Көтеп алынган ял көне дә кичкә авышып бара. Ә радио дулкыннарында нечкә күңел кылларын тибрәтеп, җыр-моң агыла. Инде өзелеп-түгелеп, туган-үскән җирен сагынып, һай, җырлый үзенчә бер газиз апакай: “Яланаяклы балачагым калды микән кайларда? Юк чарам, бер көн булса да шунда кайтып уйнарга...” Ә бит туган-үскән җир һәрдаим сагындыра, арада исә меңнәрчә чакрымнар ята. Җитмәсә, Себернең ыжгыр бураннары, зәмһәрир салкыннары үзәкләргә үтә. Ә җыр-моң күңелләрне кузгата. Кузгата да, илаһи хисләр ташкыны самими балачакка алып кайта.
Шулай бер көнне балачак дустым Фаяз Харрасов шалтырата һәм дикторларча: “Хәерле көн, авылдашым!” — дип, ягымлы, нәзакәтле тавышы белән ихлас сәламли. Тын алышыннан, сүз агышыннан аның күңел халәтен чамалыйм. Җирсү, сагынулары биниһая. Баксаң, үзенә 70 яшь икән. Ә аның үткән юлы сынаулы да, мактаулы да…
Без Фаяз белән Бишбүләк районының данлыклы “Победа” колхозына караган Кыңгыр-Мәнәвез авылында туганбыз. Бер мәктәптә укыдык. Ул миннән бераз кечерәк иде. Аны кечесе дә, олысы да белде. Белмәслекмени?! Уку отличнигы, җәмәгать эшләрендә актив катнашты, биергә, гармунда уйнарга әвәс булды. Фотосурәте мәктәпнең Мактау тактасында торды. Үҗәтлеге балачактан булды. Киномеханик Фатыйх Зиннәтуллин янында да бөтерелә, Тимерхан Сабитов, Заһидулла Гарифуллин белән бергәләп кино да күрсәтә. Фермага барып, Фоат абыйсына да ярдәмләшә, көтүен дә көтешә. Өйдә әнисенә дә булыша: терлек астын тазарта, утынын кисә, суын алып кайта. Тимераякта, чаңгыда шуарга да өлгерә. Барысын да стенага эленгән көндәлек режим буенча башкара. Гаиләдә 10 бала үсеп, эшнең һәммәсен диярлек татып карый ул. Үзе төпчек бала булса да. Тик шунысы аяныч: Фаязга бик иртә ятимлек җилләре килеп бәрелә. Әтисе, авылның абруйлы кешесе, Бөек Ватан сугышы инвалиды Ибраһим ага якты дөньядан иртә китә. Фаязга нибары 4 яшь кенә була. Шунысы үкенечле, тал чыбыгын ат итеп уйнаган бала авыз тутырып: “Әтием, әтекәем”, — дигән назлы сүзләрне әйтә, тезләренә утырып сөелә дә алмаган бит. Менә шул үзәкне өзә дә инде. Ярый ла ятим балаларга хөкүмәт пенсиясен бирә. Хәер, Миңнекамал апа бер пенсиягә генә карап утырмый. Ул балаларында хезмәткә мәхәббәт тәрбияли. Максатчан Фаяз җәйге каникулда күрше Чулпан авылындагы кирпеч җитештерү заводында дәфтәр, китап, күлмәк, чалбар алырлык акча эшли. Хәтта бер елны кул сәгате сатып алып шатланганын да хәтерли әле ул. Мәктәптә Фаяз бигрәк тә Әскать Таһир улы Зиннәтуллин укыткан физика фәнен үз итә. Өстәвенә, ул алып барган фото, кино түгәрәкләренә ихлас йөри. Тора-бара, “5”легә генә укыган үсмер һөнәр сайлау хакында уйлана башлый. Бу җәһәттән укучының сәләтен ачык төсмерләгән, данлыклы математика укытучысы, күршесе Суфия Галим кызы Сафиуллина сигезенче сыйныфны гел “5”легә тәмамлаган Фаязга нефть техникумына барырга тәкъдим итә. Ул шулай эшли һәм бу тармакны сайлавына һич үкенми. Билгеле, уку җиңелдән булмый. Әмма ул бөтен сәләтен, көчен салып, нигездә, “5”леләргә өлгәшә. Өстәвенә, үзен төркем старостасы итеп сайлап куялар. Ышанычны акларга, яхшы укырга, төрле чараларда актив канашырга кирәк була. Югары стипендия алып уку да яхшы дәртләндерү чарасы. Шуңа да әнисеннән беркайчан да акча сорамый. Кайткан саен аңа бүләк алып кайта. Әни кешенең улының шундый йомшак бәгырьле булуыннан күңеле эреп китә. Шулай да авылда беренче булып югары белемгә ия булган Фәүкать абыйсы ягыннан акчалата ярдәм булып тора. Аңа ул гомере буена рәхмәтле. Әлбәттә, 15-16 яшьлек бала әнкәсен, якыннарын сагына. Шулай, бер тапкыр кайтканда, өй эчендә күпереп пешкән ипинең исе тышка ук таралган була. Өйгә кергәч, хисләрен тыя алмаган Фаяз, исәнләшеп: “Рәхмәт сиңа, әнкәй, булганың өчен!” — дип аны кочаклап ала. Шактый вакыт күрешмәгән якыннар рәхәтләнеп “балавыз сыга”. Җирсүлек менә шул буладыр инде ул. Бу хакта район гәзите “Якты юл”да Фаяз Харрасов мәкалә дә бастырып чыгарган.
Ниһаять, кызыклы лекцияләргә, гамәли дәресләргә, җәмәгать эшләренә, төрле чараларга бай булган, көне-төне имтиханнарга әзерләнгән, курс, диплом эшләре язган студент еллары шаулап-гөрләп үтеп китә. Яшь белгечне алда тормыш имтиханы, зур сынаулар көтә. Фаяз Уфадагы “Башнипинефть” институтында техник-геолог булып эш башлый. Соңрак геологик партиядә хезмәт сала, күп укый. Тора-бара Уфа нефть институтына, аспирантурага керү, кандидатлык минимумын тапшыру теләге була. Әмма тормыш син теләгәнчә генә бармый шул. Фаязны армия сафларына алалар. Биредә сержант мәктәбендә белем алгач, радиомеханик булып хезмәт итә. Еллар үтү белән максатчан егет Төмән нефть-газ институтын тәмамлап, янә “Башнипинефть” институтына өлкән техник-геофизик булып эшкә урнаша. Әлбәттә, тынгысыз вазыйфа, Башкортстан, Татарстан республикаларына, Төмән өлкәсенә командировкаларга йөрергә туры килә. Ярый әле Уфада авылдашлары бар. Күршесе, биюче, Башкорт дәүләт филармониясендә эшләгән Башкортстанның халык артисты Марс Сафиуллин, шулай ук төрле вузларда укыган Фатыйх Фәритов, Ильяс Габдерәхимов, Әнвәр Сәләйманов белән аралаша. Алар белән авылга да кайткалый. Шулай бер кайтуында мәдәният йорты алдында яраткан физика укытучысы, ул вакытта мәктәптә директор булып эшләгән Әскать Таһир улы Зиннәтуллин һәм аның тормыш иптәше Сәвия Гобәй кызы белән очрашалар. Сөйләшкәндә Фаяз Харрасовка туган мәктәбендә физика фәнен укыту тәкъдиме дә була. Чөнки аның авылда укыганда мәктәпнең горурлыгы булуын, физика фәнен бик яратуын яхшы хәтерлиләр. Әлбәттә, мондый ихтирам йөрәккә май булып ята. Әмма үткәннәргә кайтыр юл юк шул. Алдагысы да планлаштырылган. Уфада, соңыннан авылда туган йортта туй мәҗлесе көтә. Ак “Волга”да, “Жигули”ларда җилдергән чакларын онытасы юк аның. Бераз Уфада яшәгәч, 1978 елда яшь парны язмыш җилләре Нефтеюганск шәһәренә алып китә. Кырыс Себер яклары аларны 58 градуслы салкыны белән каршы алса да, яшьләр борыннарын салындырмый. Танышлары ярдәмендә Фаяз өч көн эчендә “Мамонтовнефть” нефть-газ идарәсенә караган цехка 4нче разрядлы оператор булып эшкә урнаша. Институт дипломы булса да, холык-фигыле башкачарак аның. Хезмәт баскычларының барысын да үтүне хуп күрә. Шулай булганда, җитәкче вазыйфада эшнең нечкәлекләрен беләчәксең. Нәрсә таләп итәргә кирәклеген дә чамалыйсың. Сынаулары да сагалап тора кайчак. Ничек тә сыгылмаска кирәк. Билгеле, биредәге чиксез кырыс һава шартларында эшләү һәм яшәү җиңел түгел.
Төрле хәл-вакыйгаларга әзер булырга, хәтта корыч кебек чыныгырга, утны-суны да кичәргә туры килә. Баштарак тормыш иптәше, фармацевт Анна белән ир-атлар тулай торагында яшиләр. Еллар үтү белән яшәү шартлары уңай якка үзгәрә. Эштә дә шулай. Һәрчак намуслы хезмәт үрнәге күрсәткән югары дәрәҗәле белгеч Фаяз Ибраһим улын үзәк инженер-технология станциясенең смена начальнигы итеп үрләтәләр. Җаваплы вазыйфа, бу чиктән тыш хәвефле участок. Яңа җитәкчегә көнне төнгә ялгап, хәтта ял көннәрендә эшләргә туры килә. Эшчеләр белән дә тиз арада уртак тел таба. Коллектив та бик хөрмәт итә үзен. Бу зур эш участогы күп еллар алдынгылыкны бирми. Өстәвенә, күпме җәмәгать эшләре: цехның халык контроле рәисе, идарәнең халык контроле әгъзасы, иптәшләр суды рәисе һәм башкалар. Спортта да активлык күрсәтә. Хәтта ул 50 чакрымлы җиңел атлетика кроссында да катнаша. Аны янә үрләтәләр. Фаяз Харрасовны 4нче нефть һәм газ чыгару цехы начальнигы итеп билгелиләр. Эшләр бик көйле барганда үзгәрешләр чоры башлана. Фаяз Ибраһим улы 134 кеше хезмәтләндергән коллективны бер йодрыкта тота. Ни дисәң дә, аның карамагында елына миллион тонна “кара алтын” чыгарган меңләгән скважина, дистәләгән насос станцияләре, йөз чакрымга сузылган торбаүткәргечләр, күпме махсус техника һәм төрле объектлар...
2002 елда Фаяз Харрасов җитәкчелек иткән данлыклы цех нефть чыгару буенча еллык планны үтәү турында декабрь башында ук рапорт бирә. Безнекеләр шундый ул! Биредә – йокысыз төннәр, ялсыз көннәр. Әлбәттә, фидакарь эшчеләрнең, батырлыгы хакында телевизион тапшырулар төшерелде, гәзит-журналларда язылды. 35 ел салкын Себерне шаулаткан, күңелләрне җылыткан, гади, тыйнак авылдашым белән ничек инде горурланмыйсың?! Горурланырлык та шул. Бервакыт аннан улы сораган: “Әти, син эшләп туймыйсыңмыни?” “Юк, мин сезне, эшемне яратам”, — дигән ул. Фаяз Харрасовның “Русиянең мактаулы нефтьчесе” (2 тапкыр), “Русиянең хезмәт ветераны” исемнәренә, Русия ягулык һәм энергетика министрлыгының, “Юганскнефтегаз” берләшмәсенең Мактау грамоталарына, дистәләгән Рәхмәт хатларына, башка бүләкләргә ия булуы күп нәрсә турында сөйли. Шулай ук рәсеме берләшмәнең Мактау тактасында торуы да күңелгә рәхәтлек өсти.
Фаяз Харрасов лаеклы ялда булса да, хезмәттәшләре белән аралашып яши, кайберләре белән балыкка, ауга йөри, бакчада очрашалар. Әйткәндәй, хөрмәтле авылдашым бакчасында төрле җиләк-җимешләр, чәчәкләр үстерергә дә ярата. Алар белән сөйләшә. Хисле, нечкә күңелле кеше буларак, туган яктагы Кыңгыр буйларын, Бурлы тавын, каеннарын сагынганда шигырьләр дә яза. Фаяз дустым 9 буынны эченә алган Харрасовларның шәҗәрәсен дә төзегән. Сагындыра шул туган як, туган-тумачалар...
Әнвәр Сөләйманов.