+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Шәхес
10 Апреля , 06:25

Җанга мунча нигә юк?

Бөек әдип бу сорауны очраклы гына куймаган.

Җанга мунча нигә юк?Җанга мунча нигә юк?
Җанга мунча нигә юк?

 

Матур әдәбиятта фикерне афоризм формасында бирү язу осталыгының иң югары ноктасы дип исәпләнә. Укучылар да иҗатның шул формада бирелгәнен ярата. Мисал өчен, Интернеттагы Кытай, мәгъриб, гарәп илләрендә кайчандыр яшәгән акыл ияләренең иҗатына бүген дә мөкиббән китеп яшиләр. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗаты – нәкъ менә шул афористик фикерләү осталыгы белән күңелне җәлеп итә, акылга өстәмә көч бирә, дәртләндерә торган иҗат.

Мисал өчен, аның 1910 елда нәшер ителгән “Тәләһһеф” – “Хәсрәтләнү” дип аталган шигырендә (6 томлык академик басманың 2нче томында, 154 бит) язылган афоризмга игътибар итик: “Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә – мунча, җанга – юк ?!” – дип язган ул. Менә әлеге кыска гына формага шундый тирән фикерне сыйдырган шагыйрь. Шәхсән, мин үзем бу афоризмны бик яратам һәм еш кулланам. Ни өчен?
Беренчедән, бу – классика. Афоризм төшенчәсенең бөтен таләпләренә дә туры килеп тора. Җәмгыятьтә бик тирәндә яткан мәсьәлә. Бик тә актуаль һәм акыллы фикер. Төгәл һәм кыска итеп язылган. Бик зур әһәмияткә ия булган мәсьәләне үз эченә алган булса да, җиңел укыла, тиз генә хәтергә кереп урнаша.


Икенчедән, гомеремдә күп авторларның әсәрләрен, аларның матур-матур афоризмнарын укырга туры килде. Шулай да Тукайның әлеге афоризмын беренче тапкыр укыганда сискәнеп китүемне әле дә хәтерлим. Чөнки бу – бик олы мәсьәлә. Бары тик ТӘНЕН дә, ҖАНЫН да бертигез тазалыкта тоткан кеше генә шәхес дәрәҗәсенә хаклы: кешелек дөньясының иң бөек акыл ияләре, нигездә, гомер бакый шул турыда хыялланган. Ә болай итеп язылганны башка бер авторда да очратканым юк. Бары тик шушы оригиналь текст хәтер төбендә.


Әлбәттә, безне тәнебезне чиста тотарга өйрәтеп тәрбияләгәннәр. Кечкенәдән гаиләдә дә, мәктәптә дә, җәмгыятьтә үзеңне тоту кануннары буенча да бу кагыйдәләрне саклап яшәргә өйрәтәләр. Тазалыкны истә тотып яшибез, организмны һәрьяклап тиешле күрсәткечләргә туры килерлек итеп тотарга тырышабыз, шул хәстәрдә ял йортларына, фитнес-клубларга йөрибез, спорт белән шөгыльләнәбез. Шулай да олуг талант иясе Габдулла Тукайның афоризмында сүз көнгә берничә тапкыр кул юу, я булмаса, урамнан кергән саен кулларны-битне юу кебек санитар-гигена нормаларын саклау турында түгел бит. Мунча ягып, тәмле исле миллек белән парланып-чабынып, юынып чыгу турында да түгел. Халкыбыз телендә борын-борыннан килгән канатлы сүз – “Тәне сауның – җаны сау”.


Әмма Тукайның афоризмы бит алай дими. Тәнебезнең чисталыгын кайгыртабыз, тән өчен мунча табылган, ә менә җаныбызның чисталыгын кайгыртмыйбыз, “җан мунчасы” уйлап тапмаганбыз?! Ә җан бит, әгәр уйлап карасаң, яшәү дәверендә тән кебек үк пычрана.


Сүзне афоризм язылган, нәшер ителгән вакыттан башлаган идек, бу – 1909-10 еллар. Бу чорны “кара террор еллары” дип атау гына да аз. Яктылыкка тартылып, азатлык өчен көрәшкә чыгып, җиңелгән халыкның җанын ничек кенә итеп пычратмадылар бит ул елларда! Ә безнең заманда ничегрәк: бер ракета ташлап, 150 кыз баланың гомерен өзгән бәндәләрнең “тәне” ни дә, “җаны” ни...
Алай гына да түгел, “Тәне сауның – җаны сау” сүзләрен “тәнне” чиста тоту үзеннән-үзе “җанны” да чиста тотуга китерә дип уйлау дөрес түгел икәненә әле генә төшенә башладык түгелме соң? Тукай бит бу афоризмында нәкъ менә шул мәсьәләне кабыргасы белән куя. Ни сәбәптән кеше тәнне чиста тоту өчен мунча уйлап тапкан, ә җанны чистарту өчен – юк? Шагыйрь бу сорауга җавап бирми. Шуңа карамастан, сорауга җавапны һәр укыган кеше үзе эзли башлый. Бу очракта афоризмда “тән” һәм “җан” төшенчәләренең көтелмәгән формада кулланылу эффектын күрәбез. Тәннең сау булуы үзеннән-үзе җан саулыгына китерми. Икесе ике нәрсә. Шуңа күрә, тәннең саулыгын кайгыртабыз икән, җаныбызны чиста тотарга тырышуны бурычыбыз итеп тоярга тиешбез. Ничек инде: тәнгә мунча бар, ә җанга – юк? Димәк, дөрес яшәмибез: дөрес юлга басарга кирәк. Ягъни җанын чиста тотуны да үзенең бурычы дип кабул итә укучы. Минем аңлавымча, Тукайның бу афоризмының көче дә нәкъ менә шунда – бик әһәмиятле фикерне аңны тибрәтерлек формага салып, укучыга тәкъдим итүдә.


Бу фикеремне дә беркемгә дә көчләп тагу нияте юк миндә. Тукай әйтмешли, “тоттым да яздым”.

Равил Насыйбуллин,
Русиянең Язучылар берлеге әгъзасы.
Мәскәү шәһәре.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас