+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Шәхес
4 Мая , 07:10

Константин Толкачев вафат

Озакка сузылган каты авырудан соң Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев вафат булды.

Константин Толкачев вафатКонстантин Толкачев вафат
Константин Толкачев вафат

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә шундый кайгылы хәбәр җиткерде. Соңгы вакытта Константин  Толкачев Мәскәүдә дәвалануда була.

Парламент Рәисен оператив киңәшмәдә бер минут тынлык белән искә алдылар.

Константин Борисович 1953 елның 1 мартында Кемерово өлкәсендә туган. РФ Эчке эшләр министрлыгының Рязань югары мәктәбен, СССР Эчке эшләр министрлыгы академиясен тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеген 1970 елда Кузнецк металлургия комбинатында торба эретеп ябыштыручы ярдәмчесе булып башлый. 1971-73 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1977-96 елларда Русия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы системасында җитәкче вазыйфаларын башкара. 1996-99 елларда - Русия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты башлыгы, аннан соңгы гомере Дәүләт җыелышы-Корылтай белән бәйле. Отставкадагы эчке хезмәт генерал-майоры.

Константин Толкачевның туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас