+22 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Шәхес
27 Апреля , 02:40

Өч кешенең гомерен саклап калган

Уфа-Новосибирск-Владивосток рейсы буенча очучы самолет бортында бер үк вакытта өч пассажирның хәле начарайган.

Өч кешенең гомерен саклап калганӨч кешенең гомерен саклап калган
Өч кешенең гомерен саклап калган

Стюардессалар табибны эзләгән, һәм аларга Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе баш табибы урынбасары Динара Кулова ярдәм иткән. Ул Ерак Көнчыгыш конгрессына очкан булган.

Башта бер ирнең кан басымы кинәт төшә, хәлсезлек һәм баш әйләнү барлыкка килә. Динара аның хәлен борт аптечкасы ярдәмендә тотрыкландырган. Ләкин шул вакыт икенче пассажир аңын югалта: очар алдыннан ул донор буларак кан тапшырган булып чыга.

Табиб икесенә ярдәм иткән арада өченче ир-ат та аңын югалта. Хәлнең катлаулылыгына карамастан, табиб инструкцияләрне үтәп, төгәл һәм тиз эш итә. Нәтиҗәдә өчесенең дә хәлен тотрыкландыруга ирешә.

Самолет тиешле урынга барып җиткәннән соң аларны медикларга тапшырганнар — пациентларның гомеренә инде берни дә янамаган.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас