Сабыр холыклы, тыйнак, аралашучан кеше ул Әхнәф Мазһар улы. Әхнәф Мазһаров 1926 елның 8 мартында Балтач районының Чурапан авылында крестьян гаиләсендә туа. Әтисе мулла була. Башлангыч белемне күп кенә чордашлары кебек туган авылында ала, җиденче сыйныфны Сәйтәк мәктәбендә тәмамлый. Иске Балтач урта мәктәбендә укуын дәвам иткән елларда Бөек Ватан сугышы башлана.
Алар буыны өлешенә төшкән юклык, ачлык еллары арытаба белем алу мөмкинлеген чикли. Акча җитмәгәнлектән, үсмер Әхнәф колхозда хезмәт юлын башлый. Башта – төрле эшләрдә, соңрак бригадир вазыйфасында көч сала. Фронттан кайткан авылдашларына мунча миче чыгарып һәм башка эшләр башкарып, акча туплый. Тырыш егет берничә елдан соң укуын дәвам итә, тик мәктәпне тәмамларга өлгерми, аңа повестка тапшыралар. 17 яшьлек егет, 1944 елда абыйлары артыннан, Ватан сагына баса. Дүртенче Украина, соңрак Беренче Белоруссия фронтларында ел ярым сугыш яланында була.
Элемтәче Әхнәф Мазһаров Бөек Җиңүне Берлинда каршылый. Бу мизгелләр аның хәтеренә гомерлеккә уелып кала. Сугышның коточкыч күренешләре күз алдыннан үтә, фронтташ дусларының һәлак булуы сугышка карата нәфрәтен арттыра. Якташыбыз “Батырлык өчен”, “Хәрби казанышлары өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре белән бүләкләнә.
Аның хәрби хезмәт юлы җиде елга сузыла. Төньяк Кавказда хезмәт итә. Шул елларда Краснодар шәһәрендә кичке мәктәптә урта белем алуга рөхсәт бирүләренә ирешә. Кулы эш белгән Әхнәф (ул бик матур яза, рәсем төшерә) хәрби частьта “Ленин бүлмәсе”н бизи. Зур тырышлык белән өлгергәнлек аттестаты ала. 1950 елда демобилизацияләнә. Юлда Свердловск шәһәрендәге архитектура институтына укырга кереп кайта. Биредә укып, белгечлек алырмын дип өметләнә. Туган ягына кайтса, мулла буларак cөргенгә куылган әтисе аяксыз кайткан, әнисе олы яшьтә. Аларны калдырып читкә китә алмый Әхнәф. Кулында урта белем турында аттестат булган егетне Тучыбай мәктәбенә укытучы итеп эшкә җибәрәләр. Арытаба аның педагогик хезмәт юлы Сәйтәк, Иске Балтач урта мәктәпләре белән бәйләнә. Шул елларда Әхнәф Бөре педагогия институтының физика-математика факультетына көндезге бүлеккә укырга керә. Югары белемле егет кабат Тучыбай мәктәбенә җибәрелә. Анда булачак тормыш иптәше – укытучы Рәйнә Гатуф кызы белән таныша. Яшьләр өйләнешәләр һәм Иске Балтач урта мәктәбендә хезмәт юлын дәвам итәләр. Тату һәм бердәм гаиләдә өч бала үсә – кызлары Лилия, Резеда һәм уллары Наиф канат ныгыта. Гаилә алар өчен зур терәк була, тормышның барлык авырлыкларын бергә җиңәргә ярдәм итә. Әхнәф абый белән Рәйнә апа балаларына яхшы тәрбия бирә, аларны хезмәт сөяргә, кешеләргә карата миһербанлы булырга өйрәтә.
Әхнәф Мазһар улы гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул – Яңавыл язучылар берләшмәсе әгъзасы, Бөтенсоюз укытучылар съезды делегаты, халык мәгарифе отличнигы, РСФСР, БАССР Президиумының күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Укучылары Әхнәф Мазһар улының дәресләрен һәрвакыт яратып искә ала. Чөнки ул һәр балага игътибарлы була, белем генә биреп калмый, тормышта үз урынын табарга ярдәм итә. Ул – чын мәгънәсендә укытучы!
Һәр яклап сәләтле, күп һөнәргә ия Әхнәф Мазһар улына табигать талантны кызганмаган, тәрбияче булу өстенә, шигъри күңелле итеп яраткан. Аның иҗат сандыгы татлы җимешләр белән тулы. Сугыш, кече Ватан һәм табигать темалары аның иҗатында зур урын алып тора. “Күңелем җырлары”, “Күңелем табышлары”, “Солдат батырлыгы”, “Поэма. Шигырьләр. Хәтерләүләр”, “Яугир юлы. Таныптан Эльбага кадәр” дип исемләнгән китаплар бастыра. Аның һәр китабы – тормыш фәлсәфәсе, кешелеклелек, туган якка сөю белән сугарылган. Аның иҗаты – зур рухи байлык!
Әхнәф Мазһар улының күкрәген бик күп юбилей медальләре бизи. 2023 елда Әхнәф абый белән Рәйнә апа, кулга-кул тотынышып 70 ел бергә яшәүләрен, рәхмәт туйларын билгеләделәр. Кызганыч, Рәйнә апаны авыру арабыздан алып китүгә дә тиздән бер ел тула...
Мөхтәрәм юбиляр әлеге вакытта да тормыш хәлләре, сәясәт белән кызыксынып, вакытлы матбугатны күзәтеп барырга тырыша. Хәтере яхшы, танышлары, дуслары, район җитәкчеләре, элекке хезмәттәшләре белән теләп аралаша. Һәр баласының, оныгының һәм туруннарының исемен белә. Һәрьяклап үрнәк булганы, тормышта юл табарга өйрәткәне өчен ул һәм кызлары әтиләренә бик рәхмәтле. “Әти белән әни матур тормыш белән яшәделәр. Барыбызны да белемле иттеләр. Эшкә өйрәнеп үстек. Укуда да, эштә дә бик таләпчән иде әти. Өйрәнгән һәр эшебез, тырышлыгыбыз берсе дә юкка булмады. Без әтиебез белән бик горурланабыз. Аңа исәнлек телибез”, – ди балалары.
Юбилярның туганы, отставкадагы судья Рәүф Әсхәт улы Факитдинов та хөрмәтле Әхнәф Мазһар улына бәйле җылы истәлекләре белән уртаклашты:
– Иске Балтач урта мәктәбендә
9-10нчы сыйныфларда белем алганда Әхнәф абый безгә химия фәнен укытты. Дәресләрне мавыктыргыч итеп үткәреп, фәнгә кызыксыну уята алды. Белгечлеге буенча физика, математика укытучысы булса да, укытучылар җитмәү сәбәпле, үзлегеннән өйрәнеп, химия фәненнән дә бик тирән белем бирде. Аның бик оста бизәп язучы, рәссам икәне билгеле. Урта мәктәпкә бөек юлбашчыбыз В. И. Ленин портретын ясаган иде. Алдан күрә белгән, төпле, аңлы, акыллы кеше ул безнең җизни. Аның белән горурланабыз. Зур юбилее тик шатлыклар гына алып килсен. Бирелгән гомерен кадерле кеше булып рәхәттә үткәрсен!
Бер гасырлык юбилеен Әхнәф Мазһаров балалары һәм оныклары янәшәсендә генә түгел, дәрәҗәле кунаклар белән дә каршы ала. Олы бәйрәме белән тәбрикләү өчен хөрмәтле ветеран янына район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев һәм башка дәрәҗәле кунаклар килде. Алар Әхнәф абыйга җылы сүзләр җиткерделәр, бүләкләргә күмделәр. Киләчәктә тагын очрашып, алдагы юбилейларны да бергәләп каршы алырбыз, дип килештеләр.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.