Гади кеше өчен җыр туу - үзе бер могҗиза. Чөнки әйбәт шигырь илаһи бер күңел халәтендә яралса да, аны язып, күреп, кем әйтмешли, тотып карап була. Ә көй? Баксаң, аның туу тарихы шактый мавыктыргыч икән.
“Мәдәният йортында җылыүткәргеч торбалар сузалар иде, – дип сөйли бу хакта Рәис абый. – Аны кабул итүче комиссиягә ошамый гына бит башкарылган эшләр... Өйдә бу хакта сүз кузгалгач, хатыным Тәнзилә: “Килә ява бер болыт булган бит комиссия!” – дип ычкындырмасынмы!? Минем куллар үзеннән-үзе баянга үрелде – җыр бит бу! Шунда ук көй туды. Тәнзиләнең әнисе белән бер сөйләшеп утырганда, “Әби, – мәйтәм, – матур җыр туарга тора, әллә сүзләрен язып бирәсеңме?“ “Ния язып торам, аның такмагы бар бит инде:
Килә ява, килә ява –
Ияләшкән бер болыт.
Очар канатларым булса,
Тормас идем бер минут.”
Шуннан аның башка сүзләре дә язылды һәм яңа җыр туды...
Ә Хәния Фәрхи башкарган “Ялгышасыз” җыры яраткан шагыйрем Илдар Юзеевның ике шигырен кушып язылды. Казанга Бөтендөнья татар конгрессы съездына баргач, мине халык шагыйре белән таныштырдылар. Ул бик гади генә киенгән, тыйнак кына сөйләшә, кыскасы, аның дәрәҗәсендәгеләргә охшамаган кеше булып чыкты. Югалып калдым. “Илдар абый, мин Сезнең ике шигырегезне берләштереп, бер җыр язган идем бит әле...” – дидем. “Ишеттем, хулиганский җыр булган ул, ошады!” – диде ул һәм миңа китабын бүләк итте. Ул вакытта беркем дә текст яисә көй өчен акча сорап тормый иде шул.
Соңрак, көне-төне “бимазалап”, күңелдә яңгырап торган бер көйгә шигырь эзләп, шул китапны ачуга бер шигырь килеп чыкты. Ул болай башлана иде: “Колак сал, асыл яр, илаһи бу моңга...” Шулай итеп, “Тыңлачы, сандугач” туды.
Әлеге җырның гомер юлы матур булды. Аны Башкортстан радиосында Фәнүнә Сираҗетдинова башлап җибәрде. Аннан соң җырны Нәфкать Нигъмәтуллин ике республикада да билгеле итте. Ә Ришат Төхвәтуллин “Башкорт җыры-2014” телевизион хит-парадында аның белән җиңү яулады. БСТ телеканалының 7 мең тамашачысы аңа үз тавышын бирде һәм 50 җыр арасында ул елның “Иң яхшы җыры” дип танылды. Татарстанда да ул мөмкин булган барлык премияләрне алып бетерде бугай инде..."
Рәис Ханнанов иҗат юлы башында җырларын бер кассетага яздыра һәм аны кайда барса, шунда тарата торган була. Шул рәвешле, алар Фәдис Ганиевка барып эләгә һәм ул тәү башлап “Уфтанма”ны зур сәхнәдә башкара.
Җырлар туу тарихында, тагын да алгарак узып, Рәис абый үзенең Башкорт дәүләт филармониясенә баруын искә ала:
“Бер кабинетның ишеген ачып карадым, ә анда унлап кеше утыра. Миңа: “Кемне эзлисез, ни кирәк?” — диләр. “Миңа жырчыларны күрергә иде. Жырлар язам, шуларның берничәсен тәкъдим итеп карыйсым килә”,— дидем. Шулчак берсе: “Туганкай, эзләгәнеңне таптың алайса. Иң билгеле артистлар синең алдыңда утыра” - диде. Ләкин миңа алар әйткәнемне житди кабул итмәгән кебек тоелды. Ноталарны алларына салгач кына, миңа сынаулы караш ташлап, язмаларны карап чыгарга вәгъдә бирделәр.
...Өч ел үтте. Бервакыт ишетәм: радиодан таныш көй яңгырый. Диктор: “Сез Роза Аккучукова башкаруында үзешчән композитор Рәис Ханнановның “Салкын чишмә” җырын тыңладыгыз”, — димәсенме! Шул көнне миңа редакциядән бер танышым да шалтыратты: “Рәис, бүген радиодан синең җырны тапшырдылар. Әфарин, котлыйм!” — дип канатландырып җибәрде. Әйткәндәй, мине тәбрикләүчеләр бер ул гына булмады. Соңыннан бу жырны эстрада жырчысы Зөлфия Шакирова үз репертуарына кертте. Миңа ул чакта 24 яшь иде...”
Фото: социаль челтәрдән.