+22 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Шәхес
15 Апреля , 05:55

Рөстәм Нәбиев яңа вазыйфада

Параспортчы, блогер һәм Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча совет әгъзасы Рөстәм Нәбиев Русиянең Иҗтимагый палатасы составына кертелде.

Рөстәм Нәбиев яңа вазыйфадаРөстәм Нәбиев яңа вазыйфада
Рөстәм Нәбиев яңа вазыйфада
Состав Русия Президенты Владимир Путин указы белән расланган.

Шулай ук, Русиянең Иҗтимагый палатасына җырчы Диана Гурцкая, язучылар Армен Гаспарян һәм Сергей Лукьяненко, скрипкачы Петр Лундстрем, ГИТИС ректоры Григорий Заславский, генеральный директор урынбасары, ВГТРК төбәк департаменты җитәкчесе Рифат Сабитов, «Вести» яңалыклар программасын алып баручы Мария Ситтель һәм башкалар кертелгән.

Указ аңа кул куелган көннән үз көченә керде.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас