Барлык яңалыклар
Шәхес
3 март , 09:56

Бер гаилә Геройлары

Башкортстанда гына түгел, тоташ илебездә сирәк очраган бер күренеш бар: Уфа губернасы Бөре өязенең Карача-Елга авылында (хәзер Кушнаренко районына карый) яшәгән Шакировлар гаиләсендә ике Герой, өч Ленин ордены кавалеры туып-үскән! Тәүгесе – гаилә башлыгы, танылган педагог, галим, тел белгече, Хезмәт Герое Закир Шакир улы, икенчесе – аның улы, күренекле партия һәм дәүләт эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое Мидхәт Закир улы. Лия Закир кызын исә мәгариф өлкәсендәге герой дип әйтергә мөмкин: ул – Казан дәүләт педагогия институты профессоры, РСФСР һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган укытучысы. Быел республикабыз җәмәгатьчелеге күренекле бу өч шәхеснең юбилейларын билгеләячәк: Закир Шакировның тууына – 145, улы Мидхәт Шакировка – 110, Лия Закир кызына 105 ел тула. Шунысы да игътибарга лаек: аларның өчесе дә – Ленин ордены кавалерлары.

Бер гаилә Геройлары
Бер гаилә Геройлары

“Тере энциклопедия”

Мәгърифәтче, галим, укытучы Закир Шакиров 1881 елның 3 ноябрендә (яңа стиль буенча 16 ноябрьдә) туа. Әтисе Мөхәммәтшакир Мөхәммәтҗанов авыл­ның хәлле кешесе исәпләнә, мәчеттә мулла һәм мәдрәсәдә мөдәррис булып эшли. Күпбалалы гаиләдә үскән 8 малай һәм бер кыз төпле белемгә ия була.
Закир 1902 елда Казан шәһәрендәге “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлый. Гарәп һәм фарсы телләрен үзләштерә, Көнчыгыш әдәбиятын һәм философиясен ныклап өйрәнә. Ул Мәҗит Гафури белән бер чорда гыйлем эсти, булачак халык шагыйре белән дуслыгы озак еллар дәвам итә. Укуын тәмамлагач, сәләтле егетне мөгаллим ярдәмчесе итеп эшкә калдыралар.

Үзен төрле фәннәр буенча белем иясе итеп таныткан Закир Шакиров 1909 елда география дәреслеген әзерләп нәшер итә. 1912-15 елларда А. Л. Шанявский исемендәге Мәскәү халык университетында белемен камилләш­терә, шуннан соң туган ягына кайтып төпләнә.
Закир Шакиров 1915 елдан Уфа губернасы земство идарәсенең халык мәгарифе бүлегендә эшли башлый. Арытаба өчьеллык мөселман педагогия курсларында укытучы була. 1917 елның 3 ноябрендә Русиядә мөселман балалары өчен беренче 8 еллык гимназия оештыруда катнаша. 1919 елдан 2нче башкорт-татар мәктәбе мөдире булып эшли, берьюлы Көньяк Урал музее эшенә дә җитәкчелек итә.
1920 елдан Закир Шакир улы К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтында эшли. Биредә 1931-51 елларда (өзек­лекләр белән) башкорт теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире була.

Табигатьтән бирелгән сәләт­ләргә ия Закир Шакиров үзен аеруча башкорт теле белгече итеп таныта. Тел гыйлеме, этнолингвистика аның гыйльми тикшере­нүләрендә төп урынны били. Телче-галим – дүрт дистәдән артык гыйльми хезмәт, терминнар сүзлекләре һәм башкорт теле дәреслекләре авторы. Болардан тыш, белем иясе Уфа һәм Казан губерналарының географиясе буенча дәреслекләр дә әзерләп нәшер итә.

Закир Шакиров 1924, 1934 елларда “Уроки башкирского языка для русских” дип аталган дәреслек чыгара. Бу уку әсбаплары рес­публиканың дәүләт органнарында эшләүче, әмма башкорт телен белмәүче җаваплы хезмәткәрләр өчен телне үзләштерү кулланмасы була.
1926 елда танылган телче Баку шәһәрендә узган СССР тюр­кологларының беренче съездында катнаша. Әйткәндәй, анда төрки телле халыкларның язмасын латин алфавитына күчерү мәсьәләсе карала.

Арытабангы елларда Закир Шакир улы латин язмасында нәшер ителгән беренче дәреслекләр һәм уку әсбап­ларының авторы була. Алай гына да түгел, узган гасырның 30нчы елларында ботаника, химия, математика буенча урыс-башкорт сүзлекләре һәм лингвистик терминнар сүзлеген төзи. Беренче тапкыр дөнья күргән “Русско-башкирский словарь” академик сүзлеген әзерләүдә дә маһир телче актив катнаша.
Закир Шакиров башкорт әдәби теленең гыйльми терминнарын булдыруда, башкорт алфавитын һәм урыс графикасы нигезендә яңа орфографиясен эшләүдә дә тырышлык күрсәтә.

1928-32 елларда Закир Шакир улы СССР Фәннәр академиясе тарафыннан оештырылган телче-фольклорчыларның берлектәге экспедицияләрендә катнаша. Бер фәнни сәфәр вакытында ул хәзерге Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районында Мифтахетдин Акмулланың “Башкортларым, уку кирәк, уку кирәк!” дигән шигырен язып ала.
З. Ш. Шакиров 1932-41 елларда Башкортстанның Тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институтында, моннан тыш, Халык мәгарифе кадрларының квалификациясен күтәрү институтында, Башкорт дәүләт медицина институ­тының тел гыйлеме кафедрасында эшли. Кыскасы, гомеренең ахырына кадәр Закир Шакир улы милли кадрлар әзерләүдә, республика мәгарифе һәм башкорт тел гыйлеме өлкәләрендә зур фидакарьлек күрсәтә.
Халык мәгарифен, башкорт фәнен үстерүгә һәм милли кадрлар әзерләүгә зур өлеш керткән өчен З. Ш. Шакировка “Хезмәт Герое” һәм “Башкорт АССРының атказанган фән эшлеклесе” дигән мактаулы исемнәр бирелә. Моннан тыш, ул озак еллар намуслы эшләп, югары казанышларга ирешкән өчен Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнә.

Закир Шакир улын республика җитәкчелеге, хезмәттәшләре һәм студентлар нык хөрмәт итә. Төс-килбәте белән бөек урыс язучысы Максим Горькийга охшап торган галим-педагогны студентлары яратып “безнең Горький”, “тере энциклопедия” дип йөртә.
Башкорт тел гыйлеме үсешенә саллы өлеш керткән күренекле галим-тюрколог, башкорт язма теленә нигез салган лингвистларның берсе, “укытучыларның укытучысы”, мәгърифәтче 1968 елның 3 декабрендә вафат була.
Закир Шакир улы хатыны Гафифә Якуп кызы (1891-1958) белән ике бала тәрбияләп үстерә. Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит: гомере буе мәгариф өлкәсендә эшләгән кызлары Лия (1921-2015) укытучы-методист, тел белгече, педагогия фәннәре докторы, профессор булуга ирешә. Ул, 420 гыйльми хезмәт авторы һәм югары мәктәп укытучысы буларак, РСФСР һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, “ТАССРның атказанган укытучысы” исемнәренә лаек була, Ленин ордены белән бүләкләнә.

Данлыклы беренче секретарь

Ә инде Шакировлар гаиләсендә 1916 елның 5 октябрендә Уфа шәһәрендә дөньяга килгән Мидхәт Закир улы республикабызда гына түгел, тоташ илебездә данлыклы партия һәм дәүләт эшлеклесе булып таныла. Башкортстан Милли архивында аның кыйммәтле документлардан торган шәхси фонды бар (БР МА. Ф.П-122. Оп. 222. Д. 1798).

Әйе, Мидхәт Шакировның шәхси фондында әтисе Закир Мөхәммәтшакир улына кагылышлы бик күп документ, шул исәптән Шакировларның шәҗәрәсе саклана. Бу документаль мирас нигезендә күренекле телче, педагог, БАССРның атказанган фән эшлеклесе, Хезмәт Герое Закир Шакировның тууына 140 ел тулу сәбәпле 2021 елда Милли архивта бай эчтәлекле күргәзмә оештырылды.

Мидхәт Закир улының Милли архивта сакланган шәхси документлары арасында аеруча автобиографиясе игътибарга лаек. Анда Башкорт АССРын яңа биеклекләргә күтәргән олуг шәхеснең тормыш һәм хезмәт юлы ачык бәян ителә. “...1932 елда тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлагач, Уфа паровоз ремонтлау заводы карашындагы ФЗУда белем алдым, – дип яза ул. – 1934-36 елларда рабфакта укуны дәвам иттем. 1936 елда Бежицкийдагы машиналар эшләү институтына укырга кердем һәм аны 1941 елда тамамладым. 1942 елның гыйнварыннан 1947 елның сентябренә кадәр 656нчы заводта эшләдем: инженер, өлкән инженер, заводның баш механигы урынбасары, заводның баш механигы... 1947 елның 15 сентябреннән 1947 елның декабренә кадәр Уфа шәһәренең Ленин районы комитеты секретаре вазыйфасын башкардым. Аннан БАССРның Урман сәнәгате министрлыгына баш инженер вазыйфасына күчерелдем. Анда1948 елның октябренә кадәр эшләргә туры килде...”
Төрле тармакта җаваплы вазыйфалар башкарып, бай тәҗрибә туплаган 32 яшьлек Мидхәт Шакировны тагын да җаваплырак урынга үрләтәләр: 1948-52 елларда ул Геофизик приборлар һәм аппаратура заводы директоры булып эшли. Арытаба 74нче төзелеш-монтаж идарәсе начальнигы итеп тәгаенләнә.

СССР Нефть сәнәгате пред­приятиеләрен төзү министр­лыгының 1955 елның 6 августындагы приказы белән М. З. Шакиров “Нефтепроводмонтаж” трестының управляющие урынбасары, баш инженеры итеп тәгаенләнә. Аның җитәкчелегендә, Советлар Союзында бик күп мөһим объектлар белән беррәттән, “Бохара – Урал”, “Саратов – Пенза”, “Туймазы – Омск”, “Омск – Иркутск”, “Уфа – Омск” һәм башка газүткәргечләр файдалануга тапшырыла.

КПССның Башкортстан өлкә комитеты секретаре З. Н. Нуриев кул куйган характеристикада Мидхәт Закир улының эшлекле һәм кешелек сыйфатлары бәян ителә, аның принципиаль, үзенә һәм башкаларга таләпчән булуы, трест коллек­тивында зур абруй казануы турында әйтелә. Югары даирәдә хезмәт эшчәнлеге югары бәя алган абруйлы җитәкченең тормыш юлы тиздән икенче юнәлеш ала: 1963 елда ул КПССның Уфа шәһәр комитеты беренче секретаре итеп тәгаенләнә. М. Шакиров җитәкчелек иткән елларда башкалада бик күп заводлар, фабрикалар төзелә, яңа торак йортлар, сәүдә үзәкләре калкып чыга, мәдәни учаклар, парклар, скверлар барлыкка килә.
Кайда эшләсә дә, үзен принципиаль, уңган, намуслы җитәкче һәм зирәк оештыручы итеп таныткан М. З. Шакиров КПСС өлкә комитетының 1969 елның 15 июлендә үткән VII пленумында Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре итеп сайлана.
Мидхәт Закир улы идарә иткән 18 ел эчендә Башкорт АССРы илебезнең иң алдынгы төбәкләренең берсенә әверелә, республика шәһәрләре, район үзәкләре һәм авыллары танымаслык булып үзгәрә.

1950-60 елларда Советлар Союзының төрле төбәкләрендә нефть­үткәргечләр төзелешендә һәм 1969-87 елларда Өлкә комитетының беренче секретаре булып эшләгән чорда Мидхәт Шакиров республикабызны социаль-икътисади җәһәттән үстерүдә югары казанышларга ирешкәне өчен “Социалистик Хезмәт Герое” исеменә, биш Ленин, ике Хезмәт Кызыл Байрак орденнарына лаек була. Моннан тыш, аңа Русиянең мактаулы төзүчесе, мактаулы нефтьчесе исемнәре дә бирелә. СССР Югары Советының 7-11нче чакырылыш депутаты буларак та ул Башкортстан һәм аның күпмилләтле халкы мәнфәгатендә зур эшләр башкара.
1981 елда Кремльдә Баш­кортстанның бер төркем хезмәт алдынгыларына югары бүләкләр тапшырыла, шушы ук тантанада Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре Мидхәт Закир улы Шакировка “Социалистик Хезмәт Герое” исеме бирелә. Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Генеральный секретаре Л. И. Брежнев үз чыгышында республикабыз җитәкчесе турында болай ди: “Башкортстан – химия, энергетика, машиналар эшләү, нефть, терлекчелек һәм игенчелек тармаклары нык үскән бай төбәк. Аның илебез үсешенә керткән өлеше артканнан-арта. Бу уңышларда, әлбәттә, иптәш Шакировның хезмәте зур”.
Шакировлар ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерә. 1945 елда туган уллары Рифкать әтисе юлыннан китә. Уфа дәүләт нефть институтын тамамлагач, илебезнең төрле төбәкләрендә нефтьүткәргечләр төзүдә катнаша. СССР Халык хуҗалыгы академиясендә белем ала, техник фәннәр докторы, профессор дәрәҗәләренә ирешә. 1986 елдан Бөтенсоюз торбаүткәргечләр төзү һәм куллану фәнни-тикшеренү институтының генеральный директоры булып эшли. 1999 елда өченче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты булып сайлана. Рифкать Мидхәт улы Хезмәт Кызыл Байрак, Дуслык, “Почет билгесе” орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. РСФСРның һәм Башкорт АССРның атказанган төзүчесе исемнәренә лаек була.
Шулай итеп, XIX гасырда яшәгән дин әһеле, мәгърифәтче Мөхәм­мәтшакир Мөхәммәтҗановның 9 баласыннан таралган булдыклы токым – Шакировлар династиясе – Русия һәм Башкортстан тарихында якты эз калдыра.

Ниязбай СӘЛИМОВ,
филология фәннәре кандидаты.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас