Барлык яңалыклар
Шәхес
27 февраль , 09:25

“Кулинария патшабикәсе”

Башкорт милли аш-суын пропагандалаучы, китаплар авторы Индүсә Арсланова 85 яшен билгелиДүртөйле районының Күккуян авылында яшәүче Һәдия апаны авылдашлары тырышлыгы һәм осталыгы өчен “уңган” дип йөртә иде. Ул берүзе өч кызын һәм улын тәрбияләп үстерде. Ире Әмирҗан Мәкъсүтов 1942 елның 7 мартында яу кырында башын сала. Авылдагы бер генә мәҗлес тә Һәдия ападан башка үтмәде диярлек: чәк-чәк, урама, зур бәлеш пешерергә аны чакыралар иде.

“Кулинария патшабикәсе”
“Кулинария патшабикәсе”
– Әтием Әмирҗан Нәбиулла улы 1905 елда Байкал авылында дөньяга килә. Күккуян авыл Советына кергән ул авыл хәзер юк. 1929 елда әти минем әнигә өйләнгән. Әти Күккуян авылында баш хисапчы булып эшли, яхшы белгеч булып саналган. Авылдашлары аның беренче булып отчет тапшыруын һәм хезмәттәшләренә һәрвакыт ярдәм итүе турында сөйли иде, – дип хәтерли Индүсә Арсланова. – 1931 елда – олы апам Фәнүсә, ә 1936 елда Фида апа туа.
 
Аннары бер-бер артлы Дамир белән Дамира дөньяга киләләр. Ләкин алар бер ел да яшәмичә тифтан үлгәннәр. 1938 елда абыем туа. Әти, алдагы балаларының исән калмавын искә төшереп, исем өстендә озак уйланган. Ул улына “Индүс” (инде үс) дигән исем бирә. Абый исән кала, сәламәт һәм көчле булып үсә. Мин 1941 елның 25 февралендә гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килгәнмен. Әтием миңа “Индүсә” (инде үсә) дип исем куша. Аллаһка шөкер, мин озын һәм бәхетле гомер кичерәм.

Индүсә Әмир кызына мәктәптә уку җиңел бирелә: ул яңалыкларны өйрәнергә ярата һәм яхшы билгеләр ала.

– Мәктәптә безне белемгә генә түгел, ә мөһим тормыш күнекмәләренә дә өйрәттеләр: дуслыкка, үзара ярдәмләшүгә, өлкәннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәткә, Ватанга һәм ата-аналарга мәхәббәткә. Бәлки, бу көндәлектәге билгеләргә караганда да мөһимрәктер. Мәктәп еллары – гомеремнең иң якты истәлекләренең берсе, – ди Индүсә Арсланова.

Индүсә Әмир кызы әнисенең тырышлыгы белән генә авылдан чыгып китә. Һәдия Тимерхан кызы колхоз рәисенең хатыны аша кызын шәһәргә укырга җибәрергә рөхсәт ала. Ләкин кызны алда тагын бер җитди сынау көткән икән. Аттестатында гел яхшы билгеләр булуга карамастан, Индүсә, урыс телен начар белгәнлектән, медицина училищесына имтиханда инша язганда түбән билге ала. “Кызым, әйбәт укы, тырыш һәм тәртипле бул, минем йөзгә кызыллык китермә”, – дип әнисе бит аны ничекләр тырышып шәһәргә озатты, ә ул имтиханны тапшыра алмады. Хәзер ничек итеп авылга кайтмак кирәк? Индүсә бераз уйлана да документларын башкаланың Карл Маркс урамындагы кулинария училищесына тапшыра…

Кыз 1961 елда уку йортын тәмамлап, “Нефтьче” ресторанында 5нче разрядлы аш пешерүче булып эшли башлый. Ресторанда эшләү аңа беренче көннән үк ошый. Чандыр гәүдәле, һәрвакыт йөгереп йөрүче, төрле сораулар белән өлкән хезмәттәшләренә еш мөрәҗәгать итүче кызны ике айдан мөдирнең җитештерү буенча урынбасары итеп тәгаенлиләр.

1966 елда Индүсә Әмир кызы читтән торып Мәскәү совет сәүдәсе техникумын тәмамлый, азык-төлек әзерләү буенча техник-технолог һөнәрен үзләштерә. Ашнакчы-бригадир, мөдир урынбасары, Республика рестораннар трестының җитештерү буенча мөдире булып эшли. 1973 елда БАССР Министрлар Советы оештырган ике еллык югары кулинарлар курсын тәмамлый. 1991 елга кадәр (18 ел) курсларның базасы булган “Россия” ресторанында өлкән мастер булып хезмәт сала. Бу елларда Индүсә Арсланова йөзләрчә югары квалификацияле кулинар әзерли. 1976 елда ул Мәскәүдә “Русия мастер-ашнакчысы” исеменә имтихан тота һәм Башкортстанда беренчеләрдән булып аңа лаек була.

Нәкъ Индүсә Арсланова русиялеләрне һәм чит ил кунакларын Башкортстанның милли аш-суы белән таныштырды, дисәк, һич арттыру булмас. 1977 елда Индүсә Әмир кызы җитәкчелегендәге бригада СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә башкорт милли аш-суы әзерли. 1981 елда ул җитәкчелек иткән ашнакчылар бригадасы Германия Демократик Республикасында немецларны милли ашлар әзерләргә өйрәтә һәм “Башкирия” ресторанын ачарга ярдәм итә. Индүсә Арсланова башкалабыз Уфадагы “Һалле” ресторанын ачуда да актив катнаша. 1992 елда ул җитәкчелек иткән бригада Австриядә башкорт милли аш-суын тәкъдим итә.

“Кулинария патшабикәсе” Индүсә Әмир кызы илле елдан артык фидакарь хезмәте өчен 1981 елда – “Халыклар дуслыгы” ордены, 1987 елда – “Хезмәт ветераны” медале, 1988 елда “Совет сәүдәсе отличнигы” билгесе белән бүләкләнгән. 1996 елда аңа “Башкортстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. 2006 елда Индүсә Арслановага азык-төлек индустриясе өлкәсендә иң югары бүләк — “Алтын торна” тапшырылды. 2016 елда Русия кулинарлары ассоциациясенең “Дәрәҗә билгесе кавалеры” исеменә лаек булды. Аның исеме “Башкортстан Республикасының 100 еллыгына казанышлар елъязмасы” библиографик-публицистик басмасына (2018) һәм “Дүртөйле энциклопедиясе” фәнни-популяр белешмәсенә (2020) кертелгән.
Индүсә Арсланова башкорт аш-суын актив пропагандалаучы булып тора. 1985 елда – “Блюда башкирской кухни” дигән 15 фотооткрыткадан торган җыелма, 1988 елда “Башкирская кухня” дигән альбом чыгарды. Алар тиз арада сатылып бетте.

1977 елда Мәскәүдә очрашкач, милли аш-су турында китап чыгару идеясен аңа коллегасы, Татарстанның мастер-ашнакчысы Юныс Әхмәтҗанов бирә. Индүсә Әмир кызының беренче китаплары дөнья күргәнгә кадәр байтак вакыт үтә. Индүсә Арсланова — “Блюда башкирской кухни”, “Башкирская кухня”, “Традиционная и современная башкирская кухня”, “Сәк-Сәк менән Бауырһаҡ нисек тәмле ризыҡ әҙерләргә өйрәнде. Как Чак-Чак и Баурсак научились вкусно готовить”, “Кухня народов Башкортостана”, “Мусульманская кухня. Традиции и праздники в Исламе”, “Выпечка на любой вкус”, “Авторские рецепты и кулинарные секреты Индусы Арслановой”, “Янтарем искрятся соты” (2022), “Лучшие блюда башкирской кухни. Традиции сквозь века” (2024) дигән китаплар авторы.
Индүсә Арсланова 2002 елда чыккан “Сборник рецептур блюд и кулинарных изделий Башкортостана” җыентыгын эшләүчеләрнең берсе.

– Безнең гаиләдә 1840 елгы бакыр тәңкәдән ясалган кисү коралы бар. Аның белән Дүртөйле районының Атсуяр авылында яшәгән нәнәм Мәрзия Җиһангир кызы урама әзерләде. Аннары бу эш коралын әнием Һәдия Тимерхан кызы кулланды, ә хәзер инде 40 ел мин аның белән урама әзерлим. Аны кызым Динара Рифкать кызына тапшырырга телим. Аллаһ боерса, ул безнең гаиләдә бу корал белән урама пешерүче дүртенче буын вәкиле булачак, – ди шушы көннәрдә 85 яшен билгеләүче Индүсә Арсланова. – Җәмәгать туклануы өлкәсендә “Яхшы ашнакчы яхшы табиб кебек” дигән гыйбарә бар. Моның белән килешмәү мөмкин түгел, чөнки аш пешерү – ул зур җаваплылык һәм авыр хезмәт. Мин илле елдан артык гомеремне шушы хезмәткә багышладым һәм бер генә тапкыр да үкенгәнем булмады. Аллаһ Тәгаләгә кичергән гомерем, гаиләм, туганнарым һәм язылган язмышым өчен мең-мең рәхмәтлемен.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

“Кулинария патшабикәсе”
“Кулинария патшабикәсе”
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас