+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Шәхес
12 Апреля , 13:18

Юрий Гагарин хатынына хат язып калдырган булган...

"Сиңа барып җитмәсә, яхшы булыр иде", - дип өметләнгән ул.

Юрий Гагарин хатынына хат язып калдырган булган...Юрий Гагарин хатынына хат язып калдырган булган...
Юрий Гагарин хатынына хат язып калдырган булган...

Юрий Гагарин җиһанны яуларга 2 ел әзерләнә, ә булачак хатыны белән 4 ел дуслашып йөри.

Валентина Гагарина 1935 елның 15 декабрендә Ырынбурда туа. 1958 елда Ырынбур медицина училищесын тәмамлый. 1960 елдан башлап пенсиягә чыкканчы Королев шәһәрендә урнашкан Очышлар белән идарә итү үзәгенең медицина идарәсендә эшли.

Юрий Гагарин белән Валентина студент вакытта ук таныша. 1957 елда өйләнешәләр. 1968 елда Юрий Гагарин һәлак булгач, Валентина интервьюлар бирми, иренә багышланган чараларда гына катнаша. 1986 елда «108 минут и вся жизнь» китабын чыгара. Соңгы елларын Мәскәү өлкәсендәге Йолдызлар шәһәрендә уздыра. Ул яшәгән фатир тәрәзәсеннән иренә куелган һәкәл күренеп тора.

Гагариннарның ике баласы була. Олы кызлары Елена 1959 елда туган, ул хәзер - «Мәскәү Кремле» музей-тыюлыгының генеральный директоры. 1961 елда туган Галина Г. В. Плеханов исемендәге Русия Икътисад университетында илкүләм һәм төбәк икътисады кафедрасы мөдире булып эшли.

Космоска очар алдыннан Юрий Гагарин, һәлак булсам бирергә, дип, хатынына хат яза. Авиаһәлакәт булгач, иптәшләре аны Валентинага тапшыра. Анда менә нәрсә язылган була:

"Әгәр бер-бер хәл була калса, сездән һәм беренче чиратта, Валюша, синнән кайгыдан бетеренмәвегезне үтенәм. Тормыш бит ул, иртәгә машина таптатмаячагын да беркем гарантияләи алмый. Зинһар, безнең кызларны сакла, аларны мин яраткан кебек ярат. Алар ялкау, әниләренә аркаланган кызлар булып түгел, ә тормыш авырлыкларыннан курыкмаган чын кешеләр булып үссен. Ә үз шәхси тормышыңны үзеңә вөҗдан кушканча, кирәк дип санаганча кор. Мин сиңа бернинди йөкләмәләр дә салмыйм, һәм моны эшләргә хокукым да юк".

Валентина Ивановна 2020 елда 84 яшендә дөнья куйды.

Фото: "Комсомольская правда"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас