+22 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Шәхес
27 Марта , 02:30

"Күз яшьләрен тыю авыр..."

Рөстәм Нәбиев апасының туган көненнән дулкынландыргыч кадрлар белән уртаклашты. Ул - әтисенең апасы, аңа икенче әни булган кеше.

"Күз яшьләрен тыю авыр...""Күз яшьләрен тыю авыр..."
"Күз яшьләрен тыю авыр..."
Хатын Рөстәмне әтисе, әнисен үтереп, төрмәгә утырганнан соң тәрбияли, малайга ул вакытта яшь ярым була.

- Бүген - минем тормышымда бик мөһим кешенең туган көне. Апамныкы. Тик минем өчен ул - икенче әнием. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа: җылылык биргәнең, авыр мизгелдә тормышымны читләтеп үтмәгәнең өчен. Син - минем тормышымның зур бер өлеше, — ди Нәбиев, котлау видеосын урнаштырып.

Хатынның үз улы СВО зонасында һәм хәзер хәбәрсез югалган булып санала. Нәбиев сүзләренчә, туган көндә шәмнәрне сүндергәндә ул үзенең теләген кычкырып әйтә: улы табылсын һәм өенә әйләнеп кайтсын! Күз яшьләрен тыю авыр булды, дип билгели блогер.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас