Илеш районында данлыклы якташыбыз Хәниф Хафизовның 100 еллыгына багышланган чара үтте
Илеш районы – хезмәт батырлары, игелекле шәхесләр, киң күңелле һәм туган җиренә тугры кешеләр төбәге! Иң мөһиме – районда шул шәхесләрне хөрмәтләү, аларның бай мирасын киләчәк буыннарга тапшыру юнәлешендә күп эш башкарыла. Илеш районының шәрәфле шәхесе, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Жуков медале, ВДНХның алтын, “Чирәм җирләрне үзләштергән өчен” һәм башка күпсанлы медальләр һәм Мактау грамоталары иясе, БАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы, СССРның һөнәрчелек-техник белем бирү отличнигы, РСФСРның атказанган укытучысы, Русиянең шәрәфле ветераны Хәниф Хафизовның тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чара да моны ачык күрсәтте.
Чараның Башкортстан аграр-технология колледжында узуы да юкка гына түгел, чөнки Хәниф Әбел улы әлеге уку йортына нигез салучы һәм аның беренче җитәкчесе.
Тантаналы чарада Уфадан да мәртәбәле кунаклар катнашты. Алар арасында Хәниф Хафизовның кызлары Светлана, Резеда, Роза, кияве Валерий Лопатин булу чараның дәрәҗәсен тагын да күтәрде. Әйткәндәй, әтиләренең 100 еллыгын үткәрү Хәниф Әбел улының кызларының тәкъдиме белән була һәм бу фикерне Илеш районы хакимияте, Башкортстан аграр-технология колледжы күтәреп ала һәм җиң сызганып эшкә тотына. Бер ай дәвамында колледжның сайтында һәм социаль челтәрләрдә “#100летХафизов” рубрикасы астында төрле мәгълүматлар куела. Шулай ук, “Маяк” район гәзитендә һәм урындагы радиода Хәниф Хафизов хакында, аның биографиясендәге кызыклы фактлар бирелеп бара. “Әгәр мин беренче директор булсам” – инша, “Колледж тарихы – йөзләрдә” – сурәт, “Тормыш һәм эшчәнлек, туган ил, хезмәт, укытучы турында иң яхшы шигырь укучы” район конкурслары үтә. Бу бәйгеләрдә һәм волейбол, шахмат буенча турнирларда колледж һәм мәктәп укучылары катнаша. Башкортстан аграр-технология колледжында барлык белгечлекләр/һөнәрләр буенча студентлар арасында Х. Ә. Хафизов исемендәге “Һөнәри осталык атналыгы” уза. Бу колачлы эш Илеш районы хакимиятенең мәгариф идарәсе, үзәк район китапханәсе, балалар сәнгать мәктәбе, районның тарих һәм туган якны өйрәнү музее белән берлектә алып барыла.
Халкыбызның матур гореф-гадәте буенча кунакларны милли ризыклар, җыр-бию белән каршы алдылар. Аннары күркәм чарада катнашучы мәртәбәле кунаклар, ветераннар һәм студентлар Хәниф Хафизов исемен мәңгеләштерү максатында 2019 елда колледж диварына куелган мемориаль тактага чәчәкләр салды. Кунакларга заманча җиһазландырылган уку йорты белән танышу, төрле остаханәләрдә катнашу мөмкинлеге дә булдырылды. Чарада катнашучылар өчен Илеш районының тарих һәм туган якны өйрәнү музее директоры Гөлназ Гәрәева эчтәлекле, мәгълүматлы, кызыклы экскурсия үткәреп, аларны Хәниф Хафизовның тормыш юлына багышланган фотокүргәзмә белән таныштырды. Кунаклар, шулай ук, сурәтләр конкурсының җиңүче эшләреннән төзелгән күргәзмәне карады һәм югары бәяләде.
“Заман күтәрә шәхесне, шәхес күтәрә заманны” дип исемләнгән “түгәрәк өстәл” форматындагы чарада Хәниф Хафизовның тормышы, эшчәнлегенә багышланган видеоязманы караганнан соң Илеш район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вадим Нурыев чараны рәсми ачты һәм катнашучыларга Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафинның сәламен җиткерде.
Башкортстан аграр-технология колледжы директоры Раил Гомәров уку йортының бүгенгесе белән таныштырды, киләчәккә планнар белән уртаклашты.
– Әлеге чара, беренче чиратта, киләчәк буынны күз уңында тотып үткәрелә, чөнки без шәхесләребезнең исемнәрен аларга танытырга, үзебез дә онытмаска тиешбез.
Хәниф Әбел улы әлеге уку йортын булдыруга, төзүгә, күтәрүгә күп көч сала. Ул эшләгән чорда, һәрьяклап үрнәкле уку йорты буларак, чит ил делегацияләрен дә кабул итү еш була. Бүген дә Башкортстан аграр-технология колледжы аягында ныклы басып тора. Без инде замана белән бергә атларга тырышып, авыл хуҗалыгы белгечләреннән тыш, яңа һөнәрләрне үзләштерер өчен дә студентлар кабул итәбез. Алар арасында программистлар, электриклар, авыл хуҗалыгы тармагы өчен БПЛА операторлары белгечлекләрен әйтеп китәр идем.
Быел безнең уку йорты “Профессионалитет” федераль проектында катнашып, җиңүчеләр сафын тулыландырды һәм грант отты. Киләчәктә яңа җиһазлар белән 14 заманча остаханә булдырылачак, уку йортының түбәсе һәм фасады яңартылачак.
Студентларыбыз авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә практика үтә һәм күпчелеге шунда ук эшкә дә кала. Шулай ук, белем алуны югары уку йортларында дәвам итүчеләр дә бар, – диде Раил Наил улы һәм әлеге чараны оештыруда һәм үткәрүдә катнашлыгы булган һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул Хәниф Әбел улының кызларына Башкортстан аграр-технология колледжының Рәхмәт хатын тапшырды һәм чәчәк гөлләмәләре бүләк итте.
Светлана, Резеда, Роза Хафизовалар да дулкынлануын яшермәде һәм район хакимияте, Башкортстан аграр-технология колледжы җитәкчелегенә әлеге чараны оештыруга күп көч салулары өчен, конкурсларда катнашучыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.
– Безнең әтине шулай хөрмәтләп искә алуыгыз өчен зур рәхмәт. Бүгенге уку йортын күреп, әтиебез горурланыр иде дип уйлыйм. Монда алга үсеш барлыгы күренеп тора һәм бу шатландыра. Ә инде бүгенге студентларга шуны әйтер идем: сезгә яхшы белем алыр өчен барлык шартлар да тудырылган. Сезгә үз һөнәрегезнең осталары булып үсешүегезне телим. Ә инде уңышка ирешү өчен эш сөю, максатчанлык, җаваплылык кирәк. Илебез күге тыныч булып, хыялларыгыз тормышка ашсын! – диде Светлана Хәниф кызы һәм гаиләләрендә кадерләп сакланган әйберләрне колледжның музей фондына бүләк итте. Алар арасында Хәниф Әбел улына Илеш районының шәрәфле шәхесе исеме бирелгәндәге тасма, кул сәгате һәм Рәсүл Гамзатовның автографы белән “Берегите друзей” китабы бар.
Хәниф Әбел улының кызлары колледжга, шулай ук, картина бүләк итте, иҗади конкурсларда җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
“Хәтердә, күңел түрендә мәңгегә уелып калган вакыйгалар була. Кайда гына һәм нинди генә вазыйфада эшләсә дә һәр җирдә үзеннән соң якты эз калдырган, намуслы хезмәт юлы узган Хәниф Әбел улы белән бер чорда эшләгәннәрнең күңел түрендә фәкать кадерле хатирәләр саклана”, – диде “түгәрәк өстәл”не әзерләп алып баручы Илеш районының үзәк район китапханәсе китапханәчесе Клара Хәлиуллина һәм хөрмәтле ветераннарны сәхнә түренә чакырды.
Илеш районының Ветераннар советы рәисе Анатолий Романов, Фәһим Әюпов, Рамил Нуртдинов ихлас рәвештә Хәниф Әбел улы хакында истәлекләре белән уртаклашты, аның тырыш, уңган, оста җитәкче, гадел һәм принципиаль кеше булуын һәм мондый очрашуларның киләчәк буынны тәрбияләүдә зур роль уйнавын ассызыкладылар.
Башкортстан аграр-технология колледжы студентлары, район Мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән концерт номерлары тамашачылар күңеленә хуш килеп, чараны тагын да бизәде. Иҗади, һөнәри, спорт ярышларында катнашып, җиңү яулаучылар кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнде. Ахырда Башкортстан аграр-технология колледжының гимны башкарылды.
Әйе, Башкортстан аграр-технология колледжы тарихы данлы, бүгенгесе – ышанычлы, киләчәге – өметле. Мин моны бүгенге студентларның горур карашларында күрдем.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Илеш районы.