-7 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Шәхес
27 гыйнвар , 07:40

Күңелләрдә якты эз калдырыйк!

 Армия хезмәтендәге дусларым искә төшкәндә.

Күңелләрдә якты эз калдырыйк!
Күңелләрдә якты эз калдырыйк!
Бу мәкаләмне язарга миңа өч этәргеч булды. Беренчесе – “Ә үткәнгә хатлар бармыйлар...” дигән рубриканың башланып китүе. Анда катнашырга әзерләнә торгач, байтак вакыт үтте. Икенчесе – “Кызыл таң”да 60 еллап элек популяр булган “Гаилә альбомыннан” рубрикасы. Анда шәхси архивларда сакланучы тарихи фотоларга нигезләнгән бик кызыклы һәм фәһемле мәкаләләр басылды. Өебез түрендә өелеп торган альбомнар кайчак шул элекке рубриканы искә төшерә. Аларның берсе гомеремнең солдат хезмәтендәге чорын яктырта. 56-57 елгы элекке кадрлар, күренешләр арасында – дусларымның бүләк итеп биргән фотолары. Араларында Туймазы районының Төмәнәк авылында туып-үскән Фәнис Габдрәфыйков фотосы да бар. Нәкъ менә шул егетне еш кына искә төшерүем бу язмага тотынуыма өченче этәргеч булды да инде.

Армиягә мин яшьтәшләремнән бер ел соң алындым. Вакыт җитеп, көзге һәм язгы чакыруларда медицина комиссиясе үткәндә “хәзергә калып тор”, дигәнрәк сүз әйттеләр. Аңлавымча, моның сәбәбе – күзләремнең күрү сәләте йөз процент булмау. Күзлекле кешене мин Солтанморат урта мәктәбенә 9нчы сыйныфка укырга баргач гомеремдә беренче тапкыр күрдем. Соңрак минем дә бик яхшы күрмәвем сизелде, медкомиссияләрдә рецепт язып бирсәләр дә, күзлекне байтак еллар үтеп, “Кызыл таң”га эшкә кергәч кенә кия башладым. Ә теге заманнарда күзлекле солдат гадәттән тыш хәл бул­гандыр инде.
 
Хәрби хезмәткә җентекле сайлап-тикшереп алырга мөмкинлекләр дә шактый иде шул. Уртача зурлыктагы безнең авылдан гына да, мәсәлән, берьюлы уннан артык егет чакырылыш саен солдат киеме кия иде. “Ленин бабай портретын күргән саен карыймын, армиягә баруымны зур бәхеткә саныймын”, – дип күмәкләшеп җырлап, шатланышып урам әйләнүебез һаман хәтердә. “Берәр сәбәп табып, алмыйча калдыра гына күрмәсеннәр!” – дигән шөбһәле уйлар да килә иде күңелгә. Әле рәсми мәгълүмат чараларында балаларның, яшьләрнең, шул исәптән солдатларның бик начар сәламәтлек торышы турында язалар, сөйлиләр. Дөрес булса, коточкыч бит!
 
1969 елның октябрь ахырында безне, йөздән артык егетне, Җыелу пунктыннан сафка тезеп, Уфаның тимер юл вокзалына алып төштеләр. Вагоннарга төялешеп кузгалып киттек.
Соңгы тукталышыбызны “Свердловск өлкәсе­нең Ирбит шәһәре”, диделәр. Шул ук көнне өйгә җибәрелгән хатымда (ул әле минем кулымда) шәһәрнең атамасын “Эрбет” дип язганмын. Бәләкәй­дән ишетеп үскән һәм әле дә еш яңгыраучы татар халык җыры “Эрбет” белән бәйләгәнмен. Шуның бер генә күплетын хәтергә төшерик әле:
 
“Атлар килә атлап-атлап,
Алма чәчәген таптап.
Сагынганда карар идем,
Карурман тора каплап”.
 
Ә бит мин ялгышмаганмын. Бу шәһәрне 1631-33 елларда Себер татарлары нигезләгәнен һәм аның тәүдә “Эрбет” дип аталганын бик күп еллар үткәч кенә белдем. Тирә-якта бик мул булып үскән кедр агачының татарчасы – эрбет. Шәһәргә шул атаманы кушканнар. Бирегә Казан, Уфа тарафларыннан да милләт­тәшләре­без күченеп килгән. Эрбет тә Мәкәрҗәдәге кебек ярминкәсе белән дан тоткан. Мәчет-мәдрәсәләре гөрләп эшләгән. Үткән гасырларның 30нчы елларында мәчет-мәдрә­сәләр ябылгач, биналары татар-башкорт мәктәбенә, тагын да соң­рак милли китапханәга һәм татар үзәгенә бирелгән.
 
Мин хезмәт иткәндә Ирбит шәһәре Башкортстандагы иң артта калган район үзәген хәтерләтә иде. Шыксыз урамнар, ватык-җимерек юллар... Мин бит, инде аңарчы Уфаны, Стәрлетамакны, Салаватны күргән кеше буларак, чагыштыра ала идем. Алай да Ирбит ул елларда автоприцеплар һәм “Урал” мотоцикллары эшләп чыгаручы заводы белән дан тота иде. Ирбитне хәтта “СССРның мотоцикл башкаласы” дип тә йөрткәннәр.
 
Без менә шундагы уку-өйрәтү час­тенда (“учебка”да) ярты ел буе метеокүзәтүче-синоптик булырга әзерләндек. Бу “учебка”ны да илдә бердәнбер диләр иде. Биредә һөнәр алган яшь солдатлар илебезнең төрле тарафларындагы хәрби аэродромнарга җибәрелде.
 
Без, нигездә, Башкортстанда һәм Татарстанда туып-үскән егетләр, яртысыннан күбебез татарлар һәм башкортлар идек. Дус, тату, бердәм булдык, кирәк урында бер-беребезне яклаштык. Шунлыктан, солдат тормышының тәүге чорындагы авырлыклары әллә ни сизелмәде. Ул чакта да, әле дә тел­ләр­дә булган “бабайчылык” дигән нәрсә безгә кагылмады.
“Учебка”дагы байтак кына дус­ларның арытабангы гомер юллары белән соңыннан да кызыксынып тордым, хәбәрләштем, сәламнәр җибәр­дем. Менә шуларның берничәсе: Благовар районы үзәгеннән Вил Насыйров белән Кушнаренконың Камышлы авылыннан Рәлиф Басыйров, әллә инде фамилияләре охшаш булганга, якын дуслар иде. Аларның кешелек сыйфатларын мин дә үз күрдем. Илеш егете Салихҗан Хановны еш искә алам, хәл-әхвәлен сорашам. Армиягә кадәр эшләгән колхозларыбыз икебезнеке дә “Урожай” дип аталуы да, икебез дә штанга күтәрү белән шөгыльләнүебез дә безне якынайтты бугай. Салихҗан дустым механизатор һөнәренә тугры калды, игенчелектәге казанышлары өчен аңа кыйммәтле бүләкләр бирелде. Бишбүләктән Шамил Бәхтияров район мәгариф бүлеге мөдире булып эшләде.
 
Учалы ягыннан яшьтәшем Нәгыйм Усманов хәрби хезмәткә техникум тәмамлагач алынган иде. Югары әхлаклы, зыялы булуы, оештыру сәләте белән сокландырды, яхшы спортчы да иде. Үзара җылы мөнәсәбәттә булдык. Армиядән соң Уфа урамнарында очрашканда сөйләшеп тә торгаладык. Арытабангы елларда ул Уфаның Октябрь районына җитәкчелек итте, Башкортстан Президенты Хакимиятен-дә югары вазыйфа башкарды. Аның турында яхшы сүзләр генә ишеттем: ул күркәм сыйфатларын саклаган. Бу чорда инде аның белән аралашмадым. Чөнки минем яшәеш принцибым үзенчәлеклерәк: зур дәрәҗәле чиновниклардан – яшьлек дусларыммы алар, авылдашлармы, кардәш тиешле кешеләрме – ераграк йөрим. Ни өчендер, күңелгә шик төшә. Ул түрәләр болай дип уйлар кебек: “Бу гади журналист башы белән нигә минем янда йөри әле? Мөгаен, миннән берәр ярдәм сорамакчыдыр...”
 
Ирбит шәһәрендә һөнәр үзләш­тергәч, 1970 елның апрель ахырында – бөтен ил шау-гөр килеп В. И. Ленинның 100 еллык юбилеен бәйрәм иткәндә – Киев янындагы Васильков дигән хәрби шәһәрчеккә арытабангы ел ярымлык хезмәтемне дәвам итәргә килеп төштем. ПВО, үзебезчә әйткәндә, “Һава һөҗүменнән обороналау” гаскәрләренең аэродромы. Аның читендә метеостанция бар. Шунда метеокүзәтүче-синоптик эшен башкарырга тиешмен. Вазыйфам һава торышын махсус приборлар белән алдан фаразлап, кирәк урынга хәбәр итү икәнлеге аңлашыладыр инде.
 
Монда даими хезмәт итүче берничә офицер һәм сержант. Солдатлар ике-өч кенә. Ике еллык хезмәтен төгәлләп, өенә кайтып китәргә җыенучы Фәнис Габдрә­фыйков урынына калам икән. Украина башкаласы янындагы аэродромда ике татар, ике якташ (ул – Туймазы районыннан, мин – Авыргазыдан) бер ай чамасы гына бергә хезмәт иттек. Аны “Федя” дип йөртәләр иде, миңа да шул исемне тактылар. Андагы урыс, украин, яһүдләрнең Фанис, Фарит дип әйтергә телләре ничек әйләнсен инде?!
 
“Ике якташ очрашты”, – диләр иде, безгә карап. Метеостанциянең кечкенә коллективы авиация полкы составына керде. Барлыгы – 200дән артык кеше. Шулар арасыннан башка бер якташ та күренмәде. Хәтта безнең рес­публика­ның кайсы тирәдә икәнлеген чамалаучылар да аз иде бугай. (Хәзер алай түгелдер, әлбәттә). Без үзебезне Уфадан дип йөрдек. “Ә-ә, Чишмә янындагы Уфамыни?” – дип тә шаяртучылар табылды. “Деньги есть – в Уфе гуляем, денег нет – в Чишмах сидим” дигән сүзләре дә булган борынгы шаян җыр монда да килеп җиткән икән...
 
Фәнис белән без татарча сөй­ләш­тек. Аталышлары охшаш булган туган районнарыбыз буенча да бер-беребезгә мәгълүматлар бирдек. Туймазыны мин – нефть чыккан яклар, ә шәхесләренә килгәндә, Илһам Шакиров башкаруындагы һәм бөтен төрки халык һушлары китеп тыңлаган “Әниемә хат” җыры авторы Әкрам Даутов белән яраткан сатирик шагыйрем Тимер Арс­лан туган төбәк дип кенә белә идем. Туймазы һәм аның кешеләре турында сөйләгәндә мин бу егетнең туган ягының кайнар патриоты икәнлеген аңладым.
Минем өчен мөһиме тагын шул булды: Фәнис Ирбиттә алган белемемне практика белән ныгытты, һөнәремнең үзенчәлекләренә төшенергә ярдәм итте, үзеңне кемнәр янында ничегрәк тотарга кирәклеген дә аңлатты.
 
Фәниснең урысча сөйләшүе шактый кытыршы иде. (Мин дә шул чама идем). Ничек шома булсын инде! Саф татар авылында туып-үсеп, 10 ел буе барлык фәннәрне дә диярлек үз туган телебездә укыдык бит. “Шул исәптән урыс телен һәм әдәбиятын да...” – дип шаяртабыз кайчак. Мин бик сөйләшеп бармаганлыктан, телемнең кытыршылыгы әллә ни сизелмәгәндер. Акылы нормаль кешегә урысча өйрәнү һич тә проблема түгелдер. Армиядә булуыма бер ел тулуга хәрби гәзит­ләрдә мәкаләләрем чыга башлады.
 
Кыска буйлы, ябык, кара-кучкыл йөзле Фәнис ут кебек елгыр, чая, тәвәккәл һәм, өстәвенә, күп сөйләнүче егет иде. Ул үзен беркайчан да беркемнән дә кыерсыттырмаган. Вазыйфасын да дәгъва белдермәслек башкарган. Бәлки, шул сыйфатлары өчендер, өлкән яшьтәге офицер абзыйлар аны еш искә төшергәндер. Бервакытта да тәнкыйтьләп телгә алганнарын хәтерләмим. Мин анда булган ел ярым эчендә: “Мондый чакта Федя менә шулай эшли иде, болай дип әйтә иде...” – кебек сүзләрне еш кабатладылар. Якташым, милләт­тәшем, адашым (икебез дә “Федя” бит) ерак тарафларда кешеләр күңелендә якты хатирә калдырганы өчен горурлана идем. Аның белән бергә хезмәт иткән башка солдатларны телгә дә алмадылар. Мине дә, соңрак барган егетләрне дә тиз онытканнардыр дип уйлыйм. Чөнки башкаларыбызның аерылып торган үзенчәлеге юк иде: килдек, хәрби бурычны гадәттәгечә үтәдек һәм кайтып киттек...
 
Фәнис белән: “Туган якта очрашканга кадәр!” – дип саубуллашканга 56 ел тулып килә. Нишләптер, очрашмаганбыз. Моңа ихтыяҗ да булмагандыр, ә мөмкинлекләр, һичшиксез, күп иде. Мин аның кайсы авылдан икәнлеген онытканмын, ләкин бу проблема түгел. Туймазы колхоз-совхозларында командировкаларда байтак йөрдем. Уку, эш, иҗат буенча бу районның күп кенә егет һәм кызлары белән даими аралаштым. Тел очымда гына торган: “Сезнең районда Габдрәфыйков фамилияле кешеләр бармы?” – дигән сорауны беркемгә дә бирмә­гәнмен.
 
“Кызыл таң”да 29 ел бергә эшләп, мин пенсиягә чыкканнан соң да өч елдан артык еш күрешкәләп торган Резе­да Галикәевага бу сорауны 2025 елның 4 декабрендә бирдем. “Габдрәфыйков... Фәнис абый... Безнең Төмәнәк авылыныкы бит ул!..” – дип Резеданың йөзе тагын да ныграк балкып китте. (Шуны да өстим: бу авылдан да минем дусларым, танышларым бар). Бер атнадан Резедага Фәниснең армиядәге фотосын китердем. Аның кыска гына сөйләвенчә, Габдрә­фыйков үзләрен­дәге “1 Май” колхозының партком секре­таре, Төмәнәк авыл Советы рәисе (хакимият башлыгы) булып озак еллар эшләгән. Гаилә кормаган. Алтмыш яшен тутырып күп тә үтмәстән бакыйлыкка күчкән.
 
Шундый зур партия комитетына, биләмәгә җитәкчелек иткән икән, димәк, аның оештыру сәләте, лидерлык сыйфатлары булган!

Фәрит ФАТКУЛЛИН,
матбугат ветераны.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас