Күренекле шагыйрь һәм журналист, Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзи Гомәров – әдәбиятта сатира һәм юмор жанрын үстерүгә зур өлеш керткән каләм остасы. Аның лирик һәм юмористик шигырьләре дә, фельетон һәм эпиграммалары да саллы гына
китапларында урын алды.
Ул әдәбиятка 1950 еллар уртасында килә. Аңа кадәр 1947-51 елларда “Челябинск-40” ябык шәһәрендә хезмәт итә. 1951-56 елларда туган районы Стәрлебашта комсомол һәм партия эшендә була. 1956 елда Фәйзи Муллагали улы республиканың “Һәнәк” журналында эшли башлый. Шул ук елда Ф. Гомәровны “Кызыл таң” гәзитенә эшкә чакыралар һәм ул 1958 елга кадәр гәзитнең үз хәбәрчесе вазыйфасын башкара. Биредә эшләгән чорда талантлы каләм иясен СССР Журналистлар берлегенә әгъза итеп алалар.
1962 елда Ленинград Югары партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, Фәйзи Гомәровны районның “Ленин юлы” гәзитенең баш мөхәррире урынбасары итеп тәгаенлиләр. 1965 елдан ул әлеге басманың баш мөхәррире була. 1971 елдан — СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Фәйзи Гомәровның “Алсу чәчәкләр” дигән беренче шигырьләр җыентыгы 1965 елда дөнья күрә. Төрле жанрларда иҗат ителгән дистәләрчә китабы әдәбият сөючеләр тарафыннан яхшы бәя алган. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән. М. Акмулла исемендәге премия лауреаты.
Милли әдәбиятта үзенең иҗаты белән якты эз калдырган “Кызыл таң”чы журналист Фәйзи Гомәровка, исән булса, бу көннәрдә 100 яшь тулган булыр иде.
“Кызыл таң”чылар бүген дә олы шәхесен онытмый. Аның турындагы истәлекләре белән уртаклашуын сорап, без байтак еллар элек аның белән бергә Стәрлебаш районы гәзитендә эшләгән өлкән каләмдәшебез Мансур Гыйззәтуллинга мөрәҗәгать иттек. Мансур Фәйзулла улы үзе дә 40 елга якын гомерен журналистикага багышлаган. Байтак еллар баш мөхәррир вазыйфасы йөген тарта. Әйткәндәй, быел 25 майда өлкән каләмдәш дустыбызга да 80 яшь тула. Олы юбилее белән ихлас котлыйбыз һәм матур хатирәләре белән уртаклашканы өчен рәхмәт белдерәбез.
Олег Төхвәтуллин.
1978 елның апрелендә булган бер вакыйга хәтердә калган. Башкалада республика гәзит-журналларының эшчәнлегенә багышланган киңәшмә үтте. Безнең район гәзите мөхәррире бу чарага бара алмады һәм үзе урынына урынбасары Рәфигъ Нигъмәтуллинны җибәрде.
“Киңәшмәдә республикада иң яхшы биш гәзитне билгеләделәр. Алар арасында безнең район гәзите дә булды”, – диде ул, киңәшмәдән кайткач. Гәзитебез Стәрлетамак, Белорет, Туймазы районнары басмалары рәтендә макталган. Әмма аларның бездән бер өстенлеге бар: редакцияләре шәһәрләрдә урнашкан. Димәк, аларның төп мәсьәләләрне яктыртырга мөмкинлекләре дә күбрәк. Республиканың шундый алдынгы басмалары төркемендә булу стәрлебашлылар өчен зур мәртәбә булды.
– Кул чапмый торыгыз әле, – дип шаяртты планеркада редакторыбыз Фәйзи Муллагали улы. – Тынычланырга иртәрәк...
Аның бу сүзләре, без тагын да яхшырак эшли алабыз, дигәнне аңлата иде. Һәм шулай булды да. Бу вакыйгадан соң да безнең “Ленин юлы” гәзите тагын берничә тапкыр иң яхшы бишәү исәбендә булды. Ә Фәйзи Гомәровка “Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде.
Ул буын кешеләренә күп сынаулар төште. Фәйзи агага да бик күп кыенлык кичерергә туры килә. Туган Хәлекәй авылыннан хәрби хезмәткә ул 1943 елның ноябрендә 17 яшендә алына. Хәрби күнекмәләрдән соң Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. 1945 елның августында Япониягә каршы сугышта катнаша. 1947 елның июлендә җыелма подразделение составында Чиләбе өлкәсенә җибәрелә. Аларның частена эксперименталь атом полигонында яшерен объектларны саклау бурычы куела. 1951 елда гына демобилизацияләнә. Абыйсы Тимергали (аны барысы да “Гали Галиевич” дип йөртә иде) Стәрлебашта яши, журналист булып эшли. Ул Фәйзинең үзенең юлыннан китүен теләгәндер, күрәсең. Шуңа да: “Район гәзите редакциясендә эш урыны бар. Шунда бар әле. Син барысын да булдырырсың”, – дип киңәш бирә. Ул шулай итә дә. Һәм аның, чыннан да, бөтенесе дә килеп чыга.
Сугышка кадәр Фәйзи, Хәлекәй мәктәбен тәмамлаганнан соң, Стәрлебашта укуын дәвам итә. Республикада киң билгеле шагыйрь Хөсәен Кунакбаев биредә укытучы булып эшләгән еллар була. Ул яшүсмердә әдәбиятка сөю уята. Әмма сугыш башлану сәбәпле, мәктәпне калдырырга туры килә. Колхозда эшли. Ә Хөсәен Әхмәтҗан улы (ул Баймак районының Таһир авылыннан) сугышта һәлак була. Бер елдан яшь, дәртле егетне район комсомол комитетына күчерәләр, аннары район партия комитетына пропагандист итеп алалар. Кичке урта мәктәптә белем ала, әмма әдәбиятка кызыксынуы көчлерәк була егетнең.
1953 елда аның киләчәгенә зур йогынты ясаган бер вакыйга була. Абыйсы Гали Галиевич, энесенә әйтми генә, аның “Гармун” дигән шигырен “Әдәби Башкортстан” журналына җибәрә. Аны басып чыгаралар. Аннары бу вакыйганың көтелмәгән дәвамы да була. Бу шигырь билгеле композитор Рәүф Мортазинга бик ошый һәм ул аңа көй яза. Җырны Башкортстан радиосында танылган җырчы Мәгафур Хисмәтуллин башкара. Фәйзинең шатлыгының чиге булмый. Соңыннан яшь шагыйрь егетне “Һәнәк” сатира журналына эшкә алалар. Биредән Фәйзи Гомәровны “Кызыл таң” гәзитенең көньяк-көнбатыш зонасы буенча үз хәбәрчесе вазыйфасына кабул итәләр. Биредә ул үзен талантлы, үткер телле, принципиаль карашлы журналист итеп таныта. Арытаба Стәрлетамак педагогия институтының читтән торып уку бүлегенә укырга керә, әмма аны тәмамлап өлгерми, Ленинград Югары партия мәктәбенең журналистика бүлегенә укырга җибәрәләр.
Илдә үзгәртеп кору чоры башлана. Районнарны берләштерәләр, исемнәрен үзгәртәләр. Югары уку йортын тәмамлаган һәм “Кызыл таң” мәктәбен үткән Ф. Гомәровны 1962 елда җиде районны берләштергән Туймазы зонасы гәзитенең мөхәррир урынбасары итеп тәгаенлиләр. Аннары, Хрущев властьтан киткәннән соң, районнар элекке хәленә кайта. 1965 елның февралендә КПСС Өлкә комитеты Гомәровка Стәрлебаш район гәзитен оештыру бурычын йөкли. Зур авырлыкларны җиңеп, партия куйган бурычны үти ул. Иҗади коллектив баш мөхәррир җитәкчелегендә басманы тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрү өчен зур көч сала.
Халык район басмасын яратып кабул итә. Бигрәк тә аналитик материаллар укучыларда зур кызыксыну уятты. Редакция төрле мәсьәләләр буенча кискен һәм көнүзәк мәкаләләрне бастыруны традициягә кертте. Әмма, тәнкыйть өчен редакция хезмәткәрләренә еш кына шелтәле сүзләр дә ишетергә туры килә иде. Мөхәррир бүлмәсенә килеп, тәнкыйтькә ризасызлык белдерүчеләр дә аз булмады. Ләкин Фәйзи Муллагали улы сүзендә нык тора белде.
Бервакыт редакциягә бер учреждение эшендәге кимчелек буенча өч шикаять килгәне хәтердә. Планеркада мөхәррир бу мәсьәлә буенча нәрсә эшлибез, дип сорады. “Бу очракта фельетон язарга кирәк, – диде Таһир Сәлимов. – Иң яхшысы шул булыр”. Мөхәррир ризалашты, “Яңа рубрика уйлап чыгарырга кирәк”, – дип өстәде. Гәзиттә шул атнада ук “Мәрхәмәтсез Карәхмәт” рубрикасы астында “Түгәрәк буйлап йөрү” фельетоны дөнья күрде һәм ул зур уңышка иреште. Соңыннан шушындый башка мәкаләләр дә басылды. Халык гәзитне кулдан-кулга йөртеп укыды. Аннары бу рубрика “Тозлап-борычлап”, “Элеп алдым, селкеп салдым” дип үзгәртелде. Фельетоннар язган өчен мөхәррир гонорарны арттырып түли башлады. Мондый гонорарны үзем дә алуга ирештем.
Фәйзи Гомәров, редакциягә 22 ел җитәкчелек итеп, 1987 елның ноябрендә хаклы ялга чыкты. Үзеннән соң якты эз калдырды ул. Ә бит ул әдәбият белән дә шөгыльләнергә өлгерә иде. Стәрлебаш районы – шактый гына билгеле әдипләрнең туган төяге. Равил Шаммас, Зиннәт Галимов, Әдхәт Синугыл, Флүр Галимов, Константин Вуколов, Мариус Максютов, Рәлиф Кинҗәбаев, Мәҗит Кәримов һәм башка каләм осталары белән горурланабыз. Әлбәттә, шулар арасында Фәйзи Гомәровның исеме аерым игътибарга лаек. Аның “Улым, сиңа әйтәм”, “Калкавыч”, “Бер сөенеп, бер көенеп”, “Йөз дә бер хикмәт”, “Уйнап кына, уйлап кына”, “Алтын шөреп” һәм башка – барлыгы 13 китабы чыкты. Китапларының күпчелеге сатира һәм юмор жанрында язылган. Шул ук вакытта ул нечкә лирик буларак та киң танылу алды.
Иҗатташ дусты Зиннәт Галимов аның турында болай дип сөйләгән иде: “1971 елда Фәйзи СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителде. Әдәбиятчылар белән әңгәмәләшү вакытында партия Өлкә комитеты секретаре Таһир Ахунҗанов, Фәйзи Муллагали улы иҗатына яхшы бәя биреп: “Чыннан да, әдәби иҗат – бик катлаулы эш. Әмма сатира һәм юмор жанры аерым осталык, шулай ук тәвәккәллек таләп итә”, – дигән иде.
Редакциядә күп еллар эшләгән хезмәткәрләрнең хәтерендә Фәйзи Муллагали улы бик итагатьле, искиткеч тыйнак, аралашуда гади кеше буларак калды. Алдыбызда нинди күренекле шәхес булуы турында уйламый да идек. Ф. Гомәровның иҗаты турында республика гәзит-журналларында күренекле шагыйрь һәм язучылар Мостай Кәрим, Хәким Гыйләҗев, Марсель Сәлимов, Гыйлемдар Рамазанов, Равил Бикбаев һәм башкалар язып чыкты. Алар, аның әсәрләренә югары бәя биреп, элекке традицияләрне оста дәвам итүче, шулай ук, кыю сүз остасы-новатор булуын, үзенең иҗаты белән башкорт әдәбиятында хаклы рәвештә аерым урын алуын билгеләде.
Безнең җитәкче яхшы гаилә башлыгы да иде. Хатыны Маһи Гобәй кызы белән 48 ел тату гомер кичерделәр, ике бала тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Зөлфия күп еллар мәктәптә укытучы булып эшләде. Уллары Җәлил авиация институтын тәмамлады, Казанда яши, программист булып эшли.
Фәйзи Муллагали улы 2002 елның июлендә 76 яшендә вафат булды. Аның хезмәтләре лаеклы бәһаләнде. Аның хөрмәтенә редакция бинасына мемориаль тактаташ урнаштырылды. Стәрлебаш авылының яңа урамнарының берсенә аның исеме бирелде. Әлеге зирәк акыллы кеше, талантлы журналист һәм әдәбиятчы безнең хәтердә яши. Бервакыт Стәрлебашта озак еллар гомер кичерүче бер иптәшнең: “Фәйзи Гомәров йолдызы бүген дә якты балкый”, – дип әйткәнен онытмыйм. Моннан да югары бәя биреп тә булмыйдыр...
Мансур Гыйззәтуллин,
журналистика ветераны, Стәрлебаш район гәзитенең элекке хезмәткәре.