+14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
2 Май , 13:05

Рөстәм Эверестка күтәреләме-юкмы?

Рөстәм Нәбиев Эверест тавына күтәрелү юлында кыенлыклар белән очрашкан.

Рөстәм Эверестка күтәреләме-юкмы?Рөстәм Эверестка күтәреләме-юкмы?
Рөстәм Эверестка күтәреләме-юкмы?
Блогер әле Непалда, май уртасында ул планетаның иң югары ноктасын буйсындырырга җыена.

- Мин бу көннәрдә элемтәгә чыкмадым, гафу итегез. Бу көннәрдә без Эвересттагы вәзгыять аркасында эленеп торган хәлдә идек. Маршрутны ачмадылар, кемдер монда, әлбәттә, хайп тотты. Әмма вәзгыять альпинистлар файдасына хәл ителде. Эверест-2026га экспедиция булачак. Маршрут салына, култыксалар да куела, - дип сөйләде ул.

Кхумбу бозлавыгында - Эверестның иң куркыныч участокларының берсе — беренче лагерьга юлны япкан алты катлы йорт биеклегендәге зур боз эленеп тора. Бу көннәрдә альпинистлар һәм бозлык аша маршрут салучы кешеләр аны урап узарга мөмкинлек бирүче маршрутлар эзләде. Нәтиҗәдә, ул үзе өзелеп төшкәнче көтәргә карар кылдылар. Әмма моның кайчан булачагын беркем дә белми. Нәбиев сөйләгәнчә, урау маршрут тапканнар, һәм экспедиция барыбер узачак.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас