерсез булуын сиздем. Изгелек онытылмый, хәтер дә тутыкмый. Җае чыккан саен игътибарлы, илтифатлы коллегама рәхмәтемне әйтү – бер нәрсә, ә йөрәк түрендәге ихлас фикерләрне ташка бастыру – бөтенләй икенче. Алай гына да түгел, җитди сәбәпләре дә бар. Бу турыда бәйнә-бәйнә сөйләргә телим.
Бу язмага алынганчы, әлбәттә, уйландым. Чөнки 35 еллап нәшер ителгән “Өмет” гәзитенең “руле” артында 25 ел утыручы Рәдис Ногманов белән кинәнеп сөйләшү, элемтәгә керү форсаты тимәде. Шулай да күргән-белгәннәремнең кайбер мизгелләрен генә бер җепкә тезеп карарга батырчылык иттем.
Дүртөйле районында елга-күлләргә, чишмәләргә ифрат бай булган, искиткеч матур табигать кочагына сыенып утырган, балыкчылары белән дан тоткан кечкенә Казаклар авылы бар. Кечкенә булса да, төш кенә. Биредә әле дә төрле чаралар, бигрәк тә гореф-гадәтләргә бәйле “Шәҗәрә” бәйрәмнәре үткәрелә. Менә шушы зур булмаган авылда “канат чыгарган” да инде минем героем. Баксаң, дөньяны шаулаткан галим Михаил Ломоносов та кечкенә авылда дөньяга аваз салган бит. Заманында, әтисенә әйтмичә, күршесеннән акча алып торып, фән гранитын “кимерер” өчен җәяүләп Мәскәүгә юлланган ул.
БДУда укып йөргән, “Акчарлаклар” әдәби-иҗат түгәрәге старостасы булган студент Рәдискә дә соңрак белем алуны шушы галим исемендәге Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетында дәвам итү бәхете елмая. Әлбәттә, ул җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Туган ягын өзелеп сагынган егет, имтиханнарны алданрак биреп, ничек тә авылга – әтисе-әнисе янына ашкына. Әтисе Гыйльван ага 17 яшендә Бөек Ватан сугышына китеп, 19 яшендә гарипләнеп туган ягына кайткан. Бригадир, ферма мөдире, кулланучылар җәмгыятендә хәзерләүче булып эшләгән. Әнисе Әнибә апа гомере буена колхозда бил бөккән...
Шаулы студент еллары артта кала. Рәдис юллама буенча “Кызыл таң” гәзите редакциясе җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә. Анда буш эш урыны булмагач, яшь белгеч 1987-89 елларда “Һәнәк” журналының фельетоннар бүлеге мөхәррире була. Ә инде аннан соңгы ун елда “Кызыл таң”да хәбәрче, бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары вазыйфаларында олы иҗади мәктәп үткәч, Рәдис Ногманов “Тулпар” журналына – баш мөхәррир, 2001 елда “Өмет” республика яшьләр гәзитенең баш мөхәррире итеп тәгаенләнә.
“Өмет”челәрнең тәүге сафында, аны оештыручыларның берсе буларак, бер кәлимә сүз әйтәсе килә. Бирегә мин журналист, шагыйрь Мөхәммәт Закиров тәкъдиме буенча килдем. Резеда Кадикова, Алсу Төхвәтуллина, Халисә Хәйретдинова һәм башкалар белән “йөкне” бер дулкында тарттык. Заманында безгә Уфаның Менделеев урамындагы 217нче йортта, Левченко урамындагы 4а йортында урнашкан бинада, аннары “Башнефть” оешмасының берничә бүлмәсенә урнашып эшләргә туры килде.
Ә менә баш мөхәррир Рәдис Ногманов җитәкчелек иткән коллектив Революцион урамындагы 167/1 санлы йортта эшләде. Татарстаннан, хәтта Америкадан, Кытайдан, Австралиядән килгән милләттәшләр нәкъ биредә кунак булдылар. Әйткәндәй, Рәдис үзе дә Австриядәге ватандашлары белән күрешкән, Эльбрус тауларына күтәрелгән кеше. Бу бердәм коллектив соңрак Матбугат йортының 9нчы катына күченде.
Башка басмаларда шактый тәҗрибә туплаган, алга изге максатлар куйган 38 яшьлек ир-егет “дилбегәне” беренче көннән үк нык тотты. Коллектив компьютерны үзләштереп, Интернет дөньясын байкый башлады. Баш мөхәррир дә, көнне төнгә ялгап, шимбә көннәрне дә редакциядә яңа электрон техника серләренә төшенергә тырышты. Максат – эштә таләпчәнлек күрсәтеп, иҗади атмосфера тудырып, һәркемнең күңеленә ачкыч табу иде. Шулай психолог та буласың. Алдан күрә белү сәләтенә ия Рәдис Ногманов кыйбласын электән үк тоемлаган инде. Хезмәт тәртибенә игътибарны юнәлтү, гәзит укучылар, почта хезмәткәрләре белән аралашу, авыл халкының яшәү рәвеше белән кызыксыну, гәзиттә проблемалы мәкаләләрне күбрәк бастыру бурычын куя. Шул ук вакытта аның эчтәлеге дә, бизәлеше дә камил булырга тиешлеге дә истән чыгарылмый. Тора-бара тематика төрлелеге киңәя, кешеләр язмышы, күренекле шәхесләр, шулай ук милләт хакындагы язмалар укучыларны битараф калдырмады. Яңа рубрикалар да барлыкка килде. “Сер итеп кенә”, “Студент сәхифәсе”, соңрак “Сезнең өчен”, “Сихәт”, “Язмыш”, “Чаткылар”, башка кушымталар дөнья күрде. Нәтиҗәләр дә озак көттермәде. 2004 ел ахырында “Өмет” Русия Федерациясендә татар телендә нәшер ителүче иң яхшы басма дип танылды. Шулай итеп, аның популярлыгы башка төбәкләрдә дә артты. “Өмет” гәзите 2005 елда – 43мең данә белән дөнья күрде. Бигрәк тә Илеш, Борай, Дүртөйле, Чакмагыш, Туймазы районнары халкы әлеге басмага язылуда активлык күрсәтте. Бу – тир түгеп, командировкаларда аяк табаннарыннан “ут чыгарып” йөрүне, редакция коллективының үз эшенә мөкиббән бирелүен, милләттәшләребезнең яраткан басмасына олы ихтирамын аңлатадыр. Тора-бара “Өмет”нең гаилә гәзитенә әверелүе дә тынгысыз баш мөхәррирнең оештыру сәләтенә турыдан-туры бәйледер. Абунәчеләрне җәлеп итәр өчен нинди генә алымнар кулланылмый, нинди генә чаралар үткәрелми! Артистлар белән авылларга чыгу, шунда гәзиткә язылуны оештыру, календарьлар тарату, “Моңнар кайтсын авылга”, “Өмет” белән бергә”, “Авылым чишмәләре” һәм башка акцияләрне, шулай ук “Өмет” сабантуен, редакциядә республика почтамты вәкилләре белән очрашулар, Дүртөйле районында “Өмет” призына спорт бәйгеләре оештыру һәм башка чаралар үткәрү һәр җитәкчегә бирелми. Боларның һәммәсенә күңел җылысы, ихласлык, әлбәттә, бердәмлек кирәк шул. Әйткәндәй “Өмет”челәр 2017 елда туган авылым Кыңгыр-Мәнәвезгә (Бишбүләк районы) артистлар белән килеп, күңелләргә күпер салып киткәннәр иде. Коллективта дәрәҗәле исемнәргә, бүләкләргә лаек булган хезмәткәрләр эшләве дә – олы горурлык. Күренекле журналистлар, бертуган Фәнис, Елена, Рәдиф Фаткуллиннарның редакциядә хезмәт салуы шулай ук соклану уята. Эшкә мөкиббән бирелүе Рәдис Ногмановны хәтта йокысыннан да бүлә. Нәтиҗәдә, “Өмет” белән яшик!” дигән шигырь туа. Ә менә “Без Агыйдел иленнән”, үземә автограф белән бүләк иткән “Янарга икән, янарга!” китабы иҗат лейтмотивы булып яңгырый сыман. Андагы көн кадагына суккан публицистик мәкаләләр, фельетоннар, шулай ук сурәтләмәләр үткен телле, гадел журналистның каләм очына ничек эләкмәсен инде?! Ул сүз кадерен, тәмен белеп яза. Көне-төне баш мөхәррирнең баш миен бораулаган: “Гәзит кемгә кирәк?” дигән мөһим сорауга җавап эзләп язылган материалының әлеге китапта урын алуы күпләрне янә уйландырды. Алай гына түгел, әлеге китаплар өчен Рәдис Ногмановка Башкортстан Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин, Наҗар Нәҗми исемендәге премияләр тапшырылды, “Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре” исеменә лаек булды ул. Дүртөйлелеләр шулай була! Бу мизгелдә янә геройларым: сәхнә патшасы Фидан Гафаров, композитор Мөфтәдин Гыйләҗев, бергә эшләгән остазларым, данлыклы журналистлар Равил Карамов, Радик Шәехов, Рәзил Фазылов искә төшә. Безгә бит Рәдис Ногманов белән аларның мәктәбен үтәргә туры килде. Шулай ук бергә “Кызыл таң”да хезмәт куйган дәрәҗәле журналистлар, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Зөфәр Сабирҗановны, Әгъләм Зараевны, Мәүли Садретдиновны ничек онытасың? Ни дисәң дә, үсмер Рәдис тә аларның фәһемле язмаларын укып үскән бит. Алай гына да түгел, Рәдис Ногманов, алар дәрҗәсенә җитеп, республикабызда татар журналистлары арасында беренчеләрдән булып, “Русиянең атказанган журналисты” дигән югары исемгә лаек булды. Бу – бердәм коллектив өчен дә, гаиләсенә дә чиксез шатлык, горурлык. Гаилә, дигәннән, моңа сөйкемле тормыш иптәше, Әбҗәлил сылуы, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Фирдәвес Габдулла кызы да чиксез шатлангандыр. Бу минутларда күңеле йомшарып киткән Рәдис, ирексездән, баянга үрелде. Акрын гына моң агылды. Иҗат кешесе бит гомере буена җирсеп яши. Бәләкәйме, зурмы, ул очар канатлар биргән туган авылын, кендек каны тамган мохитен, ата йортын өзелеп сагына. Менә шигъри күңелле дустым Рәдис – рульдә, ә магнитолада җыр-моң агыла, болытлар да тын гына агыла да агыла туган-үскән җирләр ягына...
Әнвәр Сөләйманов.