Бөек Ватан сугышы легендасы, “Кара генерал”, Чехословакиянең милли герое, якташыбыз, Бакалы районының шәрәфле шәхесе юбилее уңаеннан
Танылмаган Герой
Даян Мурзин белән танышканда мин кем белән сөйләшкәнемне аңламый да калдым. Чал чәчле бу картны Бөек Ватан сугышы елларында фашистик Германия башкисәре Гитлерны калтыратып тоткан “Кара генерал” дип уйламадым да. Болар хакында мин соңрак белдем...
...Даян Фәтхелбаян улы мине фатирында бик ачык каршылады. Икәүләп баллап чәй эчтек. Фатирындагы шкаф киштәләрендә бик күп чит ил сувенирлары тезелеп киткән. Менә аның тагын бер горурлыгы: ул, кыныннан тартып чыгарып, чын кылыч күрсәтә, көмеш кылыч чехлар тапшырган иң кадерле бүләкләрнең берсе икән… Янәшәдәге шифоньерны ачып, хуҗа бәйрәмнәргә кия торган пинжәген китереп чыгара. “Күтәрерлек түгелдер бу”, – дип көләм. Күтәреп карыйм, чыннан да саллы икән хәрби бүләкләр, ун килограммнан артыграк булыр!
Даян Баян улы һәр орден, медаленең ни өчен һәм кайда бирелгәнлеге хакында бәян итә. Чит ил Героеның күкрәген нинди генә орден-медальләр бизәсә дә, араларында үзебезнең Алтын Йолдыз булмавы йөрәкне әрнетте. Бу сорауга Даян абый дәшмәде. Бераз тын торды да, әйдә, мин сиңа фотолар күрсәтәм, дип, альбомнар алып утырды…
…Даян Мурзин (ерак бабасы Бикморза, димәк, Бикмурзин) 1921 елның 20 гыйнварында (чынында 20 декабрендә) Бакалы районының Иске Балыклы (Төмән Балыклысы) авылында туган.
Укуга һәвәслекләре балаларына әтиләреннән бирелгәндер, диясе килә. Фәтхелбаян бабай урысча яхшы белгән, ә тугыз бала дөньяга китереп, бишесен тәрбияләп үстергән әниләре Фатыйма ханым исә Еники морзалар нәселеннән.
Даян ага кечкенәдән бик теремек булып үсә, Ахман мәктәбен тик яхшы билгеләргә тәмамлый. Ул үзе дә укытучы булу турында хыяллана, Кушнаренко педагогия училищесын тәмамлап, туган авылына башлангыч мәктәпкә эшкә кайта. Яшь белгечнең тырышлыгын күреп алып, аны Туктагул тулы булмаган урта мәктәбенә директор итеп тәгаенлиләр.
Совет-фин сугышы башлангач, Даян үз теләге белән фронтка китәргә языла, менә шул вакытта яшен зуррак итеп күрсәтер өчен туган көне 20 декабрьне 20 гыйнвар итеп яздыра. Фин сугышына китәр алдыннан хәрби курсларда йөргәндә сугыш бетеп өлгерә. Шуннан соң Даян Мурзин Рига хәрби училищесына укырга керә. 1941 елның 22 июнен ул Балтыйк буе хәрби округының 10нчы укчылар дивизиясендә взвод командиры ярдәмчесе буларак каршылый. Аларны 19 июньдә үк чик буена җибәрәләр, командование сугыш башланачагы турында төгәл датаны белгән була.
Сугышның беренче көнендә үк бик күп иптәшләрен югалткан Мурзин үзе дә каты яралана. Бик зур авырлыклар белән партизан отрядына кушыла. Сергей Ковпакның партизаннар берләшмәсенә кергән Ямполь отрядында кала, башта – разведка взводы, аннан соң рота командиры була.
1943 елның декабрендә махсус әзерләнгән разведчиклар төркемендә Молдавиягә җибәрелә. Анда партизан отряды оештыра. 1944 елда махсус разведка мәктәбен тәмамлаган Мурзинны, словак-чех разведчиклары белән бергә партизан отряды оештыру максатында парашютта Словакиягә ташлыйлар. Анда ул Ян Жижка исемендәге интернациональ партизан бригадасында башта – штаб начальнигы, соңыннан бригада командиры була. Бу партизан бригадасы Моравия һәм Чехия территорияләрендә сугыш тәмамланганчы хәрәкәт итә.
Аларның саны ике меңнән артып китә. Якынча исәпләүләр буенча, партизаннар 5 меңгә якын гитлерчыны юк итә, 60 эшелонны, дистәдән артык күперне шартлата, очарга әзер самолетлары белән аэродромны басып ала... Бу алышларда Мурзин иң яхшы көрәштәшләрен югалта. Хыянәтчеләр дә табыла. Шундыйларның берсе булган Дворжак аркасында бригада үзенең командиры Ян Ушиякны югалта, Мәскәү кушуы буенча аның урынына Даян Мурзин командир булып кала...
“Кара генерал” дигән кушаматны майор Даян Мурзинга немецлар үзләре бирә. Кара сакаллы булганы өчен, әлбәттә. 23 кенә яшьлек майор үзен җитдирәк күрсәтү өчен куе кара сакал үстерә, шуңа да аңа үз яшен бирә алмыйлар, аны “әллә грузин, әллә әрмән”, диләр. Әйткәндәй, көрәштәшләре командирларын “Юрий Мурзин” дип йөртә.
Мин әлеге мәкаләмдә Герой белән аралашкан көннәремнең кайберләрен генә тасвирларга тырыштым.
Безнең иҗади төркем – режиссер Әнвәр Нурмөхәммәтов, кинооператор Марсэн Мөхәммәдиев Даян Мурзин турында фильмны илдә беренче булып, 2002 елда төшерде, ә эфирга ул 2003 елда чыкты. Без булып киткәннән соң бераз вакыт үткәч, Даян Баян улы миңа, озакламый Мәскәүдән килергә тиешләр, шулай ук фильм эшләргә җыеналар, дип шалтыратты. Менә шулай итеп, икемеңенче елларда Чехословакия Героена карата берьюлы зур кызыксыну уянды.
Халисә МӨХӘММӘДИЕВА,
Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар, Язучылар берлекләре әгъзасы, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.
***
Саумысыз, хөрмәтле “Кызыл таң” гәзитен укучылар, дуслар, каләмдәшләр!
Саумысыз, Даян Мурзинның якташлары һәм авылдашлары!
Сезнең барыгызга да моннан 80 ел элек Даян Баян улы сугышкан ерак Чехиядән сәлам юллап, ил-йортка иминлек, үзегезгә сәламәтлек телим!
Сугыш тәмамлануга 80 ел узса да, Чехия һәм Словакия үткән гасырның 90нчы елларыннан соң аерым дәүләтләргә әйләнсә дә, аларны бүген дә Ян Жижка исемендәге 1нче партизаннар бригадасының Тарихи төркем әгъзалары бәйләп, берләштереп тора. Тарихи төркемнең эшен сүндермичә алып баручы элеккке партизан балалары – подполковник Карел Вацулек, аның ярдәмчесе, оештыру эшләре буенча җаваплы Карел Крчалек, ул эшләрне алып баручылар: Вацлав Гижа, оештыру советы әгъзасы Иржи Збирал, Даян Мурзинның шәхси разведчигы, Ичин шәһәреннән улы ярдәмендә чарага машинада килгән 97 яшьлек Дана Милатова, “Адым саен сугыш. Ян Жижка исемендәге 1нче партизаннар бригадасы (1944-1945)” дип аталган, 15 ел дәвамында архив документларына таянып язган фундаменталь җыентык авторы, профессор Мария Грошова, Ян Жижка бригадасының сугыш реконструкцияләрен даими оештырып үткәреп торучы Иржи Тесаж, Тарихи төркемнең иң яшь әгъзасы Ян Навратил һәм башка бик күпләрнең эчкерсез сәламнәрен һәм Яңа ел котлауларын җиткерәм!
Әлбәттә, бу котлауларга минем тормыш юлдашым, юридик фәннәр докторы Владимир Годбодь та ихлас кушыла. Узган елның җәендә без аның белән ике тапкыр Словакиядә, якташыбыз сугышкан Валах краенда булып, Ходонин һәм Медера дип аталган шәһәрләрдә узган гасырда, ягъни сугыштан соңгы елларда язылган китапларны эзләдек. Әйтергә кирәк, аларның күбесе хәзер өйрәнелми, “Заман башка – заң башка” дигән кебек, алар урынына икенче китаплар барлыкка килде. Шулай да табышлар да насыйп булды. Шуларның берсе – “Smer Praha”, ягъни “Прагага юл!” дип аталган, “Наше войско” нәшриятында 1960 елда басылып чыккан калын гына китапка юлыктым. Җыентык 612 биттән тора, төзүчесе – элекке Чехословакиянең Халык армиясе һәм Хәрби-тарихи оешма җитәкчесе, майор Збинек Кожнар. Прагада словак телендә нәшер ителгән, бизәүчесе – талантлы чех рәссамы Ян Чимпелик, аның әсәрләре графика ысулы белән төшерелгән. Болар барысы да куанычлы тойгылар уятты, димәк, өметем акланды. Иң күңеллесе һәм таң калдырганы – китапка Даян Мурзинның да чыгышы кертелгән! Аһ иттем! Зур табыш бит бу!
Даян Баян улы сугыштан соң Чехословакиянең оборона министры булып киткән Людвиг Свобода белән яхшы таныш булган, җыентыкта бу шәхес Д. Мурзинның батырлыкларына югары бәя биреп язып чыккан.
“Прагага юл!” китабында Башкортстан бөркетенең күкрәген Чехословакия һәм СССРның ике тапкыр Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Байрак, Чехословакия Республикасының “Ирек өчен” орденнары, болардан тыш, Словакия милли восстаниесе, I дәрәҗә Хәрби Тәре, “Чехословакиянең азатлыгы өчен”, Злин шәһәренең муниципалитеты тарафыннан исемле көмеш кылыч һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнүе хакында да телгә алына. 1944 елның 28 сентябрендә Чехословакиянең югары бүләге – Хәрби Тәре ордены белән бүләкләнүе һәм “майор” званиесе бирелүе дә әйтелә.
Даян Мурзин сугыштан соң социалистик Чехословакиягә 22 тапкыр барган, анда укучылар, студентлар һәм халык алдында чыгыш ясаган. Әлеге китаптагы чыгышы шул максаттан чыгып язылгандыр, дигән фикер кала.
Янә дә шул: Д. Мурзинның яу юллары турында сугыштан соң язучы булып киткән элекке очучы Г. Гофман “Кара генерал” (1993) дигән китап яза, Даян Баян улының да “Намус белән үтәлгән бурыч”, “Дошман тылындагы фронт” (2005) дигән истәлекләре дөнья күрә. Болардан тыш, Чехословакия язучылары һәм тарихчылары якташыбыз турында бик күп очерклар, мәкаләләр, китаплар, хикәяләр язган. Шулар арасында Ян Жижка бригадасының чех һәм словак партизаннары Ладислав Мнячконың “Үлем “Энгельхен” (“Фәрештә”) дип атала”, Честмир Подземның “Тауларда төн” дигән һ.б. дистәләгән җыентык бар.
Бүген Всетин шәһәрендә Ян Жижка исемендәге 1нче партизаннар бригадасының Тарихи төркеме эшләп килә.
Сүзем азагында барыгызны да Яңа ел белән котлап, “Кызыл таң” гәзите белән дуслыгыгыз озак елларга сузылсын, дигән теләктә калам! Сезнең барыгызга да сәламәтлек, иминлек, эшләрегездә уңышлар телибез!
Миләүшә ГОДБОДЬ (Колмөхәммәтова),
Башкортстанның һәм Русиянең Журналистлар, Чехиянең Урыс телле журналистлар берлекләре әгъзасы, Ян Жижка исемендәге 1нче партизаннар бригадасының Тарихи төркеме әгъзасы.
Юрий Мурзин:
“Чех халкына ярдәмгә”
Искәрмә: Д. Мурзинның чыгышы җыентыкта “Юрий Мурзин” дип имзаланган, чөнки сугыш елларында партизаннар конспирация максатында төрле исем-кушаматлар йөрткән. Мәкалә авторының чыгышын да, автор ничек язса, шул стильне саклап тәрҗемә итәргә тырыштым.
Автор.
“1944 елның сентябрендә Ян Жижка отрядының партизаннар штабы Мартин шәһәрендә, аннан соң Турчанский Святой Мартин авылларында торды. Әмма сугыш ялкыннары безне бер җирдән икенче урынга куалап кына торды. Шуңа без бик еш урын алмаштырырга мәҗбүр булдык. Шунысы куанычлы булды: кайда торсак та, гади халык безне шатланып каршылады. Соңгы икмәге белән бүлеште.
Шулай отрядны зурайтып, кышлыкка торыр урын әзерләү хәстәре башлаган гына вакытта Украина партизаннар штабыннан “Морава елгасын кичәргә, халык белән бәйләнешкә кереп, немец фашистларына каршы сугыша башларга” дигән боерык алынды. Фәрман алыну белән майор Р. А. Величко һәм аерым отрядлар өчен җаваплы командир Попов Моравага разведкага җибәрелде. Анда безне ниләр көтә, белеп килергә тиешләр.
Әмма хәлләр күпкә катлаулырак булып чыкты. Велка Бечва елгасына җитү белән егетләрнең икесе дә Морава елгасы буйларын немецларның көчле сак астында тотуын күргән. Шулай да партизаннар кичәрлек бер урын барлыгын билгеләгәннәр. Нәрсә эшләргә?
Тәвәккәлләргә, әлбәттә. Көзге яңгырлы салкын көннәр торса да, ничек тә булса Мораваны кичәргә кирәк. Шулай итеп, отряд бу мөһим заданиене көзге яңгыр астында башлады. Башта җыелышып сөйләштек, киңәштек. Юлда кычкырып сөйләшмәскә, немецларга сиздермәс өчен тәмәке тартмаска, игътибарны читкә юнәлтмәскә һәм үтә дә сак булырга кирәклеге әйтелде. Тауларда сукмаклар бик яман, адым саен таш та агач. Абайламыйрак атласаң, аска тәгәрәвеңне көт тә тор! Өстәвенә, аяк асты пычрак һәм тайгак.
Урындагы кешеләр совет партизаннары килүен ишеткән, күрәсең. Шуларның берсе безгә юл күрсәтергә ярдәмләште. Шулай итеп, Мораваның икенче ярына без имин-аман кичеп чыктык. Бер тапкыр да атышмадык! Корбаннар юк. Бу зур бәхет иде!
Әмма иртәрәк шатланганбыз икән. Иртәгәсен Словакия-Моравия чигендә күпсанлы немец солдатлары яшеренеп торуын белдек. Юл күрсәтүчебез моның юкка түгеллеген, урмандагы немец сакчыларының безнең эзләрне күрүе аркасында булуын әйтте. Асылда, барысы да дөрескә чыкты. Немецлар инде безне эзәрлекли башлаган иде. Нәрсә эшләргә? Без дә дошманнарны “буш итмәдек”: аларга каршы ут ачтык. Бу төнге походта арыган егетләребез батырларча сугышса да, 250 сугышчыбыз мәңгелеккә ятып калды. Нишлисең, чигенергә туры килде.
Икенче көнне, элегрәк Молдавиядә, Украинада сугышып алган тәҗрибәмә таянып, Морава елгасын отрядны ике төркемгә бүлеп кичәргә булдык. Һәр төркемгә командир билгеләнде. Максат бер: Мораваны кичәргә дә Моравиядә партизаннар хәрәкәтен җәелдерергә! Башка юл юк! Егетләребез һәлак булган һәр иптәшләре өчен үч алырга ашкынып тора.
Икенче төндә дә дошманнар безне көткән булып чыкты: немецларның дозорныйлары безне дәррәү ут ачып каршылады. Аларның атыш тавышларыннан урман-таулар яңгырап, агачлар дерелдәп торды... Нәрсә эшләргә? Отрядлар бергә җыелгач, сөйләшергә, киңәшләшергә булдык. “Болай булмый: арытаба кечкенә төркемнәргә бүленеп хәрәкәт итәргә кирәк. Безнең шуннан башка юлыбыз юк. Болай барса, отряд тулысынча юкка чыгачак”, – дидем. Барысы да тын гына тыңлап торды. Бу ризалык билгесе иде. Егетләрнең шым гына тыңлавының да үз сәбәбе бар шул: алар бит инде өч көн ашамаган. Көненә ике тапкыр гына елгадан су эчәбез дә шуның белән вәссәләм! Шулай да бирешми егетләр! Үзләренә йөкләтелгән эшне намус белән үтәргә тырышалар.
Күңелне күтәргән хәлләр дә булды. Безнең исән калган партизаннардан торган отрядка тирә-яктан килгән егетләр кушылгач, җан керде. Бу егетләрнең һәрберсенең фашистлар кулыннан һәлак булган туганнары, тартып алынган маллары, яндырылган өйләре өчен үче бар. Шуңа беркем дә, хәтта ач йөрсә дә, зарланмый. Беркем дә отрядтан китәм дими. Бу мине шатландырды. Әмма задание һаман үтәлмәгән бит. Нәрсә эшләргә? Ничек Морава елгасын кичәргә? Моравиядә партизаннар хәрәкәтен ничек җәелдерергә? Тәүге төркемгә кемне командир итеп куярга? Шунда башка бер уй килде.
– Кемнәр комсомолецлар, коммунистлар, партиясезләр? Кемнәр заданиене беренче булып үтәргә тели? Кулларыгызны күтәрегез!
Юкка курыкканмын икән. Урманмыни, барысы да дәррәү кулларын күтәрде. Барлыгы 120 кеше! Бу егетләр белән таулар аша үтәргә дә, утка-суга керергә дә мөмкин. Тагын да бер генә төн, иртәгә заданиене үти башлаячакбыз!
Ниһаять, тагын Словакия белән Чехияне аерып торучы Морава елгасына юнәләбез. Иң алдан политбүлек начальнигы Иван Степанов белән баһадир гәүдәле Ян Козак атлыйлар. Көчле җил исә. Агач башларын чайката. Көзге караңгы төн, күзгә төртсәң дә күренми. Һәр партизан игътибарлы булырга, таеп егылмаска, артык тавыш чыгармаска һәм тәгәрәп егылып китмәс өчен юлдагы агачларга тотынып алга үрли. Барыбыз да лычма су булган, киемнәребез тәнгә ябышкан. Тәннәр өшүдән калтырый, ачлыктан аяклар тотмый. Шуңа карамастан, барысы да алга омтыла.
Тик чик буена кадәр ике километр араны узгач, барысы да кинәт сагаеп туктап калды. Бездән алда разведка бара иде. Нәрсә булды икән? Баксаң, чиккә җитәргә якынча 100 метр тирәсе калгач, кемнеңдер тамак кырганын, ютәлләгәнен ишеткәннәр. Әһә, димәк, немецларның кордоны тора. Чик буенча махсус сакчылар куелган. Шул арада егетләр немецның суыктан ышыкланыр урыны барлыгын да белешеп килде. Сакчы бу якка ун адым атлый да, борылып, тагын да кире якка атлый икән. Өшегәнлектән, һич тә бер урында тормый. Урман өенә кереп чыга да барысы да яңадан башлана: айн, цвай, драй... Ә без шуны күзәтеп, өшеп ятабыз. Арытаба болай булмый.
Менә немец сакчысы тәмәкесен кабызды. Ул нәрсәдер сизенә кебек: тирә-ягына әйләнеп карый-карый тарта. Тик беркая да китәргә җыенмый. Нәрсә эшләргә? Арытаба да көзге салкын яңгыр астында күшегергәме безгә?! Шулай дип уйлап та өлгермәдем, Иван Степанов бер ыргуда немецны җиргә егып салды да җанын алды. Һәм проблема хәл ителде. Шул минутта ук барыбыз да тордык. Димәк, алга үтсәк тә була. Саклык белән генә тагын илле метрлап ара үттек. Тик анда да каравыл тора иде. Козак, молодец, арыслан кебек бер ыргуда әзмәвердәй немецны җиргә егып, фашистны дөмектерде.
Ниһаять, алда Урта Бечва авылы күренде. Егетләрнең куанычын күрсәгез икән! Ниһаять, без Моравиядә! Биредә икмәк тә булыр, отряд та тулыланыр. Барыбыз да чиксез шат!
Икенче ярга чыккач, авыл читендәге беренче өйнең ишеген шакыдык. Безгә өлкән яшьтәге, йончу йөзле ябык кына словак хатыны ишекне ачты да, безне күргәч, яман кычкырып, шапылдатып кире япты. Әмма берничә минуттан яңадан ачты һәм:
– Сезгә бездән тагын нәрсә кирәк? Улымны алып киттегез, шул җитмәдемени сезгә?
Хатынның тавышында кайгы-хәсрәт чагыла, димәк, немецлар монда да булган... Шулай дип уйланып кына торганда Козак:
– Маменька, без бит немецлар түгел, урыслар! Ян Жижка дигән партизан отырядының партизаннары булабыз без. Беләсезме, безнең командирыбыз кем? Урыс! Юрий Мурзин! Советлар Союзы кешесе. Сезне немецлар тырнагыннан коткарырга килгән, – дип сөйли башлады.
Боларны ишеткәч, хатын ишекне шар ачып җибәрде. Йөзе ай кебек балкый!
– Нәрсә-нәрсә? Кабатла әле! Урыс дисеңме? Кайда ул урыс, күрсәт әле!
– Менә янымда тора. – Козак миңа төртеп күрсәтте.
Моны ишеткән хатын кинәт, шатлыктанмы, кычкырып җибәрде дә муенымнан кысып кочаклап, мине үбәргә тотынды. Үзе сөйләнә, үзе елый...
– Мы же вас чакали (көттек)! Так чакали! Чакал и мой сын Вашек... Но его увели немцы..., – дип такмаклый үзе.
Ни әйтергә дә белмәдем. Сүзсез калдым. Тиздән үземне кулга алдым һәм телгә килдем.
– Тынычлан, мамаша, тынычлан берүк! Моннан соң синең үзеңә дә, улың Вашекка да немецлар тимәс. Ул исән калыр. Куллары кыска аларның, сезне башкача беркем дә рәнҗетмәс. Мин чыннан да совет кешесемен. Ерак Уралдан сезгә ярдәмгә дип килдем. Безнең гаскәрләр инде Берлинга җитеп бара, Прагага да килеп җитәрләр, борчылмагыз! Халкыгызга тынычлык, ирек яуларга килдек без. Басып алыр өчен килмәдек, тынычланыгыз!
Шулай дигәннән соң хатын бераздан тынычланды. Үзен кулга алды һәм:
– Үзеңә бик зур бурыч йөкләгәнсең, синачек (улыкаем), яп-яшь кенәсең, нинди зур эш белән йөрисең! Ходай сиңа бәхет, сәламәтлек, озын гомер бирсен! Эй, озак көттек без сезне, зарыгып көттек. Ходайдан сорап көттек. Шөкер, теләгебез кабул булды: безгә сезне Ходай җибәрде, синачек. Зур рәхмәт үзеңә...
Мин дә таш йөрәк түгелмен: үземне сагынып көтүче әти-әниемне, туганнарымны уйлагач, күзләрем яшьләнде. Шулай да болай дип әйтмичә кала алмадым:
– Ышаныгыз, маминька: илегез, чех халкы фашист коллыгыннан азат ителер. Канкоешлар тукталыр. Чех халкы Советлар Союзы белән бергәләп көрәшер. Ышаныгыз: без сезнең илегезне азат итмичә китмәячәкбез!”
(Дәвамы бар).