Фәнис Фидан улы Әмирханов 1966 елның 1 маенда Чакмагыш районының Тозлыкуш авылында туган.
1983 елда авылда урта мәктәпне тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә.
1985-87 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
1990 елда югары уку йортын тәмамлагач, Күмертау шәһәренә эшкә юллама ала һәм хезмәт юлын шәһәрнең Советлар Союзы Герое Николай Антошкин исемендәге 14нче мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлый.
1993 елда “Время”-“Заман” шәһәр һәм район гәзите редакциясендә бүлек мөдире вазыйфасында эшкә керешә, арытаба баш мөхәррирнең дубляж буенча урынбасары була.
1999 елда Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләренә кабул ителә.
2002 елда Чакмагыш районы “Игенче” гәзите редакциясенә җаваплы сәркәтип-баш мөхәррир урынбасары булып күчә.
2009 елдан “Игенче” һәм башкорт телендәге “Сакмағош сатҡылары” гәзитләренең баш мөхәррире, Чакмагыш мәгълүмат үзәге директоры булып эшли. 2015 елдан башлап чыгучы Чакмагыш, Дүртөйле, Кушнаренко һәм Илеш районнарының башкорт телендәге “Сарманай” гәзите мөхәррире.
Фәнис Әмирхановның хезмәттәге фидакарьлеге югары бәһалана: Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы, Русия Федерациясе Матбугат һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгының, Русия Журналистлар берлегенең, Башкортстан Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгының, “Башкортстан Республикасы” нәшрият йортының, Чакмагыш районы һәм Күмертау шәһәре хакимиятләренең күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. “Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” исеменә лаек, Башкортстанның Журналистлар берлегенең ревизия комиссиясе рәисе.
Район гәзите редакциясендә эшләп, хаклы ялга чыккан ветеран-журналист мин. Үз гомеремдә биш мөхәррир белән эшләргә туры килде. Җитәкчеләремнең барысыннан да уңдым, әйбәт остаз булдылар. Шуларның икесен – мине беренче тапкыр эшкә кабул иткән һәм хаклы ялга озаткан җитәкчеләремне телгә алып үтәсем килә. Урта мәктәпне тәмамлау белән район типографиясенә эшкә килдем. “Яшь хәбәрче мәктәбе”нә йөргәнлектән, абый-апалар белән бераз танышмын. Гәзит басарга өйрәнчек итеп кабул иттеләр. Балачак хыялымны тормышка ашыру шуннан башланды. Ил алдындагы намуслы хезмәтләре өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән, өч медаль иясе Фәрәһия Галиева җитәкчелек иткән коллективта эшләвем өметле киләчәккә юл ачты. Хаклы рәвештә аның турында: “Гадел һәм саф күңелле кеше, чын коммунист”, – диләр иде. Фәрәһия апада тәрбияләнгән дистәләрчә егет һәм кыз остазыбызның йөзенә кызыллык китермәскә тырышып эшләдек, хезмәттә уңышларга ирештек. Фәрәһия Ләбип кызы Тозлыкуш авылыннан иде. Тозлыкушның суыннандыр, бу якларның халкы тырышлыгы белән аерылып тора. Район гәзитенең бүгенге мөхәррире, шушы авыл егете Фәнис Фидан улы җитәкчелегендә дә дистәләрчә еллар дәвамында эшләргә туры килде. Ә бит аны үсмер елларыннан беләм. “Яшь хәбәрче мәктәбе”нә йөрде ул, активлыгы белән аерылып торды. Әдәби иҗатка тартылды, көчле булды: шигырьләре, мәкаләләре район гәзитендә генә түгел, республика гәзит-журналларында да басылды. Язганнары хәтта 1979 елда республика балалар басмаларында актив хезмәттәшлек иткән яшь хәбәрчеләрнең “Без балачак иленнән” дип аталган альманахында дөнья күрде. Студент елларында университетның “Акчарлаклар” әдәби иҗат түгәрәгендә шөгыльләнде. Иҗат җимешләре “Дулкыннар” альманахында урын алды.
Фәнисебез район гәзите белән бәйләнешне өзмәде, без дә аның тормышы-эшчәнлеге белән кызыксынып тордык. Күмертауда яши башлагач, төп эш-мәшәкатьләреннән тыш, иҗади эшчәнлеге дә киңәйде, шәһәр-район язучылар оешмасы әгъзасы булды, проза һәм поэзия секциясе рәисе вазыйфасын башкарды. Үзенең шигъри җыентыкларын гына түгел, авторларның китапларын бастыруга да зур көч салды.Үрнәк алыр, киңәшләшер кешең булса, авырлыклар җиңелә, эшең көйле бара бит ул. Фәнис Әмирхановка ярдәмгә килергә әзер торучылар, уңышларын күреп тагын да зуррак эшләргә канатландыручылар булды. Халыкара ПЕН-клуб, Татар ПЕН-үзәге, Башкортстанның Язучылар берлеге әгъзасы, Берлекнең татар телле Язучылар секциясенең җаваплы сәркәтибе, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгьлүмат хезмәткәре Марис Нәзиров аны һичкайчан игътибарыннан читтә калдырмады. Ул озак еллар республика басмаларында хезмәт салды. Байтак вакыт Мәләвез зонасында “Башкортостан” һәм “Кызыл таң” гәзитләренең үз хәбәрчесе булгач, Күмертауга юлы еш төште. Марис Назыйф улы 2002 елның мартында район гәзитенә эшкә кайтты. Ул кайткач, безнең иҗатчыларның эшчәнлеге тагын да киңәйде, аның тәкъдиме белән “Энҗеләр” әдәби түгәрәгеннән “Чакмагыш чаткылары” дип аталган берләшмәгә тупландык. Бүген берләшмәбез аның исемен йөртә. Мөхәррир вазыйфасына тәгаенләнү белән ул Фәнис Әмирхановны районга кайтарту чарасын күрде һәм эшен дәвам итәрдәй кадрны үзе әзерләде. Хәстәрлекле остаз Башкортстан Язучылар берлегенә эшкә чакырылгач, җаваплы вазыйфа Фәнис Фидан улы иңенә йөкләтелде. Яшь мөхәррир тәүге көннәрдән эшкә кыю тотынды. Тәүдә башланган ремонтны сыйфатлы итеп төгәлләү чарасын күрде. Шул чорда заман техникасы белән кораллана башлаган идек. Офсет ысулы белән басу станогы, компьютерлар, санлы фотоаппаратлар һәм башкасы безнең өчен чын могҗиза булды.
Чакмагыш районы иҗтимагый-сәяси басмасы – “Игенче” гәзите туксан еллык бай тарихка ия. Шушы вакыт эчендә гәзитебез илдә, республикада, районда булган хәл-вакыйгалар үзәгендә кайнап, көнүзәк мәсьәләләрне тулы күләмдә, объектив яктыртырга омтыла. “Игенче” гәзите һәрвакыт хезмәт кешесе трибунасы булды, коллективларны бөек җиңүләргә рухландырды, Ватаныбызның лаеклы кешеләре булып яшәргә өндәде һәм, әлбәттә, эшчәнлегендә җәмәгатьчелек активына, күпсанлы хәбәрчеләренә таянды, үзгәреш җилләренә бирешмичә, заманнан калышмыйча, алга атлады, үз исемен саклады, кыйбласына тугры калды, халык ихтирамын яулады, район көзгесе булды һәм бүген дә шулай булуын дәвам итә. Чөнки аның язмышы ышанычлы кулларда.
Ун елдан артык район гәзите мөхәррире вазыйфасында хезмәт салган Фәнис Фидан улы үзен оста оештыручы, принципиаль җитәкче, тирән белемле белгеч кенә түгел, ихтирамлы каләм остасы итеп тә танытты.
Ул җитәкләгән предприятие күп еллар икътисади яктан тотрыклы, гәзитнең тиражы шактый зур булып саклана, Русия матбугатының алтын фондына кабул ителүе дә олы мәртәбәгә ия. Төрле бәйге-конкурсларда катнашып, даими призлы урыннарга ирешүдә дә җитәкченең тырышлыгын, оештыру сәләтен генә түгел, шәхсән осталыгын да ассызыклап үтәргә кирәк. Өстәвенә, коллектив әгъзаларын һәм без, матбугат ветераннарын да даими хәстәрлек үзәгендә тота, оешма-учреждениеләр, халык белән уртак тел табып эшли, төрле дәрәҗә җитәкчеләр арасында да абруй-ихтирамга ия.
Мөхәррир вазыйфасы җаваплы, мәшәкатьле һәм күпкырлы. Районның җәмәгатьчелек тормышында да кайнап яши ул. Фәнис Фидан улы 2009 елда Чакмагыш башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе итеп сайланды. Төрле комиссияләр составында әгъза булып тора, иҗатчылар берләшмәсе эшчәнлегенә дә зур игътибар бирә ул. Иҗатчыларның аңа булган хөрмәтен, рәхмәтен мәгариф ветераны, шагыйрә, дистәдән артык китап авторы Рәсимә Ильясова сүзләре белән җиткерү урынлы булыр. “Фәнис Әмирханов Чакмагыш күгендә балкыган иң чагу йолдызларның берсе. Мин аңа “Фәнис туганым” дип дәшәм. Иҗатыма олы бәһа биреп, гәзит битләренә чыгаручы да, китапларымны бастыручы да, аларга матур итеп баш сүз язучы да ул. Үземә бирелгән мактаулы исемнәргә мине тәкъдим итүче дә ул икәнен, соңлап булса да, белдем. Аны заманның эшлекле җитәкчесе, дияр идем. Китап чыгарганда, эшне җиңел итеп, озакка сузмыйча, зур төгәллек һәм җаваплылык күрсәтү белән бергә, иҗатчыга, өлкән яшьтәге укытучы апага ихтирамын да тойдым. Шигырьләремне өенә алып кайтып, бөртекләп тикшереп, төзәтмәләр кертүе, аны, минем күңелне китмәслек итеп ипләп кенә җиткерүе күп нәрсә турында сөйли. Югары эчке мәдәниятлелек, тирән белем һәм зыялылык белән башкалардан аерылып торган дәрәҗәле кешенең үтә дә гади, ачык күңелле, эчкерсез булуы сокландыра. Шушы асыл затны иҗат юлымда очратуым белән бәхетлемен. Рәхмәтемне шигьри юллар белән белдерәсем килә:
Бар яктан да килгән, дисәм,
Чиге юк егетлекнең.
Чагу үрнәген мин күрдем
Синдә чын камиллекнең.
Бик җаваплы, авыр эшне
Иңнәреңә салгансың,
Ничә еллар үз эшеңә
Һәрчак тугры калгансың.
Егет сүзе бер була, дип,
Үз сүзеңдә торасың.
Каршылыклы юлларны да
Син үзеңчә борасың.
Кешеләрнең күңелләрен
Син үтәли күрәсең.
Кырык эшеңне дә ташлап,
Син ярдәмгә киләсең.
Тирән акыл, зыялылык
Чагыла һәр сүзеңдә.
Ихласлык һәм эчкерсезлек
Балкый шаян йөзеңдә.
Якты булыр иҗат юлым,
Синдәй дусларым булса.
Дөнья камил булыр иде,
Синдәйләр күбрәк булса.
Фәнис Әмирханов – Чакмагышның абруйлы улы. Хезмәтне заман таләпләренә ярашлы итеп оештыру осталыгы, алдынгы тәҗрибә, яңа эш алымнарын кыю куллану, җитәкчелек тарафыннан бирелгән күрсәтмәләрне вакытында үтәүне тәэмин итү эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген күтәрә, республика күләмендә алдынгы урыннарны яулауга ярдәм итә.
Фәнис Фидан улыннан: “Шәһәр шартларында иҗади үсеш өчен мөмкинлекләр зуррак, кайтуыңа үкенмисеңме?” – дип сораганым булды. “Чит җирдә солтан булганчы, үз җиреңдә олтан бул!” – диләр бит, әнкәмнең хәлен белеп, туганнарым, якыннарым белән аралашып яшәүгә ни җитә!” – дип җаваплады ул. Әлбәттә, шулай, ата-ана кадерен белеп, тәрбияле, эшсөяр булып үскән ул. Әнисе Фәния Фазылбәк кызы – колхозның алдынгы савучысы, әтисе Фидан Мөхәммәтҗан улының кулыннан килмәгән эш юк иде, төрле техника белән идарә итүче механизатор да, МТМ мөдире дә булды ул. Авыл халкы өчен игелекле булганга, бүген дә аны хөрмәтләп искә алалар. Фәнис Фидан улы өчен дә авылы – иң изге җир. Матур эшләре белән авылдашларының ихтирамын яулаган ул.
Мәгълүм булуынча, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән “2023 ел – Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы” дип игълан ителде. Редакция коллективы моңа дәррәү кушылды. Үрнәкле эшләргә өндәгән материаллар күбрәк бирелде, башкарылган эшләр чагылдырылды. Шушы проектка ярашлы, изге һөнәр ияләренә багышлап “Чакмагыш икмәге”, хәрби хәрәкәтләрдә катнашып батырлыклар күрсәткән якташларыбызны данлаган “Чакмагыш лачыннары” дигән китаплар дөнья күрде. Хәтерлисездер, элекке елларда, авыл урамнарына колонкалар куелганчы, коелар һәм чишмәләр су чыганагы булып торды. Хәзер коелар сирәк очрый, суны краннан эчәбез. Коеларны тергезү, тирә-юньне төзекләндерү – һәркемнең изге бурычы. Бу җәһәттән Фәнис Фидан улы шәхси үрнәк күрсәтте: иске колонка урынын төзекләндерергә карар итте. Ә инде “Изге кое”ны ачу авыл халкы өчен үзе бер бәйрәм булды.
Тантананы оештырып алып баручы Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлнара Сәхибгәрәева зур хөрмәт белән аны тамашачылар алдына чакырды да: “Бу изге эшкә Сезне нәрсә этәрде?” дигән сорау бирде. “Заманында авылда колонкалар булдыру зур вакыйга булган. Авыл халкы белә: әтием шушы урындагы су алу колонкасын карап-саклап тотты, – дип башлады сүзен Фәнис Фидан улы. – Кыш булса кардан арындырып, туңса – эретү чарасын күреп, су алучыларга уңайлылык тудырды. Ә инде сафтан чыкса, яңасын табып алып кайттылар. Әмма күпмедер вакыттан соң колонкалар юкка чыкты, әткәем дә гүр иясе булды. Берчак хәтта: “Улым, шул коены берәр нәрсә эшләт”, – дип төшемә керде. Газиземнең рухын сөендерү уе тынгы бирмәде. Сабакташым – Тозлыкуш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Вәлиәхмәтов та этәргеч бирде. Аның белән киңәшләштек тә, кирәк-яракны хәстәрли башладык. Әнкәем Фәния Фазылбәк кызы төрле яклап ярдәмче булды. Тырышлык нәтиҗәсендә уйлаганны тормышка ашырдык. Исеме дә очраклы сайланмады, авылга булдыклы киленнәр төшсен, игелекле балалар үстереп, үзләре дә киленнәр төшерсен, һәркем изге коеның шифалы суын эчеп, сәламәт-бәхетле яшәсен”.
Алтын төсендәге самавыр рәвешендәге “Изге кое” тирә-юньдәгеләрне татлы суы белән кинәндереп, юлчыларны сихәтләндереп, авыл урамын балкытып тора. Ә Фәнис Фидан улы күңелендә яңа ниятләр уяна. Авыл чишмәләргә бай. Ул быел шуларның берсен, зур тарихны саклаганын –“Аерма чишмәсе”н төзекләндерәчәк.
Тарих битләренә кереп калган данлыклы кешеләр онытылырга тиеш түгел. Социалистик Хезмәт Герое Әхмәтзаһит Вәлиевның исеме хәтер китабына алтын хәрефләр белән уелган. Фәнис Фидан улының аның бюстын эшләтеп, иң күренекле урынга куясы, рухын сөендерәсе килә. Өлкәннәрнең данлы юлын маяк итеп, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү өчен дә кирәк бу.
Булдыклы ир-егет хөрмәтле мөхәррирнең башкарганнарын бәян итеп бетереп булмас. Ә менә гаилә хәле кызыксындырмый калмас. Яшьтән кавышканы Гөлнур Шаһит кызы белән нибары 21 ел яшәп калдылар. Тормыш юлдашы иртә гүр иясе булгач, игезәк балаларына югары белем алырга ярдәм итү, олы тормыш юлына әзерләү ялгызына калды. Кызы Рузилә, Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын “Кызыл таң” гәзитендә башлады. Чакмагышта Яшьләр үзәгендә эшләде. Әлеге көндә Уфаның 94нче лицеенда урыс теле һәм әдәбиятыннан укыта, югары категорияле педагог. Улы Рөстәм тәүдә Күмертау тау-механика колледжында һөнәр алды, аннары Мәскәүдә Разумовский исемендәге югары технология университетында укып, һөнәре буенча уңышлы эшли. Яраткан эшең, әтием, дип өзелеп торган балаларың булу – үзе зур бәхет түгелмени?!
Рәзифә Сәхапова,
Шаһит Ходайбирдин һәм Вазих Исхаков исемендәге премияләр лауреаты, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм
мәгълүмат хезмәткәре.