Уйлар диңгезендә йөзәсең дә, хәтер дулкыны еракларда калган сихри мизгелләрне кузгата. Ирексездән, “Кызыл таң”ның махсус хәбәрчесе булып эшләгән чорга әйләнеп кайтыла. Моннан 28 ел элек, кышын “Бәләбәй хәбәрләре” гәзите редакциясе хезмәткәрләре белән берлектә Мәтәүбаш авылына барырга туры килгән иде. Дан орденының тулы кавалеры Әһлиулла Вәлишинның, шулай ук, танылган хуҗалык җитәкчеләренең, укытучыларның, иҗат әһелләренең, оста пима басучыларның, тегүчеләрнең туган төяге ул. Һәм гәзиттә “Ничек үтә кичләрең, авыл?” дигән уңган-булганнар хакында фоторәсемнәр белән баетылган күләмле репортаж басылды. Еллар тузаны күптән басылса да, күңел янә шушы якларга тартылды. Төбәктә билгеле шәхес Айрат Фазлетдинов хакында хатирәләрне яңарту өчен кыш белән яз очрашканда сәфәргә чыктым.
...Баксаң, Айрат ага хезмәт юлын минем туган Бишбүләк районының данлыклы Мәнәвез-Мәскәү авылындагы җидееллык мәктәптә укытучы булып башлаган икән. 1956 елда исә аның күңеле барыбер кендек каны тамган җиргә – Мәтәүбашка тартыла. Чияле тавын, Бүре кулын, сабантуйлар гөрләгән Салкын чишмә буйларын сагынмыйча, чит-ят җирләрдә ничек түзепләр ятсын инде?! Шуңа да Айрат кайчандыр үзе белем кыяларына үрмәләгән мәктәбенә кайтып, тарих укытучысы булып эшкә урнаша. Беренче көннәрдән үк балаларга күңел җылысын биреп, аларда үзенә карата олы ихтирам уята. Тарих укытучысы буларак, яшь белгеч дәресләрен туган якның үткәне белән бәйләп, төрле мисалларга мөрәҗәгать итә. Шуңа да, авылдан чыккан мәртәбәле сугыш һәм хезмәт ветераннары үрнәген укучыларның күңеленә сеңдерә. Аларга рухи көч, патриотик тәрбия бирергә омтыла. Мәтәүбаш авыл Советыннан фронтка 375 кеше китә, ни аяныч, шуларның 158е генә туган якларына әйләнеп кайта...
Укытучыга һәр дәрескә әзерләнеп, планын төзеп керергә, укучының игътибарын җәлеп итү өчен күргәзмә әсбаплар, җанлы мисаллар да куллана белергә кирәк. Начаррак өлгәшүчеләргә исә аерым психологик ысул кирәк. Алар белән өстәмә дәресләр үткәрү шулай ук мөгаллимнән сабырлык сорый. Кыскасы, нинди генә хәлдә дә балалар белән яхшы мөгамәләдә булу кирәк.
Шулай, җиң сызганып эшләп йөргәндә, оста оештыру сәләтенә ия булган югары белемле укытучы Айрат Фазлетдиновны 1962 елда “Авангард” колхозы рәисе итеп сайлап куялар. 9 ел педагог булып эшләгән кешегә хуҗалык йөген тарту өчен авылдашларның психологиясен шактый өйрәнергә, төннәр буе һәммәсен күңелнең иң нечкә иләгеннән үткәрергә туры килгәндер, мөгаен. Алтын урталыкны сакларга кирәк, шул ук вакытта тезгенне дә җибәрергә ярамый. Авылларның бик мөшкел чагы: юллар җимерек, кешеләр салам түбәле йортларда яши. Эчәр суы да, электр энергиясе дә юк. Игеннәрнең дә гектар куәте чамалы. Йокысыз төннәр. Баш миен әледән-әле бораулаган уй-максатлар яңа рәискә тынгылык бирми. Тора-бара юллар, машина-трактор паркы, фермалар төзелә, йортларга су керә. 81 яшьлек Мәгъдән абый Галимуллин колхоз рәисенең искиткеч күркәм сыйфатын телгә алды. Армиядә хезмәт иткәндә, Мәгъдән абыйның салам түбәле туган йортын шифер белән яптырган. Моны ничек онытасың?! Ә бит ул теләсә кем белән уртак тел тапкан. Җитәкче дә, ниндидер дәрәҗәдә психолог та булган ул. Дистә ел колхоз рәисе вазыйфасында эшләгәндә хуҗалык рентабельлеләр рәтенә баса, үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә шактый алга китеш сизелә. Биредә Айрат Кәшәфетдин улының Бәләбәй районы партия комитеты әгъзасы, күп еллар район, авыл Советы депутаты булуының да йогынтысы зур булгандыр. Колхозчыларның орден-медальләргә, төрле исем-дәрәҗәләргә лаек булуы, Айрат Фазлетдиновның күкрәген Хезмәт Кызыл Байрагы ордены бизәве дә хуҗалыкның алдынгы сафта баруы хакында сөйли. Айрат Кәшәфетдин улы күңеле белән мәктәптән дә аерылмады. Мөмкин кадәр ярдәм кулы сузды, шул коллективка тартылды.
1972 елда ул янә шул мәктәп сукмакларыннан атлады. Үзе генә түгел, ә парлашып, тормыш иптәше, Мәтәүбаш мәктәбендә беренче булып “БАССРның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемгә лаек булган Римма Хәлил кызы белән бергәләп. Ундүрт ел дәвамында гади укытучы булып эшли. Айрат аганың әтиләрчә ягымлы карашы белән шук малайларны да үзенә карата белүе, остаз, җитәкче вазыйфасында эшләгән кеше буларак, яңа мәктәп бинасын төзегәндә яшь директорга, шулай ук хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Раил Әхмәтовка төпле киңәшләрен бирүе дә зур роль уйнагандыр. Таләпчән җитәкче, гадел педагог-оештыручы Айрат Фазлетдинов күпләрнең күңеленә гадилеге, ихласлыгы белән кереп калган. Бу хакта педагогик хезмәт ветераны, җырчы, заманында музыкаль гаилә оештырган Наилә Галимуллина шулай искә ала: “Айрат Кәшәфетдин улы нинди генә вазыйфада эшләмәсен, кеше белән уртак тел, күңеленә ачкыч таба, йөрәккә сеңдереп сөйли белде. Аңарда психолог, ораторлык сәләте дә көчле иде. Аның гадилеген, пунктуаль, искиткеч ярдәмчел булуын сөйләп тә торасы юк”. Әлеге сүзләрне мәктәпнең элекке директоры Габидә Яркәева да ихлас хуплады.
Ике катлы мәктәп бинасына таба юнәлдек. Биредә данлыклы мөгаллим, җитәкче Айрат Фазлетдиновның якты эзләре калган. Бинаның алгы ягында кайчандыр шушы мәктәпне тәмамлаган, Әфганстан, Чечня сугышларында башларын салган яугирләр хөрмәтенә куелган истәлек такталары каршы ала. Билгеле, алар яныннан тыныч кына үтеп булмый, бер мизгелгә тын кысылгандай, йөрәк тибеше үзгәргәндәй була. Шулчак авыл мәчетеннән азан яңгыравы күңелгә тынычлык бирде. Мәктәпнең фойесында вакытлыча директор вазыйфасын башкаручы Русия Федерациясенең атказанган мәгариф хезмәткәре Раушания Гайсина якты йөз белән каршы алды. Ул гомуми белем бирү мәктәбенең кыскача тарихы белән таныштырды. 1985 елда төзелгән ике катлы бинада бүген нибары 49 укучы белем ала, 12 укытучы эшли. Күркәм музейда Айрат Фазлетдиновның тормыш һәм хезмәт юлына багышланган “Жизнь, прожитая не зря” дигән бай эчтәлекле стенд булдырылган. Айрат Кәшәфетдин улының тормышы, педагогик эшчәнлеге, нигездә, шушы мәктәп белән бәйле. Ул – данлыклы укытучы Фазлетдиновлар династиясенең бер вәкиле. Картәтисе Фазлетдин хәзрәт революциягә кадәр авылда үз акчасына мәдрәсә ачкан, анда балалар укыткан. Ә менә Кәшәфетдин Фазлетдин улы – Мәтәүбаштагы совет мәктәбенә нигез салучы беренче укытучы Ленин орденына лаек була. Ул заманында Уфада “Хакимия” дини училищесын тәмамлый. 37 ел мәктәптә укытучы, мөдир булып эшли. Тормыш иптәше Шәмсиямал Басыйр кызы да мәктәптә укучыларга 19 ел белем бирә. Хәтта аларга 1921-22 елларда балаларны үзләренең йортында да укытырга туры килә. 7 кыз бала тәрбияләгән ике укытучы бердәнбер ир балалары Айратта һәм оныкларда укытучы һөнәренә мәхәббәт тәрбиялиләр. Мәтәүбаш мәктәбендә директор булганда, Айрат Кәшәфетдин улы мәктәп янында 6 гектар мәйданда җиләк, яшелчә бакчасы, музей булдыруга зур көч сала, актлар залын, уку кабинетларын, ашханәне бизәү кебек эшләрне дә күңелен биреп оештыра. Мәгарифкә бирелгән утыз елдан артык гомерен, шулай ук нәселдәге 29 педагогның хезмәт стажын бергә кушсаң, 757 елга тиң икән! Әйтүе генә җиңел. Данлыклы укытучылар Римма һәм Айрат Фазлетдиновларның дәвамчылары – кече уллары Эльдар, педагогия институтын тәмамлап, мәгариф өлкәсендә җитәкче вазыйфаларда, хәтта Эфиопия, Һиндстан, Вьетнам илчелекләрендәге мәктәпләрдә француз, инглиз телләрен укытты. Әлеге көндә тормыш иптәше Ләлә белән Кытайда яшиләр. Кызлары Галия авиация институтын тәмамлады. Югары белемле өлкән уллары Иршат исә Бәләбәйдә типография директоры булып эшли. Әлбәттә, ул әтисе белән бик горурлана. Ул да, җитәкче буларак, Айрат Кәшәфетдин улы кебек төгәллекне, үз сүзендә нык торуны хуп күрә. Тыйнаклыгы, гадилеге йөзенә чыккан.
Халык күңелендә “Айрат юлы” дигән төшенчә яши. Күренекле хезмәт ветераны Айрат Кәшәфетдин улы Фазлетдиновның тууына 90 ел уңаеннан мәктәптә хәтер кичәсе үткән. Кытайда яшәгән улы Эльдар белән килененең видеомөрәҗәгате – үзе матур истәлек. Әйе, хәтер ул – мәңгелек!
Әнвәр Сөләйманов,
журналистика ветераны.
Бәләбәй районы.