Белоретта тиздән танылган җырчы Вәсилә Фәттахова исемендәге урам пәйда булачак.
Бу хакта «Башинформа» га Белорет районы башлыгы Азат Хәкимов сөйләгән.
Район башлыгы сүзләренә караганда, мәгълүмат адреслар реестрына кертелгән. Урам шәһәрнең яңа микрорайонында урнашачак.
Вәсилә Фәттахова Белоретта 1979 елның 31 декабрендә туган. Учалы сәнгать һәм мәдәният колледжының хор бүлеген тәмамлый, Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал бүлегендә укый. Эстрадада танылган җырчы Айдар Галимов төркемендә бэк-вокалист булып эшли башлый.
Вәсилә Фәттахова Урал Рәшитовның «Туган як» җырын татар һәм башкорт телләрендә башкаруы белән меңләгән кешеләрнең күңелен яулады. Җыр «Бәллүр сандугач» эстрада җыры фестивалендә «интернациональ җыр» номинациясендә иң яхшысы дип танылды, шулай ук 2008 елдан үткәрелә торган «Татар җыры» халыкара татар җыры фестиваленең «10 еллыкның иң яхшы хиты» номинациясендә лауреат булды.
26 гыйнварда популяр җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың дөньядан китүенә ун ел тулды. Быел истәлекле чаралар Туймазы, Белорет, Салават, Кыргыз-Миякә һәм Уфада уза.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез:
t.me/kiziltanufa