Шундый шәхесләр була, милләтем, авылым, дип, бар булмышын шуңа багышлап гомер итә. Бернәрсәгә карамый, каршылыкларны җиңеп, үз халкы өчен вакытын да, көчен дә кызганмаган көчле рухлы кешеләр алар. Шушындый сыйфатларга ия, 37 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган, хаклы ялга чыккач мәдәният өлкәсендә инде 10 елга якын хезмәт итүче Игенъелга авылы кызы Зилә Миңнегали кызы Сәетбатталова турында сүзем.
Зилә Миңнегали кызын районда белмәгән кеше сирәктер, авылдашлары аны ихтирамлы укытучы, оста оештыручы, дөреслекне яклаучы депутат итеп белә. Районда аны үтемле мәкаләләре, матур шигырьләре аша таныйлар.
Зилә ханым Игенъелга авылында Миңнегали абый һәм Нәзирә апаның тәүге балалары булып дөньяга килә. Иң өлкәне буларак, туганнарын карау, авылдагы бетмәс-төкәнмәс эшләрне башкару күбрәк аңа төшә. Туган авылындагы мәктәптә 8нче сыйныфны тәмамлагач, балачактан уйлап йөргән хыялы медицина булса да, әнисенең сүзенә каршы килә алмый, Бәләбәй педагогия училищесына укырга керә. Училищеда барлык чараларда катнашып, иң актив, тырыш студент була. Соңгы курсларда Башкорт дәүләт университетының география факультетына читтән торып укырга керә. Туган авылыннан ераклыгы гына үзәкне өзә иде, дип искә ала Зилә. Нык сагына идем, ә еш кайтып булмый. Юлга чыксаң, 3-4 машина алыштырып кайтырга туры килә иде, ди.
Күңелле студент еллары артта кала. Уку йортын бик яхшы билгеләргә тәмамлап, юллама буенча туган районына эшкә кайта. Районның мәгариф бүлеге Зиләне Ялгызкаен авылына башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп эшкә җибәрә. Яшь белгеч тиз арада үзен яхшы яктан күрсәтеп, укучыларның яраткан укытучысына әйләнә.
Мондый тырыш, уңган кызны Ялгызкаен егетләренең читкә җибәрәсе килмәсә дә, электән ошатып йөргән авылдашы Марат өлгеррәк булып чыга. Шулай итеп, Зилә Миңнегали кызы үзенең туган авылына килен булып төшә.
Баштагы елларда пионервожатый, география, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләсә, 1990 еллардан татар теле һәм әдәбиятын укыта башлый.
Бер-бер артлы уллары Илгиз, Илдар дөньяга килә, гаилә ишәя. Зилә бар нәрсәгә дә өлгерергә, һәр эшне җиренә җиткереп, вакытында башкарырга тырыша. Гаиләсендә тәмле ризыклар белән сыйлаучы, дөнья көтүче әни булса, мәктәптә таләпчән, балаларның яраткан укытучысы була. Бөтен күңеле белән бирелеп, тырышып эшли ул. Күпме ачык дәресләр, иҗади кичәләр үткәрә. Хезмәттәге уңышлары өчен күпанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, “Мәгариф отличнигы” исеменә дә лаек була.
Шул елларда Зиләнең тагын бер таланты ачыла, ул шигырьләр иҗат итә башлый. Район гәзите битләрендә авылдашлары турында, авыл тормышын чагылдырган үтемле мәкаләләр белән еш чыгыш ясый. Төп эше белән бергә җәмәгать эшләренең уртасында кайнап яши ул. 25 ел рәттән Игенъелга авылының Хатын-кызлар советы җитәкчесе була. Авылдашлары аның туган авылы өчен янып, авыл проблемаларын хәл итү өчен тырышып йөрүен, кирәк вакытта үз сүзен әйтә белүен, дөреслек яратуын күреп, авыл Советына депутат итеп сайлый. Район дәрәҗәсендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе булып та тора. Зилә Миңнегали кызының укучылары олимпиадаларда районда гына түгел, республика дәрәҗәсендә дә призлы урыннар яулый.
Инде уллары да егет корына кереп, гаилә корып, оныклар белән шатландыралар. Тормыш иптәше Марат белән бәхетле әби-бабай булып дөнья йөген бергә тарталар. Еллар сизелмичә үтә тора. Хаклы ялга чыккач, Зилә Миңнегали кызы күптәнге хыялын тормышка ашырырга ниятли. Игенъелга авылының җыр-моңга гашыйк хатын-кызларын берләштереп, “Асылъяр” фольклор ансамблен оештыра. Ансамбльнең уңышларын күреп, аның үзен дә мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе итеп эшкә чакыралар.
Тормыш уртасында кайнап яшәгән Зилә һич эшсез тормый. 2019 елда Гафури районы татар хатын-кызларын берләштерү максатында “Ак калфак” җәмәгать оешмасының Гафури бүлекчәсен төзергә тәкъдим итә. Аның башлангычын башка авыллар да күтәреп ала. Беренче оештыру бәйрәмен дә үзләрендә үткәрә Зилә Миңнегали кызы. “Ак калфак” оешмасы кызлары үз милләтенең гореф-гадәтләрен, йолаларын яшь буынга калдыру өчен бик күп чаралар үткәрде. Аның җитәкчелегендә татар авылларында матур очрашулар оештырылды.
Былтыр ноябрьдә Игенъелга авылында Башкортстан татарлары конгрессының Гафури районы җыены үтте. Бу чараны тиешле дәрәҗәдә үткәрүдә Зилә Миңнегали кызының өлеше бәяләп бетергесез. Безнең районга эш сәфәре белән килгән Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Вәсил Шәйхразиев Татарстан кунаклары белән бергә Игенъелга авылында да булып китте. Кунакларны тиешле дәрәҗәдә каршы алуны да Зилә Миңнегали кызы оештырды. Игенъелга мәдәният йортында үткән чарада кунаклар рәхмәт сүзләре әйтеп, “Асылъяр” фольклор ансамбленә сәхнә костюмнары тегеп бирергә вәгъдә итте. Шулай күңелле дә, мәшәкатьле дә вакыйгаларның уртасында кайный ул.
Тик тормыш шатлыклардан гына тормый шул. Анда шатлык-куанычлар белән бәхетсезлек янәшә йөри, диләр. Зилә Миңнегали кызына да күп кайгылар кичерергә туры килә. Кайгы бер килсә, килә бит ул. 2013 елда олы улы Илгиз юл һәлакәтенә очрый, үзе бик нык имгәнсә дә исән кала, ә янында утырган хатынын коткарып кала алмыйлар. Илгиз бик күп операцияләр үткәреп, терелеп аякка баса. 2021 елда гаиләгә тагы да авыр кайгылар кичерергә туры килә. Әнисе Нәзирә апа авырып, бакыйлыкка күчә. Ә инде августта тормыш иптәше Марат каты авырудан вафат була. Бу югалтулардан арынып та өлгермәгән Зиләне тагын да бер авыр кайгы көтеп тора. 2022 елда икенче улы Илдар да бу якты дөньяны ташлап китә. Бу кадәр авыр кайгыларны күтәрер өчен никадәр сабыр, көчле рухлы булырга кирәк бит. Бөгелеп төшеп, үз эчеңә бикләнеп яшәп тә булмый, аның тәрбиясендә калган оныклары Язгөл белән Ильяска ул кирәк. Язмышына төшкән авырлыкны ул эш, иҗат белән үткәреп җибәрергә тырыша. Тик шигырьләре генә хәзер сагышлы...
Аллаһы Тәгалә сынауларны күтәрә алган көчле рухлы кешеләргә бирә, диләр. Шулайдыр, чөнки Зилә Миңнегали кызы сынауларга баш ия торган кеше түгел. Игенъелга авылы халкы өчен ул ─ терәк, кайда гына эшләсә дә, авырлыклардан курыкмый, үз сүзен әйтә торган зирәк шәхес. Әле туган авылы тарихын язып, китап чыгару уе белән яши. Туган авылына багышланган шигыренә язылган җыр авыл гимны булып тора. Язган шигырьләре, мәкаләләре дә үзе бер китаплык. “Табын” гәзитенең Н. Фархшатов исемендәге премиясе лауреаты да ул. Шулай авылдашларын сөендереп, якыннарына терәк-таяныч булып, кайгы-хәсрәтләргә бирешми, яңадан-яңа планнар белән яши Игенъелга горурлыгы Зилә Сәетбатталова. Арытаба да эшләгән эшләрегезнең, кылган изгелекләрегезнең савабын күреп, яңадан-яңа якты шигырьләр иҗат итәргә язсын, Зилә Миңнегали кызы!
Вәсимә МӨХӘРМӘТОВА,
Н. Фархшатов исемендәге
премия лауреаты.
Гафури районы.