-7 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Шәхес
6 февраль , 16:11

Әхәт Мортазин безнең белән!

Легендар дикторыбызның тавышы кабатланмас. Әмма аның дәвамчылары да бар.

Әхәт Мортазин безнең белән!
Әхәт Мортазин безнең белән!

Республикада "Диктор тавышы" конкурсы быел 7нче тапкыр узды. Ул легендар диктор, Башкортстанның халык артисты Әхәт Мортазинның якты истәлегенә арналды.

Сәнгатьле укучылар арасындагы ярышны "Юлдаш" радиосы, Учалы районы мәгариф идарәсе, Бөтендөнья башкортлары корылтае белән бергә оештыра. Конкурс укучы балалар арасында башкорт теленә хөрмәт булдыру, сөйләм осталыгы, һөнәр сайлауга булышу максатында үткәрелә.

Быел бәйгегә 100гә якын гариза кабул ителде.

1 урынга Баймак шәһәренең 5че гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Азамат Иделбаев һәм Әбҗәлил районының Аскар авылының Таһир Кусимов исемендәге гимназия укучысы Бәхтияр Муллахмәтов лаек булды.

2 урынга Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге 2че Башкорт гимназиясе интернаты укучысы Язгөл Хәйруллина, Кыйгы районының Үрге Кыйгы авылының 2че санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Язгөл Гафарова; Учалы районының Комсомольск урта мәктәбе укучысы Илнара Әбдрәхимова чыкты.

3 урын дипломы белән Уфадан Чулпан Ишмөхәмәтова, Салават районыннан Лилия Кәримова, Куергәзы районыннан Айзар Мөхәмәтшин, Идел буе федераль округының Русия Герое А.В.Достовалов исемендәге Башкорт кадет корпусы укучысы Хәниф Йосыпов бүләкләнде.

Финалга үтүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр, оештыручылардан махсус призлар тапшырылды. Шулай ук "Уңышка омтылыш" номинациясе буенча бүләкләр булды. "Диктор тавышы" конкурсында актив катнашкан мәктәпләргә рәхмәт хатлары бирелде.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген Әхәт Мортазинның туган ягында - Учалы шәһәренең 9нчы полилингваль мәктәбендә үтте.
Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас