Чех, словак әдәбияты һәм Даян Мурзин
Үткән чыгарылыштагы язмада без “Нәрсә ул китап?” дигән сорау куйган идек, шуңа җавап итеп, мин шәхсән “Китап – ул зур тәрбия", дип тә әйтер идем. Шуңа өстәп, “Китап – ул тере тарих" дип тә өстисем килә. Китап яши икән – истәлекләр дә яши. Шәхсән төп-төгәл 15 ел эзләнүләрем нәтиҗәсендә Чехословакияне азат итү, Даян Мурзин җитәкчелегендәге Ян Жижка исемендәге 1нче партизаннар бригадасы турында күп китаплар укыдым. Шулар арасында иң төпле язылган хезмәтләрнең берсе – хәзер хаклы ялдагы университет профессоры Мария Грошованың “Адым саен сугыш" дигән җыентыгы. Бу – бик кыйммәтле мирас.
Пани Мария 1953 елда туган, бүген аңа 72 яшь. Үзе сөйләвенчә, бала чактан Ян Жижка партизаннарына, бригада командиры Д. Мурзинга сокланып, гашыйк булып яшәгән, партизаннарның батырлыклары турында китаплар укыган, кинофильмнар караган. Ул елларда аеруча Ян Жижка партизаны Ладислав Мнячконың “Смерть называется "Энгельхен” (“Ангелочек”) дигән кинофильм бик популяр була. Әйткәндәй, бу кинофильмны бүген дә күрсәтәләр.
Мәктәп тәмамлагач, Советлар Союзына тирән мәхәббәт саклаган пани Мария Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының фәлсәфә факультетына укырга керә. Студент елларында Владислав исемле талантлы рәссам белән танышып, аңа кияүгә чыга, кулына диплом алгач, Прагага әйләнеп кайталар. Бу вакытта аларның беренче балалары дөньяга килә. Башкалада Мария Грошова Чехословакия Оборона министрлыгында эшли башлый, шунда ул элекке партизаннар, әсирлектә булганнар, яраланып сәламәтлеген югалткан яугирлар белән аралаша.
Язучы Лев Толстойның иң бөек әсәре юкка гына “Война и мир” дип аталмагандыр, минемчә, сугыш артыннан барыбер тынычлык килә. Чөнки дөнья шулай корылган. Элекке партизаннар һәм яугирләр белән аралашу Мария ханымны бала чактан легендага әйләнгән Д. Мурзин һәм Ян Жижка партизаннарының яу юллары белән кызыксынуга этәргән. Бернәрсә дә юктан барлыкка килми. Төп эше белән беррәттән, ул булачак китабына материаллар җыя башлый, Ян Жижка партизаннары белән аралаша, аларда булган фотоларның күчермәләрен эшләтеп ала. Моңа булачак галимә 25 ел гомерен багышлый. Шуның 15 елын Ян Жижка бригадасы тарихын өйрәнүгә багышлый. Шул еллар эчендә Социалистик Чехословакиядәге барлык хәрби архивларда утыра, тере партизаннар, шул исәптән Даян Мурзин белән дә ике тапкыр очрашып сөйләшә. Чехия һәм Словакиядә Ян Жижка партизаннары эзләре буйлап уза, исән партизаннар белән аралашып, аларның хатирәләрен блокнотына теркәп бара. Аларның сөйләгәннәрен дөресләтеп, култамгаларын алырга да онытмый. Шәхси коллекцияләрендәге фотолары һәм документларының күчермәләренә кадәр күчереп ала. Болар өчен күпме сабырлык, тырышлык, акыл һәм физик көч таләп ителгәндер – монысын автор үзе генә белә.
Әмма тырышсаң, иҗтиһат үз җимешен бирә. Мария Грошова да искиткеч тырышлыгы нәтиҗәсендә, Чехословакия Оборона министрлыгының архив документларына нигезләнеп, 431 битлек фундаменталь хезмәт яза, шуның белән үзенә үзе һәйкәл коя! Аның бу хезмәте, хәрби архив документларына нигезләнеп язылуы өстенә, бер төркем язучы-документалистлар: Йозеф Пшикрылның – 4, Густав Возданың – 3, Ладислав Балетканың – 5, Роман Цилекның 3 китабыннан алынган өстәмә документлар белән дә ныгытыла.
Җыентык Прагадагы Хәрби-тарих үзәк архивыннан алынган, сугыш елларын чагылдырган фотолар белән баетылган. 2012 елда бүген дә “партизаннар бишеге” дип йөртелүче Всетин шәһәрендә нәшер ителгән.
Югарыдарак без, китап авторы кайбер материаллар, документлар һәм фотоларны Ян Жижка бригадасы партизаннарының шәхси коллекцияләреннән да алган, дигән идек. Алар арасында иң кыйммәтлеләре булып Д. Мурзинның шәхси разведчигы Ян Гронек, Джевогостице поселогыннан булган разведчик Леопольд Смижицкий, француз Францоис Шаллер биргән мәгълүматлар тора.
Ян Жижка отрядына килеп оялаган сатлыкҗан Дворжак Княгиня тавына 1944 елның көзендә немец карательләрен алып килеп, отрядны туздыргач һәм беренче командир Ян Ушияк белән штаб начальнигы Даян Мурзин каты яралангач, якташыбызны Ян Ткач исемле урманчы коткара. Моның өчен немецлар урманчыны, Брно төрмәсендә коточкыч җәзаларга дучар итеп, җәфалап үтерә. Сугыштан соң урманчының улы Карел Ткач атасы турында “Памятные места партизанской деревни Челадна” дигән истәлекләр яза. Бу җыентык бүген Челадна музеенда саклана.
2015 елда без ирем Владимир белән Челаднада булып, музейны карадык. Карел Ткач, туристларга музейны күрсәтеп, шушы авылда булган фаҗигале хәлләрне сөйләде. Ян Ушияк, Даян Мурзин яраланган Княгиня тавына туристларны алып менеп, озатып йөрүче экскурсовод буларак та эшли икән. Юл буена атасының Даян Мурзинга ничек итеп ярдәм итүе, сатлыкҗаннар аркасында Ян Жижка отрядының зур югалтулар кичерүен сөйләде. Карел Ткачның шушы хәлләр хакындагы истәлекләре Фридку-Мистку шәһәрендәге музей типографиясендә 1988 елда нәшер ителгән һәм музейда саклана.
М. Грошованың китабы турында сөйләгәндә бу җыентыкта телгә алынган яисә сөйләнгән күп партизаннарның соңыннан Мария ханым башлаган эшне дәвам итүләрен күрәсең. Шулар арасында аерылып торганнарыннан Даян Мурзин белән якын таныш булган һәм аралашкан Франтишек Фоукал, Валентин Гайдошек, Анежка Ткачова, Леопольд Смижицкий, француз егете Францоис Шаллер, 14 яшьлек разведчиклар Дана Милатова һәм Ян Гронекны да телгә алып үтәргә кирәк.
Күп еллар үткәч, Дана Милатова белән Ян Гронек үзләре дә Ян Жижка бригадасы һәм аның командиры Д. Мурзин турында истәлекләр китабы яза. Ә разведчица Д. Милатова “Үткән еллар истәлекләре...”, “Сугыш елларында Гайдошиклар гаиләсенең дошманнарга каршы көрәше” дигән ике китап авторы буларак таныла. Ике китап та 2015 елда Яңа Ичин шәһәрендә нәшер ителгән.
Әйткәндәй, разведчица Дана Милатова әле дә исән, 97 яшьтә, зиһене дөрес, хәтере яхшы. Партизанка инәйнең аяклары сызласа да, китаплар укый, яудашлары, туганнары белән телефон аша аралашып тора. Мин дә атна саен партизан инәйнең хәлен белешеп торам. Дана Милатова узган елның октябрендә уздырылган Ян Жижка исемендәге 1нче партизаннар бригадасының Тарихи төркем әгъзаларының чираттагы җыелышында да катнашты. Миңа Дана Милатовадан ике тапкыр интервью да алырга туры килде, шуларның берсе “Кызыл таң” гәзитендә басылып та чыкты.
Ян Жижка бригадасының икенче иң яшь разведчигы Ян Гронек турында да әйтергә кирәк. Ул да Даян Мурзин Чехословакиягә килгән чакларда командиры белән очрашып, күрешеп торган. Пани Грошованың китабына да кертелгән бу кыю, зирәк разведик турында җыентыкның 203-204нче битләрендә бик яхшы әйтелгән, хәтта фотосы да бирелгән. Әлеге фотода Ян Жижка партизаннарының Валах Поланкасы авылына якын урманда генерал Карел Клапалек белән очрашу мәле сурәтләнә. 1945 елның язында сугыш шартлары булганлыктан, урманда үткәрелгән бу митингта генерал Клапалек Ян Гронекның түшенә “Батырлык өчен” медален тагып торган мизгел сурәтләнә.
Сугыштан соң бик күп еллар узгач, Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануга 75 ел тулган көннәрдә Ян Гронек “Валах краенда Икенче Бөтендөнья сугышы елларында алып барылган каршылык көчләренең хәрәкәте” дигән саллы документаль китап язды. “Партизаннар бишеге” дип йөртелүче Всетин шәһәрендә басылып чыккач (2020), Ян Гронек ул китабын миңа автограф язып бүләк итте.
Бәхеткә, миңа Даян Мурзинның яраткан разведчигы белән дә якыннан танышып, интервью алырга, үзен фотога төшереп, видеога яздырырга насыйп булды. Әгәр Башкортстан киностудиясе Д. Мурзин турындагы яңа кинофильмнар төшергәндә файдаланырга теләсә, ярдәм итәргә әзермен. Бу документлар әле дә шәхси архивымда кадерләп саклана.
Йомгаклау урынына шуны әйтәсем килә: гомумән, Ян Жижка бригадасы һәм Даян Мурзин турында язылган мәкаләләр һәм китаплар турында бик күп сөйләргә мөмкин. Йөрәгемә кулымны куеп әйтә алам: бүген бу китап Ян Жижка исемендәге 1нче партизаннар бригадасы һәм аның командиры Даян Мурзин хакындагы бердәнбер документаль чыганак буларак файдаланыла. Җыентык тулысынча Ян Жижка бригадасы партизаннарына багышлана һәм Д. Мурзинның командир буларак осталыгын бөтен тулылыгында сурәтли. Шунысы кызганыч: Ян Жижка бригадасы партизаннарының ничек сугышуы хакындагы мәгълүматларның төп чыганагы бүген Украина партизаннар хәрәкәте штабы белән бәйле. Бу документларның язмышы арытаба ничек булыр, билгесез... Алдагы елларда элекке социалистик Чехословакиядә сугышкан данлы якташыбызның исемен пычратмаслармы, совет партизаннарының ролен киметеп күрсәтмәсләрме, дигән сораулар да тынгы бирми.
Әйткәндәй, пани Мария Грошованың китабын без ирем Владимир белән махсус заказ буенча дүрт данәдә бастырып, сатып алдык. Аларны без, исән булсак, Д. Мурзинның туган авылындагы Бакалы музеена, Уфадагы Черниковка бистәсендә урнашкан Хәрби дан музеена бүләк итәр идек. Даян Баян улы сугыш елларында Кушнаренко авылында урнашкан разведчиклар мәктәбендә дә белем алган, китапның бер данәсен шушы авылда оештырылган музейга да бирербез. Болардан тыш, бу музейлар өчен индивидуаль заказ белән тектереп алынган һәм һәрберсе берәр мең крона торган Ян Жижка бригадасы эмблемасы төшерелгән өч футболка да сатып алдык. Бу бүләкләрнең барысы да, минемчә, музейлар өчен истәлекле экспонат була алыр иде.
Миләүшә ГОДБОДЬ (Колмөхәммәтова).
Чехия Республикасы.