Безнең өчен генә түгел, бөтен Дүртөйле районы өчен аның вафаты зур югалту булды. Атказанган нефтьче, үзешчән шагыйрь, дистәләгән китап авторы, гаять зур һәм ярдәмчел йөрәкле кеше иде ул. Фәнис Салих улы ил тарихын язучылар, аның үсеше өчен җанын-тәнен аямыйча хезмәт салучылар кавеменнән. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы барган 1942 елда сигез балалы гаиләдә туып, бу тормышта үз сукмагын ярып, чын кеше биеклегенә күтәрелгән шәхес ул.
Илеш районының Югары Манчар авылы егете, мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Уфа нефть институтына укырга керә. “Бу югары уку йортында иң яхшы стипендия түлиләр иде, аны сайлавымның төп сәбәбе шул булды. Без, сугыш чоры балалары, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен бик яхшы белеп үстек, шуңа да минем яхшы, заманча һөнәр алып, аякка басасым, туганнарыма да ярдәм итәсем килде, – дип сөйләгән иде ул бервакыт. – Нефтьче булуыма беркайчан да үкенмәдем, эшемне яратып башкардым. Яшәлгән еллар биеклегеннән шуны әйтә алам: башка һөнәр сайлаган булсам да, мәсәлән, төзүче, агроном дипломы алып эшләсәм дә, яхшы белгеч булырга омтылыр идем. Эзмә-эзлеклелек, җаваплылык безнең буын кешеләренә хас төп сыйфаттыр ул, безнең заманда эш алмаштырып йөрү бик сирәк күренеш иде”.
Нефть институты студентларына ул елларда уку белән эшне бергә алып барырга туры килә. Көндез, кулларына авыр кувалдалар тотып, техника маена баштанаяк чумып, производствода хезмәт салалар, кичен укыйлар. Ничек кенә авыр булмасын, какча гына гәүдәле егет бик ныкышмалы булып чыга, эшендә дә, укуында да гел алдынгылар сафында йөри. 1964 елда диплом ала. Хезмәт юлын “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсендә гади оператор булып башлап, скважиналарны җир асты ремонтлау цехы начальнигына кадәр юл үтә, “Русия Федерациясе ягулык-энергетика комплексының мактаулы нефтьчесе”, “Башкортстан Республикасының атказанган нефтьчесе” дигән мәртәбәле исемнәргә лаек була.
Без, дуслары һәм якыннары, аны гаҗәеп талантлы шагыйрь буларак та беләбез. Мин шәхсән үзем Фәнис Салих улы белән “Юлдаш” район гәзитендә эшләгәндә таныштым. Ул редакциягә еш килә, килгән саен табадан гына төшкән шигырьләрен укып китә иде. Тора-бара, яшь аермабыз бик зур булуга карамастан, гаилә дусларына әйләндек. Фәнис абыйның тормыш юлдашы Эльба ханым да – бик ачык йөзле, ихлас күңелле шәхес. Аларга да кунакка барган булды, ә Фәнис Салих улы “Сезне үз балаларым кебек якын күрәм” дип, безгә бер генә бәйрәмдә дә килми калмый иде. 80 яшьлек юбилеен да бергәләп үткәрдек. Аның белән табын артында әңгәмә корып утыру – үзе бер гомер, ә ачысын-төчесен кичергән, тирән тормыш тәҗрибәсенә ия шәхеснең шигырьләре дөнья бәясенә тиң иде.
“Дуслар, зинһар, онытмагыз
Туган якка кайтырга,
Вакыт юк дип тормагыз
Коймасын яңартырга”, – дип яза ул “Үкенечкә калмасын” шигырендә. Гади генә сүзләр белән йөрәкне кузгатырлык фикерне әйтеп бирә! Гомумән, нинди генә темага язса да, аның шигырьләре самимилеге, ихласлыгы, төзек рифма-ритмы белән аерылып торды.
“Азаккы күперне яндырма” шигыре – аның мәхәббәт темасына язылган иң чагу иҗат җимеше, минемчә:
“Хуш!” диеп кулыңны бирәсең,
Вәгъдәңне ашыгып өзәсең.
Күзләрең яшерми – сөясең,
Еламыйча ничек түзәсең?
Азаккы күперне яндырма,
Син мине өметсез калдырма,
Күзләремә тагын бер кара,
Күрерсең: йөрәгем – гел яра”.
Бу шигырьгә көй язылып, аны танылган җырчы Фәнүнә Сираҗетдинова үз репертуарына алды. Биредә шуны да әйтик: Фәнис Рәхмәтуллин бихисап җыр текстлары иҗат итте. Җырларын Татарстан, Башкортстан артистлары Хәния Фәрхи, Зөфәр Билалов, Радик Динәхмәтов һәм башкалар бик яратып башкарды һәм әле дә башкара.
Фәнис Рәхмәтуллин мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый, һәм бу мавыгуы аны гомере буена озата бара. “Шигырьләр язу – җан таләбем, – дигән иде ул бер сөйләшеп утырганда. – Мин үземне шагыйрь дип исәпләмим, минем өчен шигырьләр – хис-тойгыларымның күңелгә, йөрәгемә сыймаганда, “чайпалып” китүе генә... Язуым да минем эш арасында рифма-ритм кысаларына кертелгән уй-кичерешләрем генә”. Күпме тыйнаклык бөркелеп тора бу сүзләрдән! Шул ук вакытта Фәнис Салих улының үзнәшер юлы белән дистәдән артык шигырь җыентыгы дөнья күрде. Ул беркайчан да китапларын сатмады, китапханәләргә, төрле әдәби кичәләрдә тамашачыларга бүләк итеп таратты. Кая гына барса да, аның портфелендә китаплары, яңа гына язган шигырьләре булыр, кибеткә керәме, дәваханәгәме, мәктәпкәме – ул аларны яше-картына тапшырыр иде. Шул рәвешле халык арасында шигъри сүзгә мәхәббәт уятып, дөньяны яктырак, матуррак итүгә үз өлешен керткән бит ул! Туган җирне ярату, намус һәм гаделлек, яшәү мәгънәсе һәм мәңге искермәс башка темаларны күтәрә, укучыны уйландырырлык итеп яза белә иде Фәнис абыебыз. Ул беркайчан да үткен сатира язудан, гаделсезлекне фаш итүдән курыкмады, туры сүзле булды, шуңа аны өнәп бетермәүчеләр дә булгандыр, әлбәттә.
Фәнис Салих улы күпкырлы сәләт иясе иде. Хатыны Эльба Зөбәер кызы белән алар “Изге ай” халык фольклор ансамбленең актив әгъзалары булды. Әмма аерым җырламый иде. Ә юбилеенда көчле, йомшак баритон тавышы белән “Ян, ян, минем йолдызым” җырын башкаргач, таң калдык: яшьлегендә сәнгать юлыннан китсә дә, зур уңышка ирешер иде, дигән уртак фикергә килдек.
Фәнис Салих улы бик ярдәмчел кеше иде. Аңа тәүлекнең теләсә кайсы минутында шалтыратсаң да, ул дуслары үтенечен кире кагу турында беркайчан башына да китермәде. Шундый вакыйганың берсен генә бәян итәсем килә.
Ачы кыш көнендә мин машинам белән юлга чыктым һәм менә бәла: көтмәгәндә автомобильнең тәгәрмәче шартлады. Ярый әле, шәһәрдән чыгып китеп өлгермәдем, шуңа да тизлек шәптән түгел иде. Иртәнге җиде, ә мин тишек тәгәрмәчле машина белән юл читендә басып торам. Көне дә туры килде бит: ирем дә иртүк башкалага киткән иде. Кемгә шалтыратырга? Шулай дип уйлавым булды, Фәнис Салих улына мөрәҗәгать итеп карыйм әле, дигән фикер башка килде. Уңайсыз, әлбәттә. Шалтыраттым, хәлне аңлаттым. “Йокыгыздан уятмадыммы?” – дигән булам. Ул исә, үзенә генә хас булганча, кычкырып көлеп җибәрде. “Мин инде иртәнге чәемне эчеп, ике километр җәяү йөреп кердем. Борчылма, хәзер килеп җитәм”, – ди. Ун минут үттеме-юкмы, бураннар туздырып килеп тә туктады. Бу вакытта инде ул сиксәнгә якынлашкан кеше, ә үзе бик хәрәкәтчән иде. Багажнигында инструментларның ниндие генә юк! Шатланып та, сокланып та карап тордым шул чакта. Ул тыныч кына тәгәрмәчне алмаштырды, аннары ихлас итеп елмайды: “Менә хәзер, иптәш журналист, юлга чыга аласың!” – диде.
Моңа охшаш вакыйгалар бер генә булмады һәм ул һәрчак ихлас күңелдән ярдәмгә ашыга иде.
...Ә минем исемә һаман шул буранлы иртә килә. Урының оҗмах түрендә булсын, Фәнис абый! Бик кешелекле идең бит син. Хатының өчен – тугры тормыш юлдашы, балаларың өчен яхшы әти булдың, ә оныкларыңны ничек өзелеп яраттың! Бер сүз белән әйткәндә, син безнең өчен һәрьяклап үрнәк идең.
Фәнис Салих улы бик оста бакчачы да булды. Җәйләрен ул бөтен дусларына кәрзин-кәрзин помидор, кыяр, алма ташый иде. Ә былтыр җәй ул озак кына күренми торды. Шалтыратыйм дип берничә тапкыр уйлап та вакыт җиткерә алмадым. Ә августның бер иртәсендә “Фәнис Салих улы бакыйлыкка күчкән” дигән җан өшеткеч хәбәр килде. Шагыйрьне соңгы юлга озатырга җыелган халыкның машиналары бер урамга сыймыйча, икенчесен дә тутырган иде. Һәркем аның турындагы якты истәлекләре белән бүлешергә ашыкты. Эльба Зөбәер кызы: “Фәнис абыегыз ике атна элек кенә әле мине җилдереп туганнарым янына алып барып кайтты, менә дигән йөри иде, кинәт кенә түшәккә егылды, озак җәфаланмый гына фани дөньяны калдырып китте”, – диде.
Ул шундый иде шул, зарлана белмәде, һәрчак чын ир-егет булып калды. Үзеннән соң бары якты истәлекләр, матур шигырьләр, җырлар калдырды.
“Еламагыз бездән китте, диеп,
Мин кайтырмын сезгә җыр булып.
Яшәмәгез башыгызны иеп,
Тормышыгыз барсын ургылып”, – дигән юллар бар аның “Еламагыз” дигән шигырендә.
Әйе, үткәнгә хатлар бармыйлар, әмма шагыйрь дустыбыз безнең аны юксынуыбызны белә торгандыр, дип өметләнәм. Аның гомер шәме сүнде, тик исеме, изге эшләре йөрәкләрдә мәңге яшәр.
Миләүшә Латыйпова,
"Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.
Рәсемдә: бергә төшкән соңгы фото (сулдан беренче Фәнис Салих улы).
Фото: авторның шәхси архивыннан.