“Рим Идиятуллин Тукай премиясенә лаек шагыйрь. Беркайчан бүләкләр сорап йөрмәде, биргәненә канәгать булды. Һади Такташ премиясен алды, – дип сөйләгән иде аның турында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин. - Без якташлар, яшь чактан дус булдык. Минем туган авылга кунакка бик еш кайта идек. Бик күп очрашулар, шигърият турында сөйләшүләр булды. Хатлар алыша идек. Рим Идиятуллин көчле, чын шагыйрь иде. Сәнгать, фикер ягыннан да безнең шигърияткә керткән өлеше бик зур. Аның үз моңы, алымнары, образлары. Берсенә дә охшамаган шигърият. Аның укытучысы Әнгам Атнабаев беренче шигырьләреннән үк ул аңа үзенең фатихасын биргән, хәерле юл теләгән. Гомер буе “Кызыл таң”да эшләде. Бөтен материаллар, әдәби әсәрләр аның кулы аша үтте. Бик күп яшьләр аңа рәхмәтле. Эшләгәндә үзеннән соң килгән татар шагыйрьләренә, язучыларына ярдәм итте. Принципиаль, үз сүзле шагыйрь. Мин аны бик хөрмәт итәм."
***********************
Сынды нурлары кояшның,
Моңсу кичләр дә җитте;
Рәхмәт сиңа, тәүге ярым!
Шул бәхетсез мәхәббәтем
Мине бәхетле итте,–
Гомерлек илһам сипте.
Сулкылдый йөрәк, исемә
Төшерсәм сабый чагым:
Телеңдә җылытып суздың
Туң ипи кыерчыгын…
Белсәң, Әнкәм! – ваемлыга
Дөньясы һаман салкын.
Кай тарафка ташламасын
Тәкъдир адәм баласын,
Башың күктә – табаныңда
Тойсаң туфрак җылысын;
Туган җирем! – җирсер күңел
Синдә таба дәвасын.
Рәхмәтем бар язмышыма:
Маймычын да, маймылын да
Яраттым үз төсендә;
Тирбәттем халкым аһ-зарын
Җанымның бишегендә
Гомер – искән җил генә.
Рим Идиятуллин.
Фото: "Казан утлары" журналыннан.