Барлык яңалыклар
Шәхес
23 март , 14:25

Хуш, Нурхәниф абый...

Кайгылы хәбәр: 98нче яшендә олы тормыш юлын үткән, изге эш-гамәлләре белән исемен Башкортстан һәм Дүртөйле районы тарихына алтын хәрефләр белән язган билгеле шәхес, Хезмәт Кызыл Байрак, ике “Почет билгесе” орденнары һәм бик күп медальләр белән бүләкләнгән Башкортстанның атказанган агрономы Нурхәниф Шаһабетдин улы Мифтахетдинов вафат булган.

Хуш, Нурхәниф абый...
Хуш, Нурхәниф абый...
Нурхәниф Мифтахетдинов 1928 елның 28 июнендә Дүртөйле районы Иске Солтанбәк авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. 1936 елда – Иске Солтанбәк башлангыч мәктәбендә, 1940 елдан Дүртөйленең 1нче мәктәбендә укый.

1944-49 елларда “Кызыл партизан” колхозында гади колхозчы булып хезмәт сала. Намуслы эшләгәне өчен “Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен 1941-1945 ел” медале белән бүләкләнә. Медаль аңа 18 яшендә, 1946 елның 25 июлендә тапшырыла.

Сугыштан соң аңа да зур төзелештә катнашырга насыйп була. 1948 елның 26 июнендәге СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә герой-шәһәр Севастопольне төзекләндерүгә мобилизацияләнә. Севастопольдә 3 елдан артык эшли: башта бригадир, соңрак мастер була.

1952-54 елларда Нурхәниф Мифтахетдинов ВЛКСМ райкомының оештыру бүлеге мөдире булып эшли. 1959 елның 9 мартында ВЛКСМ Үзәк Комитетының “Алтын башак” билгесенә лаек була.

1954-57 елларда Стәрлетамак шәһәрендә урта авыл хуҗалыгы җитәкчеләрен әзерләү мәктәбендә укый.

1963 елда А. Матросов исемендәге һәм К. Маркс исемендәге колхозлар берләшә. 9 авылдан торган зур колхозның рәисе булып Рифгать Еникеев эшли. Нурхәниф Мифтахетдинов колхозның баш агрономы булып хезмәт сала. Уңышлы эшләгәне өчен СССР Югары Советының 1966 елның 23 июнендәге Указы нигезендә “Почет билгесе” орденына лаек була. 1966 елның 29 сентябрендә БАССР профсоюзлар өлкә комитеты Президиумының Почет грамотасы белән бүләкләнә.

1967 елның 10 октябрендә күрсәткән хезмәтләре өчен Нурхәниф Мифтахетдиновка Башкорт АССРы Югары Советы Президиумы Указы белән “Башкорт АССРның атказанган агрономы” дигән мактаулы исем бирелә. Моңа кадәр мондый югары исем Дүртөйле районында бары тик ике кешегә: МТС агрономы Петр Дьяконовка һәм “Победа” колхозы агрономы Әнгам Әүхәдиевка бирелгән була.

Нурхәниф Мифтахетдинов 1961-68 елларда читтән торып Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын укый.

1969 елның гыйнварыннан 1985 елның мартына кадәр Ленин исемендәге колхоз рәисе булып эшли. Бу елларда фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәткәне өчен Почет билгесе (1972) һәм Хезмәт Кызыл байрак (1972) орденнары белән бүләкләнә.

1985-89 елларда Нурхәниф Шаһабетдин улы К.Маркс исемендәге колхоз рәисе урынбасары булып эшли.

Лаеклы ялга чыккач, Нурхәниф Мифтахетдинов яшьләр арасында актив хәрби-патриотик эш алып бара, “Без кабызган утлар” ветераннар хоры белән җитәкчелек итә.

Нурхәниф Шаһабетдин улы һәм аның җәмәгате Нәзирә Зиннур кызы Мифтахетдиновларның тормыш юлы һәм хезмәт биографиясе турында “Кызыл таң” гәзитендә, республика һәм район гәзит-журналларында бик күп мәкаләләр басылды. 2013 елда бу шәхес турында “Дүртөйленең данлы улы” дигән китабым дөнья күрде.

“Мин үземне бәхетле дип саныйм, чөнки Тәкәрлек һәм Суккул авыл Советына караган 15 авылны берләштерүче К. Маркс һәм Ленин исемендәге колхозларда хезмәт салдым. Монда гади колхозчыдан башлап хуҗалык рәисе вазифаларын башкарырга насыйп булды. Бу колхозлар район һәм республика күләмендә билгеле хуҗалыкларга әверелде. Хезмәт кенәгәмдә 4 кенә язма бар, икесе югарыда әйтелгән колхозларда эшләгән чор, өченчесе Севастополь шәһәрен төзекләндергән вакыт, совет Армиясе чоры өчен, ә дүртенче язма 1952-54 елларда район комсомол оешмасында бүлек мөдире булган чак. Сайлаган һөнәремә тугры калдым, яратып эшләдем. Төрле авырлыкларга очраганда да бу һөнәрне сайлавыма бервакытта да үкенмәдем. Эшләгәнемне күрә белделәр һәм югары бәя бирделәр. Орден, медальләр, республикабызның югары исеменә лаек булдым. Башкортстанның атказанган агрономы, Суккул һәм Тәкәрлек авыл Советларының шәрәфле шәхесе исемнәрен алу — нинди горурлык! 20 ел дәвамында Тәкәрлек авыл Советы каршында оешкан ветераннар советына җитәкчелек иттем”, – дигән иде Нурхәниф Мифтахетдинов бер очрашуда.

Нурхәниф Шаһабетдин улы Мифтахетдиновның тормыш иптәше, балалары, оныклары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

 

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас