1986 елның 26 апрелендә төнге икенче егерме дүрт минутта Чернобыль атом электр станциясенең 4нче энергоблокында ике көчле шартлау булды. Бу шартлаулар дөньяда Хиросима һәм Нагасакидан соң иң зур техноген-экологик фаҗигагә китерде. Шартлау нәтиҗәсендә тышкы мохиткә 50 миллион кюри радиация һәм кеше организмына үлем белән янаган башка радионуклидлар чыкты.
Ирек Фәтхелисламов 1953 елның 13 гыйнварында Башкортстанның Туймазы районы Кандракүл авылында күпбалалы крестьян гаиләсендә туа. Балачагы хезмәт сөючәнлек, Ватанга тугрылык рухында тәрбияләнеп үтә.
1975-98 елларда СССР һәм Русия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәт итә, подполковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. 1986 елда Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнаша. Батырлыгы һәм фидакарь хезмәте өчен Батырлык ордены белән бүләкләнә. Хәрби хезмәт ветераны.
Ирек Шәрипҗан улының исеме “Туймазы энциклопедиясе”нә кертелгән, шулай ук Кандра авылындагы Дан аллеясендә Чернобыль фаҗигасен бетерүчеләргә багышланган һәйкәлдә мәңгеләштерелгән.
Журналистика (хәрби-патриотик тематика) һәм эзтабарлык эше белән шөгыльләнә: Бөек Ватан сугышы солдатларының батырлыгын мәңгеләштерү, хәбәрсез югалганнарның язмышын ачыклау юнәлешендә актив эш алып бара.
Ике кыз әтисе, сигез онык картәтисе.
Махсус задание
1986 елның июль башында эссе бер көнне Лотошин районы хәрби комиссариатының дежур офицерына телефонограмма килеп төшә: капитан Ирек Фәтхелисламовка ашыгыч рәвештә Мәскәү өлкәсенең хәрби комиссариатына инструктаж үтәргә килергә кушыла: аңа махсус задание йөкләтелергә тиеш.
Поездга билетлар алдан ук сатып алынган иде. Без, сугышчан экипаж кебек, бер купеда Киев юнәлешендә юлга чыктык.
“Яшел елан” белән көрәшнең иң кызган чагы иде. Поезд киткәнче вокзал ресторанының барменын безгә ике шешә өч йолдызлы Молдавия коньягын сатарга күндерү өчен озак кына сөйләшергә туры килде. Ул безнең Чернобыльга баруыбызны ишеткәч кенә йомшады: “Соңгы теләгегез бит инде”, – диде.
Чуен ыштан
Радиода Мәскәүдә узучы Совет – Америка “Игелекле ихтыяр уеннары” турында шатлыклы репортажлар яңгырый иде. Без коньякны чәй чынаякларына агызып, серле вазыйфабызның уңышлы булуы өчен күтәрергә генә җыенган идек, кинәт купе ишеге ачылып китте дә проводницаның башы күренде. “Эчегез, эч, әллә Чернобыльгә барасызмы? Чуен ыштан алдыгызмы соң?” – диде дә ишекне шапылдатып ябып чыгып та китте. Кәефебез бозылды. Ләкин бу сүзләрнең мәгънәсе турында озак уйланып торырга вакыт булмады.
Киевтагы прогулка
Икенче көнне иртүк Киевта идек. Вокзалда безгә киеменә химик гаскәрләр эмблемасы тагылган подполковник килеп кушылды. (Ул киләчәктә 55118нче хәрби часть командиры (486нчы ОБСО), подполковник Аркадий Тарунь булып чыкты). Электричкага кадәр 3 сәгать буш вакыт бар иде, шәһәрне карап килергә булдык.
Украина кояшы кыздыра гына! Киев тыныч, гадәти тормыш белән яши кебек тоелды – бөтен җирдә тәртип. Ләкин кечкенә балалар бөтенләй күренми, аларны шәһәрдән чыгарып җибәргәннәрдер, күрәсең. Кибетләрдә исерткеч эчемлекләр дә юк иде.
Тиешле вакыт узгач, арысак та, күтәренке күңел белән электричкага утырдык һәм ике сәгатьтән Белая Церковь шәһәренә барып та җиттек.
Барлык юллар да Чернобыльгә илтә
Вокзал мәйданында безне тент ябылган грузовик көтеп тора иде. Ул безне күчерү пунктына алып китте. Монда илнең төрле төбәкләреннән килгән кадровый офицерлар һәм запастагы хәрбиләр – кичәге эшчеләр, инженерлар, колхозчылар җыелган иде.
Һәр офицер, сержант һәм солдатка киҗемамык тукымасыннан тегелгән форма (куртка, ыштан, кепка), эчке кием, күн ботинка һәм бер тапкыр кулланыла торган “ШБ-1” “лепесток” респираторы бирелде. Бу эштән соң мунчага бардык (пар бүлмәсе – машина будкасы, бассейн – зур тимер чан). Палатка шәһәрчеге бездән алдагы сменаның куллары белән төзелгән иде.
Калган вакытта пополнениене әзерләү һәм лагерьны төзекләндерү белән шөгыльләндек. Химиклар өчен АЭСтагы махсус задание сугыш шартларына тиңләштерелде, чөнки алар атом-төш сугышы килеп чыкса, нәкъ шушы эш белән шөгыльләнергә тиеш иде.
Обмундирование шартларга яраклаштырылды, чәчләр кыскартылды, чөнки чәч үзенә бөтен агуны җыя, солдатларга техника бирелде. Шул ук кичтә ротадан 12 кеше төнге сменага АЭСка китте.
Дезактивация
Эш ритмына кердек. Тору – 5.00. Развод – 6.00.
Иртән ротадан тагын бер төркем солдат офицерлар җитәкчелегендә, үзләре белән дүрт “АРС-14” станциясен алып, кыйммәтле япон һәм фин техникасын дезактивацияләү өчен станциягә китте. Хәрбиләр “ОЗК” һәм “РШ-4” противогазларында эшләде. Дезактивация – радиация белән зарарланган техниканы “СФ-2У” порошогы эретелгән су белән юу. (Цистерналарга су Припять елгасыннан алынды). Процедура радиация дәрәҗәсе нормага төшкәнче кабатланды. Техникага башка чара юк – чистартмасаң, юл “могильник”ка.
В. Пикаловның оператив төркеменә, бункерга; 2нчесе – бригада штабына тапшырыла).
Көн дә бер үк тәртип: тору, развод, АЭСка бару. Административ бина алдында тезелү, эш урыннарына таралу. Станциядә өч сәгать эш. Частька кайту. Мунча, техника карау. Иртәгәгә хәрби задание. Отбой.
Ни өчен өч сәгать? Исәп гади иде. “ДП-5Б” дозиметры белән 5 ноктада (4 почмак һәм үзәк) радиация үлчәнә, сәгатенә уртача 0,5 рентген килеп чыга. Көнлек норма – 1,5 рентген. Димәк, 3 сәгать. Менә шундый “бабайлар” ысулы белән безнең күпме нурланыш алуыбыз исәпләнде.
Без – ликвидаторлар...
АЭСта эшләүчеләрнең барысы да зур фидакарьлек күрсәтте. Аруны, сәламәтлек торышын исәпкә алмыйча, намус белән эшләделәр. Рота командиры буларак, мин солдатларымнан бик канәгать идем.
Берничә мисал китерим: комсомолец Голощапов төн буе руль артында үз сменасын үткәргәч, көндезге сменаның эшен җиңеләйтү өчен станциягә кабат җибәрүне сорады. Яки тагын бер очрак: бетон ташу машинасы шоферы, җавапсызлыгы аркасында, 3нче блок янында төнге сменаның бөтен эшен юкка чыгарды. Часть командирының урынбасары һәм Владимир Пикалов – оператив төркемнең хәрби инженеры, килеп туган гадәттән тыш хәлдән чыгу юлларын эзләде, ләкин таба алмады. Чират безнең 2нче ротага җитте. Мин уйлап тапкан ысул белән алты солдат “ИМР-2” машинасы ярдәмендә ярты сәгать эчендә, артык нурланыш алмыйча, бракны юкка чыгардык.
Шулай итеп, Чернобыль атом станциясендәге бер аебыз үтеп тә китте. 2нче рота социалистик ярышта частьта 1нче урынны алды. Башкортстанның Кандракүл авылында яшәүче әти-әниемә Рәхмәт хаты җибәрелде. Ә истәлеккә комбриг А. Гарьковенконың бүләге – электрон будильник калды...
Соңгы сүз урынына
Эш буенча миңа “зона”дагы украин авыллары аша үтәргә туры килде. Авыр тойгылар. Пулялар сызгырмый, снарядлар шартламый, ләкин куркыныч... Күзгә күренми торган куркыныч. Коймалар аша зур, өлгергән кып-кызыл алмалар асылынып төшкән – мутация күренеше. Авыл буш, кеше юк – әйтерсең лә фашистлар килеп, бөтен халыкны атып үтереп киткән...
Тынлык йөрәкне изә... Этләр өрми, әтәчләр кычкырмый, кошлар сайрамый. Алданрак килгән егетләр куркыныч әйберләр сөйли иде: Чернобыль авыллары бай булган, халык күп мал тоткан. Эвакуация вакытында хайваннар өйдә калган. Апрель ахыры, эссе, ә терлекне асраучы, ашатучы, эчертүче беркем юк. Сыерлар савылмый. Өч көннән соң бу тирә куркыныч улау, мөгрәү тавышлары белән тула. Аннары малларны атып үтереп, могильникка күмәргә боерык бирелә. Этләр һәм мәчеләр, куркынычны сизеп, урманнарга кача, өер булып җыела. Безгә аларны очратырга туры килде – лишайлы, йонсыз иделәр... Төнлә караңгыда аларның күзләре генә янып тора иде...
Ә Чернобыль урманын без “җирән” дип йөрттек. Радиациядән соң яфрак-ылыслар җирән төскә керде. Ә агач асларында кеше башы зурлык гөмбәләр үсә иде.
Урысчадан Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ тәрҗемәсе.

