Барлык яңалыклар
Шәхес
15 февраль , 10:20

Башкортстан аны онытмый!

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан

Башкортстан аны онытмый!
Башкортстан аны онытмый!
Заманында Башкортстанны, Ырынбур өлкәсен, Татарстанны бөтен дөньяга таныткан ике Муса бар иде. Берсе — очучы Муса Гәрәев (аңа Бөек Ватан сугышы чорында “Советлар Союзы Герое” исеменең 2 таныклыгы, 2 Алтын медале бер көнне берьюлы тапшырыла). Икенчесе — патриот-шагыйрь Муса Җәлил (“Советлар Союзы Герое” исеменә һәм Ленин премиясенә лаек булган бердәнбер милләттәшебез). Әлеге язма соңгысы хакында. Аның әсирлектә язылган ялкынлы шигырьләре, Моабит стеналары аркылы үтеп, Туган иленә кайткан һәм алар инде менә ничә буынны батырлыкка өнди.


Кара Якупта ял иткән

...Муса Җәлилнең 1930 елның 30 июнендә Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудашка язган хатында шундый юллар бар: “Җәйне Уфада үткәрергә булдым, Уфаны бик мактыйлар, эчәр суы тәмле, табигате матур, кызлары сөйкемле, диләр. Бөтен Уралны йөреп чыккач, арыганлыкны бераз басар өчен Абдулла авылында тукталып, кымыз эчәсе килгән иде. Бу баруда Уфа җәмәгатьчелеге, бигрәк тә әдәбиятчылар белән якыннан танышырга телим. Сез мине “Октябрь” журналы белән хезмәттәшлек итәргә чакырган идегез. Шушы баруым Уфа белән тагын да якынайтыр. Мин килгәндә Сез анда булсагыз, күп нәрсәләр хакында сөйләшер идек...”
Ул елда ике шагыйрьгә очрашырга насыйп булмый. Баксаң, Муса Җәлил Абдулла авылында түгел, ә Чишмә районының Кара Якуп авылындагы ял йортында ял иткән. Мондагы очрашулар танылган татар композиторы Җәүдәт Фәйзинең дә хәтерендә сеңеп калган. “Кара Якупта бер ай ял иттек. Урманда саф һава суладык, кичен танцыга йөрдек. Иң күңелле шөгыль әдәби-музыкаль кичәләр оештыру булды. Клубта пианино бар иде. Мин уйнадым, Муса җырлады. Бу кичәләрдә соңрак Башкортстанның атказанган артисткасына әверелгән Зәйтүнә Илбаева да ихлас катнашты”, — дип язган ул бер истәлегендә.
“Кара Якупта ял иткәндә мин Муса Җәлил белән таныштым, — дип хәтерли Зәйтүнә Илбаева. – Ул уртача буйлы, какча гәүдәле, теремек, сүзгә оста кеше иде”.
1933 елда Зәйтүнә Илбаева Мәскәү дәүләт консерваториясенә укырга керә. Татар студиясе студентлары арасында аңа тагын Муса белән очрашырга туры килә. Аның Муса Җәлил сүзләренә язылган җырларны башкаруы араларын тагын да ныграк якынайта.
1936 елның июлендә Муса Җәлил янә Башкортстанга – “Йоматау” шифаханәсенә килә. Бу анда артистлар Әмин Зөбәеров, Галимҗан Карамышев, Хаҗи Бухарский, шагыйрь Хәй Мөхәммәтьяров һәм җырчы Зәйтүнә Илбаева ял иткән вакытка туры килә. “Муса Җәлил килгән”, — дигән хәбәр яшен тизлегендә тарала. Шагыйрь һәм консерваторияне тәмамлаучы туташ биредә иске танышлар кебек очрашалар. Зәйтүнә Илбаеваның хәтерләүләренә караганда, Җәлил ял вакытында “Дим кызы” дигән яңа соңгы шигырен укый.
“Зәйтүнәгә карата җылы хис белән язылган бу шигырь безгә бик ошады”, — дип язган бер ял итүче. Монда шагыйрь Дим буйларын үзенең яшьлеге белән чагыштыра, ә елганың дулкыннарын үзенең фикердәше дип атый. Муса Җәлилнең хатлары Зәйтүнә Илбаеваның гаилә архивында да сакланган. 1962 елда ул “Ағиҙел” журналы редакциясенә дүрт хат тапшыра. Алар журналда басылып чыга.
Муса Җәлил Дим кызына карата күп еллар дәвамында якты хисләр саклап йөртә. 1942 елның 23 гыйнварында Мәскәүдән Көнбатыш фронтка киткәндә ул Зәйтүнә Илбаевага хат җибәрә. “Синең белән хушлашканга ничә җәй, ничә кыш үтеп киткән, — дип яза Җәлил. – Хыялда булса да мин синең белән еш очрашам. Кайчакта радио аша җырлавыңны тыңлыйм да, сине Дим буенда дип хис итәм. Кунакта, дусларда булганда патефонны уйнатып җибәрәбез... Хәтта бер татар солдаты яңарак синең портретың урнаштырылган “Правда” гәзитен күрсәтте. Мин шунда ук сине таныдым һәм шунда ук хәрбиләр алдында башкорт опера театрының тарихы, биредәге сәхнә йолдызы Зәйтүнә Илбаева турында сөйләдем. Ә соңыннан фотографияңә озак карап тордым. Сине бик тә сагынам, Зәйтүнә! Фронтка барып җиткәч тә кыр почтасының номерын җибәрермен. Җавап бирерсең бит?! Дошманны җиңеп, очрашырга язсын. Син шуны телә. Исән-сау бул. Синең дустың”. Муса Җәлилнең Зәйтүнәгә язган соңгы хатының эчтәлеге шундый була.

“Татар клубы”ндагы очрашу

Әдипне күреп белгән кешеләр Башкортстанда күп булмый, шундыйлардан бөек шагыйрьнең яшьтәше Мәрхәбә Богданова (Стәрлетамак районының Бүреказган авылында туган) исә заманында аның сәламен республика халкына җиткергән. Ул, Мәскәү пединститутын тәмамлагач, башкаланың Сокольники районы мәктәбендә укыткан. Бу чорда Муса Җәлил шул институтта “Татар клубы” түгәрәге оештырган була. Яшь укытучы аның утырышларында катнашкан була. Мәрхәбә шунда ук Муса Җәлилнең алдан күрүчән, ил турында кайгыртучан кеше икәнлеген аңлый. Ә бит күпләр немецларның безгә каршы сугыш ачачагын сизенгән. Муса Җәлил дә, аларга каршы нәфрәт белдереп, илне саклау мәсьәләсенә зур игътибар юнәлткән була.
“Түгәрәк утырышлары күбрәк әдәби әсәрләрне тикшерүгә багышлана иде, — дип яза Мәрхәбә үзенең истәлекләрендә. — Иң элек Муса Җәлил яшь шагыйрьдән, яки язучыдан сорый, соңыннан үзенең тәкъдимнәрен әйтә. Беркайчан да аның кешеләргә каты эндәшкәнен хәтерләмим. Бәлки, шуңадыр, яшьләр бик ихлас йөри иде бу түгәрәккә. Хикәяләргә дә анализ ясала иде. Бер утырышта Муса Җәлилгә үземнең кыска гына ике хикәямне укырга җөрьәт иттем. Икесе дә балалар турында иде. Беренчесен укыгач, Муса Җәлил: “Яхшы бу”, — диде. Икенчесен дә укыдым. Яшьтәшем Муса бу автобиографик әсәрне тәэсирләнеп тыңлады, чөнки кеше күңеленең матурлыгын ачканымны күрде булса кирәк.
— Бик удачно, — диде. — Әниегез дә бик яхшы күңелле икән. Әллә шушы апа теләге белән Мәскәүләрдә укып йөрисездер дә, бәлки...
Әсәрне анализлаганда Муса Җәлилнең әкрен генә бүлмә буйлап йөрү гадәте бар иде. Бервакыт ул, нишләптер, миңа игътибар итте, бәлки, сөйләм үзенчәлегем кызыксындыргандыр, шуңа яныма туктап сорады:
— Сез кайдан?
— Мин Башкортстаннан, — дидем.
Гаилә хәлемне, эшемне сораштырды, ә соңыннан:
— Әгәр кайтсагыз, миннән Башкортстанга сәлам! — дип, шаян итеп яңгыратып әйтте. Хәтта җиңел генә итеп кулын болгап куйды...
Муса Җәлилнең һәлак булуын белгәч тә, гомумән, гомерем буена, аның исемен ишеткән саен шагыйрьнең кайнар сәламен вакытында җиткермәвенә йөрәгем еллар дәвамында сыкрады...
Тагын исемдә калганнарның бер мизгелен хәтергә төшерәм. Бервакыт Муса Җәлил Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”ын бирде дә: “Танышыгыз, конференция үткәрербез”, — диде. Әсәрне ныклап өйрәндем, героиня белән безнең рухи халәтләр охшаш иде. Мин дә бит, яшь балам бар көе, җәмәгать эшләре белән чапкан булам. Шуңа күрә конференция барышында үз фикерләремне белдердем. Конференциягә Гадел Кутуй һәм Габдрахман Әпсәләмов та килгәннәр иде. Дистә еллардан соң Уфада әлеге әсәр буенча спектакль караганда уйларым шул конференция кичендә булды. Ә бит конференциядән соң фотога төштеләр. Тик мин генә, ашыгып, балаларым янына кайтып киттем. Их, яшьлек! Ичмасам, истәлеккә Муса Җәлил, Гадел Кутуй белән төшкән фотосурәтем дә калмады...”

“Тарихлардан укып ятларлык...”

Заманында Муса Җәлилнең уку программасына кертелгән “Вәхшәт”, “Җырларым” һәм башка шигырьләрен ятлап үстек. Башкортстан мәктәпләрендә, педагогик юнәлештәге уку йортларында белем алган милллионлаган укучы-студент бүген дә бу ялкынлы әсәрләрне онытмый. БДУда укыганда “Акчарлаклар” стена гәзитендә Герой-шагыйрьгә багышлап махсус сәхифә чыгардык, конференцияләр, иҗат кичәләре оештырдык. Бу тәңгәлдә галим, якташыбыз, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Гази Кашшафның патриот-шагыйрьнең иҗатын тирәнтен өйрәнүен ассызыклау да урынлыдыр.
Ә бит Муса Җәлил белән бергә Башкортстан каһарманнары: тереләй яндырылган Рәхим Саттар, шулай ук Әмир Үтәшев, Фуат Булатов, Галләнур Бохараев, Гариф Шабаев Җиңү көнен якынайтуга искиткеч зур өлеш керткәннәр. Бу җәһәттән Миякә районы үзәгендә — Галләнур Бохараевка, Ярмәкәй районының Турай авылында фермер Раил Латыйпов ярдәме белән Гариф Шабаевка һәйкәл-бюст урнаштырылган. Болар — әлбәттә, якташларыбызга искиткеч кадер-хөрмәт.
Муса Җәлилнең исемен мәңгеләштерү йөзеннән 1956 елда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры коллективы күренекле әдип Нәкый Исәнбәтнең (тумышы белән Башкортстаннан) “Муса Җәлил” дигән спектаклен куя. Үз чиратында, Башкортстан халкы патриот-шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы белән кызыксынып яши. Мәктәпләрдә, педагогия колледжларында, татар гимназияләрендә, югары уку йортларында әдипнең иҗаты тирәнтен өйрәнелә. Зирәклек, акыллылык, алдан күрүчәнлекне, кешенең эчке дөньясын аңлауны Муса Җәлил иҗатының төп психологик-педагогик сыйфатлары дип кабул итә студентлар. Җәлилгә бәйле әдәби-музыкаль кичәләр, викториналар, әдипнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләүгә конкурслар, китапларыннан күргәзмәләр оештыру, җырларын башкару, стена гәзитләре чыгару — боларның һәммәсе Герой-шагыйрьгә дан җырлау билгесе. Бу тәңгәлдә күренекле башкорт галиме Ким Әхмәтҗановның фәнни мәкаләсендәге бер фразаны гына мисалга китерәм: “Муса Җәлилнең дәртле җырлары Башкортстанга йөрәк хисе тарафыннан салынган рухи юллар аша килде. Килде, ләкин кире китмәде. Алар Урал акланнарында, Агыйдел, Дим буйларында чәчәк атар өчен мәңгегә калды...”
Күренекле якташыбыз Нил Юзиев язганча, Җәлилнең “кылган эшләре, батырлыклары — җир кешесенеке, кичереш-уйлары — җир улыныкы”. Ә бит рухының бөеклеге – “Моабит дәфтәрләре”нең лирик герой образы Прометей, Данко образларына тиң. Башкортстан халкы исә татар дөньясының иң бөек улларының берсе Муса Җәлилне, кызы Чулпанны онытмый. Әйтик, Уфа шәһәренең Дим районында бер урам Герой-шагыйрь исеме белән йөртелүе — күпләребез өчен олы горурлык. Шулай ук, Башкортстан әдипләре, журналистлар, укучылар патриот-шагыйрьнең туган җире — Ырынбур өлкәсенең Шарлык районындагы Мостафа авылына да эзне суытмыйлар. Берничә ел элек авылдашларымны андагы мәһабәт мемориаль комплекска алып барган идем. Муса Җәлил һәйкәленә тере чәчәкләр салдык. Анда алган истәлек-хатирәләр бүген дә күңелләрне җылытып тора...

Әнвәр Сөләйманов,
журналистика ветераны.

 

Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас