Сәламәтлеге белән проблемалар булуга карамастан, якташыбыз тау башына менү планнарыннан баш тартмый һәм юлын дәвам итәргә планлаштыра, шулай ук роликларда уңай кәеф күрсәтә.
Нәбиевнең сатурация дәрәҗәсе (канның кислород белән тулганлыгы) 15 апрельгә каршы төндә 64 процентка кадәр төшкән. Соңыннан ул нормага кайта, ләкин 16 апрельгә каршы төндә яңадан 73 процентка кадәр төшә.
"Төнлә мине "горняшка“ каплады. Бу чынлыкта нормаль тарих. Кислород суларга бирделәр. Минем сатурация Һәрвакыт түбән, әмма шул ук вакытта мин һәрвакыт тауларда нормаль йөрдем, берни дә комачауламады. Ләкин бүген мин ниндидер коточкыч баш авыртулары кичердем. Мондыйны күптән тойган юк. Бик авырта, бик авырта..." - ди Нәбиев, елмаеп.
Блогерның хәле тотрыклылангач, ул күтәрелүен дәвам итә. Шул ук вакытта Нәбиев үзен төрле хисләр биләп алуын таный, ә бер мизгелдә ул хәтта елап та җибәрде. Әмма спортчы барыбер үзен бәхетле кеше дип атый.