+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Шәхес
14 Апреля , 04:10

"Курку бармы дип сорыйсыз?"

Рөстәм Нәбиев җир шарының иң биек ноктасы - Эверест тавына менү өчен Непалга килүен язган идек.

"Курку бармы дип сорыйсыз?""Курку бармы дип сорыйсыз?"
"Курку бармы дип сорыйсыз?"

Блогер Лукла шәһәреннән алдагы биеклеккә күтәрелгән. Ул әкренләп акклиматизация уза. Ә экспедиция үзе майда башланачак. Рөстәм Нәбиев тауга менү этапларын блогында яктыртып бара.

«Бүген өйдән киткәнемә җиденче көн. Без Лукла шәһәреннән вертолет белән 3600 чакрым биеклеккә күтәрелдек. Бу урын җирле халык телендә Коте дип атала. Луклада бернәрсә дә юньләп күренмәгән икән. Хәзер безнең алдыбызда – түбәләре кар белән капланган таулар, бозлы стеналар. Биеклектән һәм минем алдымда Гималай таулары булуын аңлаудан йөрәгем торган саен ныграк тибә.

Вертолеттан төшү белән безне биредә эшләүче бер хатын-кыз тантаналы рәвештә каршы алды. Һәркемнең муенына «хадак» дип аталган ак шарф бәйләде. Бу – буддизм символларының берсе. Шарфның төсе билгеле бер мәгънәгә ия. Ак төс – чисталык, ихласлык һәм изге ниятләр белән дигәнне аңлата.

Мин тауларга кулларымда күтәреләм. Башкалар өчен бу табигый түгел. Ләкин нәкъ менә монда бу артык зур әһәмияткә ия түгел. Таулар ничек «дөрес», дип сорамый. Син я күтәреләсең, я юк - алар бары тик шуны гына күрә.

Монда башка халәт. Тыныч. Барлык кирәкмәгән уйлар юкка чыга. Курку бармы дип сорарсыз? Минем уйлавымча, бу хис теләсә кайсы нормаль кешедә бар. Курку хисе безнең даими юлдашыбыз. Актив тормыш рәвеше алып барганда курку хисен тоймау мөмкин түгел. Кайбер моментларда ул көчәя, һәм бу нормаль күренеш. Давыл алдыннан да курку хисен тыеп булмый, хәтта үлем - тормышның бер өлеше икәнен аңласаң да», - дип яза ул.

 
 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас