-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Шәхес
13 февраль , 20:59

Киезгә җан өрүче оста ул!

Аскында гомер итүче Фәридә Хөснетдинованың кул эшләре абруйлы каталогка керде

Аскын авылында яшәүче Фәридә Сәхип кызы ире Гайнетдин Хөснетдин улы белән шәхси хуҗалыкларын үрнәкле итеп алып баралар. Аеруча Фәридә Хөснетдинованың киез басу сәнгатендәге осталыгы киң танылу яулады: аның кул эшләре хәзер районнан читтә дә яхшы билгеле.

Бу шөгылен ул 10 ел элек башлый. Кызы Әлфия аны юеш киез басу техникасы белән таныштыргач, әлеге шөгыль Фәридә ханым тормышының аерылгысыз өлешенә әверелә. Останың тәүге эше оныгы ясаган эскиз нигезендә барлыкка килгән уенчык куян була. Шул чактан аның иҗат эшләре тиз арада күргәзмәләрдә һәм фестивальләрдә югары бәя ала.

2021 елда узган киез сәнгате осталарының “Войлокфест” республика фестивалендә Фәридә ханымның “Аскын бал кортлары”, “Упканкүл авылында алтын көз” һәм “Аскын урманы” дип аталган эшләре дипломнар белән билгеләнә һәм аңа I дәрәҗә лауреат исеме алып килә.

Узган елның августында Уфада үткән елларда узган “Войлокфест” фестивальләре нәтиҗәләре буенча М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда “Художественный войлок: традиции и современность” дип аталган альбом-каталогының презентациясе үтте. Әлеге басмага Фәридә Сәхип кызының эшләре дә кертелгән.

Альбом-каталог Президентның мәдәни башлангычлар фондының грант акчаларына “Белая река” нәшриятында басылган. Җыентыкта борынгы киез басу кәсебенең тарихы, традицияләре һәм бүгенге торышы турында мәкаләләр, шулай ук Башкортстанның һөнәри кулланма-декоратив сәнгатендә киезнең әһәмияте яктыртылган. Басманың төп өлеше өч фестиваль материалларына багышланган.

Презентациягә 120дән артык катнашучы җыелды. Башкортстанның төрле шәһәр-авылларыннан гына түгел, Мәскәү, Златоуст, Казан һәм башка эре шәһәрләрдән дә лауреатлар, дипломантлар һәм Гран-при ияләре килде. Алар арасында Фәридә Хөснетдинова да булды: ул 2021 елда “Халык остасы” категориясенең “Интерьер әйберләре” номинациясендә I дәрәҗә лауреат буларак катнашты.

Фәридә Сәхип кызы белдерүенчә, киез басу аның өчен иҗат кына түгел, ә күңелне тынычландыручы үзенчәлекле рухи дәва да. Йон, төсләр һәм образлар аңа җылылык, илһам һәм шатлык өсти. Бүген дә оста яңа проектлар өстендә эшли, якташлары белән тәҗрибә уртаклаша, башкаларны да иҗатка рухландыра.

Без Фәридә Сәхип кызын уңышлары белән ихлас котлыйбыз һәм иҗади күңелле, тырыш якташыбыз белән чын күңелдән горурланабыз.

Алия ГЫЙЛЬВАНОВА.
Аскын авылы.


"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Читайте нас