

"Бәхет - ул бик гади генә. Мин иртән уянам. Без хатыным белән кофе эчәбез, иртәнге ашны ашыйбыз. Аннары мин циркка эшкә барам, анда эшлим һәм кичен өйгә кайтам. Без кичке аш ашыйбыз, чәй эчәбез, һәм мин йокларга ятам».
Аның тормышы бай һәм чагу булды. Ул бик күп рольләр башкарды һәм чикләрне узмыйча нечкә шаяртырга өйрәнде.
Соңгы интервьюларның берсендә аңа тормышын биш баллы система буенча бәяләвен үтенгәннәр.
- Тормышым уңышлы булды. Мин канәгать. - дигән ул. - Мин циркка кергәндә, исемнәр һәм бүләкләр турында уйламадым, Мин гадел эшләргә теләдем. Миңа хатыным йөзендә бәхет елмайды - ул алтын кеше. Мин аның белән киңәшләшәм. Кинода да миңа бәхет елмайды: барысы да ничектер җайлы килеп чыкты. Әни исән, дуслар яхшы, гаилә - барысы да яхшы. Мин ничек бәяләргә белмим, ләкин мин канәгать. Назыйм Хикмәт әйтмешли: "Кешенең иртән канәгать булып эшкә чыгып китеп, кич өйгә кайтуы да бәхет".
Фронтовик, комик, гаҗәеп нурлы бу шәхеснең һәрбер фикере уйландыра, якытылк, өмет бирә.
Фото: социаль челтәрдән.