Барлык яңалыклар
Шәхес
16 февраль , 09:09

"Минем кырыгымда да..."

Илсөя Бәдретднова Пермь краенда фаҗигале һәлак булган Ильяс Гыймадетдиновның кырыгында әнисен, туганнарын күреп кайтканнан соң, үзәк өзгеч язма калдырган.

"Минем кырыгымда да..."
"Минем кырыгымда да..."

«Өй алдына машина килеп туктаса, ишеккә барам. Күңел ышанмый. Йөгереп килеп керер дә: «Нихәл анда әнкәм», – дип кочаклап алыр кебек әле», – дип сөйли мәрхүмнең әнисе.

Ә энесе Зифа Нагаева иҗат иткән күңелләрне актарырлык шигырь укый.

«Ильяс бөтенебезгә дә изгелек күрсәтергә өлгергән. Ике генә тапкыр очраша торган кеше булса да, күңелгә бик нык авыр. Һәр көнне аралашкан кешесенә һәм гаиләсенә, балаларына ничек авыр икәнен күз алдына китерергә дә куркыныч. Бүген концерт, шуңа юлга чыгарга ашыгам. Бүген дә шундый фикер белән кайтып китәм: изгелекләр белән һәр кешенең күңелендә якты, яхшы кеше булып калырга дигән юл белән яшәсәм иде. Минем кырыгыма җыелганда, бер генә кешедә дә «ул әлләни яхшы кеше түгел иде» дигән уй булмасын иде. Чыннан да, Ильясны зурлаган кебек зурларлык итеп яшәргә кирәк икән. Шундый фикерләр белән кайтып китәм. Гаиләсенә сабырлык», – ди Илсөя Бәдретдинова.

Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас