-7 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Шәхес
9 февраль , 14:20

“Тормыш юлыгыз хөрмәткә лаек!”

Владимир Путин актер Владимир Заманскийны 100 яшь тулу уңаеннан котлады.

“Тормыш юлыгыз хөрмәткә лаек!”
“Тормыш юлыгыз хөрмәткә лаек!”
Русия Президенты Владимир Путин РСФСРның халык артисты, театр һәм кино актеры Владимир Заманскийны 100 яшьлек юбилее белән котлады. Тиешле котлау Кремль сайтында бастырылган.
"Хөрмәтле Владимир Петрович! Сезне чын күңелдән юбилеегыз – 100 яшь тулу уңаеннан котлыйм. Сезнең һөнәри, тормыш юлыгыз тирән хөрмәткә лаек", - диелә телеграммада.

Президент билгеләп үткәнчә, Заманский Бөек Ватан сугышының фронт юлларын узган, ә аннары үзен сәнгатькә багышлаган, талантлы һәм күпләрнең яраткан артисты булды. Аның эшләре, Путин ассызыклаганча, бүген дә югары осталык һәм һөнәргә тугрылык үрнәге булып кала.

Фото: Центральная киностудия детских и юношеских фильмов им. М.Горького

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас