+12 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Шәхес
14 апрель , 11:45

Тарихта җуелмас эз калдырды!

Күренекле журналист һәм туган якны өйрәнүче, “Кызыл таң” гәзитенең элекке хезмәткәре, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Идрис Сәетгалиевның тууына 65 ел

Тарихта җуелмас эз калдырды!Тарихта җуелмас эз калдырды!
Тарихта җуелмас эз калдырды!


Өлкән хезмәттәшебез, остазым Идрис Сәетгалиевның 65 яшенә “Кызыл таң” гәзитенә материал әзерләү уе башта күптән йөрсә дә, аны вафатыннан соң язарга туры килерен һич көтмәгән идем. Әмма тәкъдире шулай булгандыр, күрәсең: башкарган хезмәтләренең – әҗерен, корган дөньясының рәхәтен күреп, җир җимертеп яшәр чагында каты авыру Идрис Сәетгалиевны узган елның 24 маенда, 64 яшендә мәңгелеккә безнең арадан алып китте. Дүрт дистә ел дәвамында республика матбугатын, “Кызыл таң” гәзитен үстерүгә керткән бай журналистлык мирасы, туган як тарихы буенча, шул исәптән кече ватаны – Илеш районы Иштерәк авылының беренче нигез ташларыннан бүгенгесенә кадәр колачлаган саллы хезмәтләре, үзе турында мәңге җуелмас якты хәтер калды...

2001 елның 1 мартында мин “Өмет” республика яшьләре гәзитен­нән “Кызыл таң” гәзите редакция­сенә эшкә күчкәндә Идрис Мөдәрис улы әле үзем башкарган җаваплы секретарь вазыйфасын били иде. Ягъни туры мәгънәсендә дә, күчерелмә мәгънәдә дә “Кызыл таң” гәзитенә мине эшкә алып керүче кеше ул булды. “Әдәбият, сәнгать белән мавыгырга өлгерерсең, безгә бүген, беренче чиратта, икътисадны тартырга, күтәрергә кирәк”, – дип аңа гына хас кинаяле юмор белән редакциянең икътисад бүлегенә хәбәрче итеп кертеп утыртканы бүген дә күз алдында.
Әйтергә кирәк, соңрак икътисадны Идрис Мөдәрис улы белән бергә җигелеп “тартырга” да туры килде. Ул – бүлек мөдире, мин хәбәрче сыйфатында. Һәм минем өчен бу һөнәри үсештә дә, тормыш тәҗрибәсе туплау җәһәтеннән дә бик яхшы мәктәп булды, дияргә кирәк. Беренчедән, һөнәри эшчәнлек республика икътисадын билге­ләүче күпсанлы тармаклар эшчәнлегенең асылына төшендерсә, кайсы ишекнең кайдан ачылып, ничек ябылуын, җитәкчеләр, белгечләр белән сөйләшергә өйрәтсә, шәхсән өлкән абзый буларак Идрис Мөдәрис улы биргән тормыш сабаклары да, еллар үткән саен ныграк аңлый баруымча, бик кыйммәтле булган. “Сөзгәк сыерга мөгез бирмәс”, “Мескен­лекнең юктыр чикләре”, “Вакыт факторы”, “И, үскәнем, әле син мине аңламыйсың, әмма еллар үткәч, аңларсың” – Идрис Сәет­галиевның төрле күңел халәтендә әйткән шушы канатлы да, кинаяле дә сүзләре, ни өчендер, яши-яши ешрак телгә килә. Ни аяныч, мөгез бирмәс сөзгәк сыерлар, мескенлекнең чигенә барып чыккан бичара бәндәләр, аларның күңел өшеткеч гамәлләре белән дә тормыш очраштырып тора. Бүген дөнья мәшәкатьләре баштан ашып, матбугат тармагында элек өч кеше башкарган эш бер җилкәгә салынган заманда ничек барысына да өлгерергә дигәндә дә Идрис Сәетгалиевның “вакыт факторы” төшенчәсе искә төшә. Ягъни кайсының вакыты беренче китереп кыса – шунысын беренче эшләргә! Һәм шулай эшлибез дә! Әлеге “постулат”ны Идрис Мөдәрис улы кырык еллык тынгысыз журналистлык эшчәнлеге нәтиҗәсендә, күрәсең, шәхсән үз тәҗрибәсеннән чыгып уйлап тапкандыр, дияргә кирәк. “Әле аңла­мыйсың, үскәнем, соңрак аңларсың...” дигән сүзләрең аша нәрсә әйтергә теләвеңә дә тормыш чынбарлыгы төшендерә бара...
Болары Идрис Сәетгалиев биргән кайбер тормыш сабаклары, тормыш мәктәбе турында булса, аның журналистикадагы икътисад мәктәбе исә безне генә чарлап калмыйча, республика күләмендә дә киң танылу алды. Бу табигый дә. Ялгышмасам, ул төп белгечлектән тыш, Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясендә “Икътисадка идарә итү” юнәле­шендә икенче югары белем алган республика матбугатында эшләүче бердәнбер журналист иде. Республикада, илдә, дөньяда барган иң катлаулы икътисади процессларны да төптән аңлап, тирән анализлап һәм аңлаешлы тел белән киң катлам укучыга җиткерү сәләте бар иде аңарда. Шуңа да икътисад үсешенә кагылышлы иң четерекле темаларны, яңа башлангычларны халыкка аңлатып җиткерүне республика, тармак җитәкчелегенең иң беренче булып “Кызыл таң”ның иң оста икътисадчы журналистына йөкләткән очраклар да аз булмады. Һәм, Идрис Мөдәрис улы, хакыйкать­кә, журналист этикасына беркайчан да хилафлык китермичә, зирәк икътисадчы һәм оста тел белгече буларак, һәрвакыт та барысын да дөрес һәм төгәл аңлатып бирде. Ә инде ул соңгы көненә кадәр диярлек даими әзерләп килгән “Икътисади күзәтү”­ләрне гәзит укучылар гына түгел, без, редакция хезмәткәрләре дә бик юксынып телгә алабыз. Чөнки, кызганыч, андый тирәнлектә һәм югарылыкта, аерым очракларда җөмләләр арасына яшерелгән кинаяле фикер белән дә, икътисади аналитика әзерләрлек журналист­лар бездә дә, республика матбугатында да бүген юк...
Редакциядә иң җитди бүлекне җитәкләүче “коры” журналист булырга тиеш булса да, Идрис Мөдәрис улының искиткеч әдәбият һәм сәнгать җанлы, бу өлкәдә гаять киң эрудицияле, әлеге темаларга сәгатьләр буе сөйләшү алып барырга сәләтле үзе дә оста каләмкяр булуын, виртуозларга тиң баян телләрен уйнатуын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Бәлки, нәкъ шуңа күрә дә, редакциягә язучылар, сәнгать кешеләре килгәндә, безнең бүлек еш кына “әдәби-мәдәни үзәк”кә әверелә иде. Аларның барысы да Идрис Мөдәрис улын һәрвакыт үз итте, ә остазым язучы-артистлар тормышыннан кызык-мәзәк хәлләр сөйләп, һәрберсен ихлас көлдерә, кәефен күтәрә, бер сүз белән авызына карата иде. Белмим, эшкә килгәндә “әдәбият-сәнгать белән мавыгырга өлгерерсең әле” дип кинаяләп, бәлки, ул нәкъ шушыларны күз уңында тоткандыр, иллә-мәгәр аның кызык-мәзәкләре вафатыннан соң да безнең телдә, халык арасында йөри һәм яши!
Идрис Мөдәрис улының тапкыр һәм җор сүзле булуына шәхсән үземнән дә бер мисал китереп үтәм.
Яшь чак бит, өйләнмәгән дә, кичке якта тулай торак бүлмәсендә дуслар белән соңга калыбрак кәеф-сафа корып утырдык. “Күңел күтәргеч су” да табында булмады түгел, ә иртә белән миңа эшкә барасы. Иртән үземне тәртипкә китереп, тиешле вакытка эш бүлмәсенә килеп утырдым. Тик кичәге бәйрәм шаукымыннан кулга эш бармый, башны күтәрми генә гәзит укучылар хатларын төзәткәләп утырам. Шул вакыт бүлмәгә һәрвакыт­та­гыча кояштай елмаеп, баш мөхәр­рир урынбасары Рәфис Сәяхов килеп керде.
– Сәлам, егетләр! Нәрсә Илдарга илһам килгәнмени, башын да күтәрми яза? – диде минем якка ымлап керә-керешкә.
Идрис абый аңа гына хас ихлас елмаю белән:
– Илдарга бүген илһам килеп кенә калмаган, илһам аннан просто прет... – дип җаваплады. Бу сүзләрдән соң миңа да тәгәрәп ятып көлүдән башка чара калмады. Аның каравы, редакция эшендә кичләрен озайлы утыруларны онытырга кирәклеге турында яхшы сабак алдым.
1984 елдан башлап “Кызыл таң” гәзите редакциясе аппаратында утыз елга якын эш дәверендә стажердан алып җаваплы секретарьга кадәр зур хезмәт юлы үткән, бик күп республика һәм Бөтенрусия конкурслары, ике тапкыр “Кызыл таң” гәзитенең ел лауреаты, 2007 елда “Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” исеменә лаек булган хезмәттәшебез, соңгы дистә елда Илеш, Бакалы, Шаран районнары буенча үз хәбәрче вазыйфасын башкарды. Әйтергә кирәк, Идрис Мөдәрис улының мондый карарга килүенең шәхси сәбәпләре дә бар иде. Кыз туганнары арасында бердәнбер ул буларак, Идрис абый туган төяге Илеш районының Иштерәк авылындагы кендек каны тамган нигезе, төп йорт, анда гомер кичерүче газиз кешеләре – әти-әнисе Мөдәрис абый һәм Мосаллия апа өчен һәрвакыт җан атып, аларны хәстәрләп яшәде. Хәтердә, редакциядә икәү бер бүлмәдә утырып эшләгән вакытта иртә таң белән эшкә килгәч тә иң тәүдә әти-әнисенә шалтыратып, аларның хәлен белешә иде. Әле тигез картлыкның ямен һәм тәмен татып яшәрлек кенә вакытта әтиләре Мөдәрис абый бакыйлыкка күчкәч, сөйләшүләр Мосаллия апа белән генә калды һәм тагы да ешайды. Ялгыз әнисе яшәгән йортта әле тегендә, әле монда чыгып кына торучы вак-төяк көнкүреш мәшәкатьләрен тиз арада хәл итү өчен коштай очып кайтырдай халәттә ашкынган, талпынган, борчылган мизгелләре аз булмады Идрис абыйның. Әмма Уфа белән Иштерәк арасы кибетне урап кайту түгел, ашыгыч кына йөреп киләм дисәң дә, бер көн вакыт кирәк. Аннары көн эчендә генә шәхси авыл ихатасында әллә ни эш тә майтарып өлгереп булмый, берсен башкарсаң, икенчеләре инде икенче кайтуыңны көтеп кала, үземнән беләм. Кыскасы, тәвәккәлләде Идрис Мөдәрис улы. Уфада җыйган бөтен дөньясын калдырып, әнисе Мосаллия апаның картлык көннәрен бәхетлерәк, төслерәк, күркәмрәк, тәрбиялерәк итү өчен туган нигезенә күченде. Төзекләндерү эшләренә дә оста ир-узаман кулы тигәч, Мөдәрис ага вафатыннан соң боегыбрак калган нигез балкып киткәндәй булды, аңа яңа төс кунды. Шушы нигездә Мосаллия апага тиешле кадер-хөрмәт, тәрбия күрсә­теп, Ходай кушкан вакыты җиткәч, мәңгелек йортына озаткан Идрис Мөдәрис улы ахыргача туганнарын, якыннарын берләштереп, гаиләсе, кызлары турында хәстәрлек күреп яшәде...
“Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәр­чесе вазыйфасында да Идрис Сәетгалиев, чын мәгънәсендә, йөзеп эшләде. Кар-буран, пычрак дип тормый, шәхси машинасында әле теге, әле бу районга барып, кызыклы һәм көн кадагына сугучы язмалар туплап кайтыр иде. Бер үк вакытта ул районнар хакимиятләре белән дә һәрвакыт тыгыз хезмәттәшлектә эшләде. Уңышларын гәзит битендә данласа, ниндидер җитешсезлек бар икән, алар турында да үз хәбәрче һәрвакыт кыю язды, проблеманы хәл итү юллары барлыгын, көчле икътисадчы буларак, анык дәүләт программалары белән нигезләде. Киң эрудициясе, мәсьәләне белеп, асылына төшенеп язуы, журналист осталыгы өчен дә аның белән һәр җирдә дә исәпләшәләр, хөрмәт итәләр иде. Бәлки, нәкъ шуның өчен дә, үз хәбәрченең халык белән дә, хакимиятләр белән дә тыгыз аралашып эшләве нәтиҗәсендә, аның җаваплы­лыгындагы районнарда басмаларыбыз­ның тиражлары һәрвакыт тотрыклы булды. Ә инде кайсыдыр районда абунә­челәре­безнең артып китүе күзәтелсә, бар күңеле белән “Кызыл таң”ы өчен җан аткан Идрис Сәетгалиев, әй, ихлас сөенә иде!
Әле редакция аппаратында эшләгән вакытта ук республиканың Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе белән берлектә балалар бакчаларына йөрүче­ләр, мәктәп укучылары өчен юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча берничә кулланма әсбап, брошюра чыгарган Идрис Мөдәрис улы, үз хәбәрче вазыйфасына күчкәннән соң китап язу һәм нәшер итү эшенә тагы да чәмләнебрәк алынды. Дөресрәге, туган төяге Илеш районы Иштерәк авылының чын ватанпәрвәре буларак, үзендә зур җаваплылык тоеп, үзе исән вакытта аның чал үткәнен һәм лаеклы бүгенгесен тарихта теркәп калдыру өчен бар көчен һәм тырышлыгын салды ул. Шул рәвешле дистә елларга сузылган энә белән кое казуга тиң тарихи эзләнүләре, күпсанлы архив документларын әйләнешкә кертүе нәтиҗәсендә бер-бер артлы “Иштерәк варислары” һәм “И газиз туган җирем!” дигән саллы китаплары дөнья күрде. Иштерәк авылы тарихын беренче нигез ташын салучылардан алып бүгенге көнгә кадәр, барлык үсеш этапларын да кертеп, бар тулылыгында колачлаган әлеге китаплар Идрис Сәетгалиевның туган авылына гына түгел, үзенә дә әле бик күп киләчәк буыннар телгә алып сөйләрлек чын рухи һәйкәл булып тора! Хәер, алда язып үтүебезчә, Идрис Мөдәрис улы, кече ватанының чын патриоты буларак, Иштерәгенә китаптан һәйкәл генә салып калмады, авыл уртасында калкып чыккан зур Хәрби мемориал комплекс та аның куллары һәм күңел җылысын саклый. Биредәге обелискта сынландырылган “1941-45 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз” һәм “Сугыштан исән-сау әйләнеп кайтканнар” исемлеген дә, мең төрле документлар нигезендә, тулысынча Идрис Сәетгалив тергезде! Ә инде аның һәм ватанпәрвәр башка авылдашлары башлангычы белән мемориал комплекс төзелеше барган көннәрдә ул канатланып кына түгел, чын мәгънәсендә очып йөрде, барлык эшләрнең дә уртасында кайнады.
Бәлки шуңа да, Иштерәк картның иң лаеклы варисларының берсе булган өчен дә, Идрис Сәетгалиев авылдашларының гаять зур хөрмәтен казанды. Аны соңгы юлга озату мәрәсименә килүчеләрнең бер урамга гына сыймый, күрше урамнардан да зират ягына агылуы нинди кешебезне югалтуыбызны тагы да ныграк төшен­дерде... Яраткан, тирән ихтирам иткән кешесен генә халык шулай хөрмәтли! Бу җәһәттән, Илеш районы хакимияте мәдәният бүлегенең, Иштерәк авылы халкының 16 апрельдә, Идрис Сәетга­лиевның туган көнендә аңа багышланган Хәтер кичәсе үткәрүләре дә якташларының хезмәттәшебезгә тирән хөрмәт билгесе булып тора.
Безнең халыкта: “Без тарихта эзлебез!” дигән тирән эчтәлекле гыйбарә бар. Татарның тарихтагы урынын да, бөеклеген дә, эшләрен дә бик ачык чагылдыра бу сүзләр. Татар халкының бөек улларының берсе буларак, Идрис Сәетгалиев та үзеннән соң җуелмас эзләр һәм җуелмас эшләр калдырды. Димәк, татар яшәгәндә, Иштерәк карт варислары барда аның якты исеме дә халык хәтереннән җуелмаячак!

Илдар Фазлетдинов,
“Кызыл таң” гәзитенең җаваплы секретаре, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас